М12 юлын төзегәндә киселгән агачлар урынына шундук башкалары утыртылачак

Татарстанда “Мәскәү-Казан” М12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзү барышында ук түләүле трасса салу өчен киселгән агачлар урынына читтәрәк башкаларын утыртырга ниятлиләр. Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җирле халыктан алынган шундый тәкъдимне хуплаган.

“Шул тирәдә яшәүчеләр бүген берничә уңышлы тәкъдим кертте. Мәсәлән, инде төзелеш эшләре барганда ук юл салуга комачауламаган урыннарда Урман хуҗалыгы министрлыгы белән агачлар утырта башлау тәкъдим ителә. Бик дөрес тәкъдим. Агачларны никадәр алданрак утырсак, шуның кадәр тизрәк үсеп җитәчәкләр”, – дигән министр.
729 чакрым озынлыктагы М12 автомобилен төзү сигез этапка бүленгән. Татарстанга җиденче һәм сигезенче этаплар туры килә. Юл республиканың биш районы – Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак.
Безнең төбәк аша уза торган юл өлешенең озынлыгы – 142 чакрым. “Мәскәү-Казан” автомобиль юлы “Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара юлының бер өлешенә әйләнәчәк. Аны 2024 елга кадәр төзеп бетерү күздә тотыла.


Фикер өстәү