Айрат Фәррахов: “Безгә табиблар һәм медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыру юлларын эзләргә кирәк”

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов “Мой депутат” проектының кабул итү бүлмәсендә дежур торган. Ул моңа кадәр үзләренең теләк-тәкъдимнәрен калдырган кешеләр белән телефон аша элемтәгә кергән. “Миндә медицина хезмәткәрләре мөрәҗәгатьләре шактый ук күп. Без пандемия чорында яшибез. Әлбәттә, медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен гаять зур адымнар ясалды. Проблемалар да килеп чыккалады, әмма без аларны тиз генә хәл итеп киләбез”, – дигән Фәррахов.

Депутат республиканың 7 медицина хезмәткәренә шалтыраткан. Аларның мөрәҗәгатьләре медицина учреждениесеннән тыш хезмәт стажы, сырхауларны кабул итү вакытын озайту, Татарстанда хезмәткә түләү системасы, Cоvid-19 инфекциясен йоктыручыларга медицина ярдәме күрсәткән өчен һәм мондый сырхауларга ярдәм итүче башка хезмәткәрләр өчен социаль түләүләр кебек темаларга багышланган.
“Табиблар – геройлар, һәм алар, һичшиксез, ихтирамга лаек. Күбесе, сәламәтлеген куркыныч астына куеп, гаиләләрен күрмичә, атналар буе хастаханәдә яши. Дәүләт медицина хезмәткәрләре өчен компенсация түләүләре билгеләде, тик аларны кемнәрдер алды, кемнәрдер – юк. Без барысын да оператив төстә хәл итәбез, әмма сораулар кала әле”, – дип искәртеп үткән Фәррахов.

Аның әйтүенчә, бүген шәфкать туташлары, машина йөртүчеләр һәм коронавируслы сырхаулар янәшәсендә эшләүче башка һөнәр ияләре читтә калып килә. Шуңа күрә дәүләткә бу мәсьәләнең чишелешен табу шарт. “Безгә сәламәтлек саклау өлкәсенә бирелә торган акчаны һәм табибларның хезмәт хакларын арттыру юлларын эзләргә кирәк”, – дип басым ясап әйткән депутат.

Аның фикеренчә, табиблар һәм медицина хезмәткәрләре җитмәү проблемасы – бу һөнәргә игътибарның җитеп бетмәү нәтиҗәсе. «Эшләре авыр, хәтәр һәм күп кенә очракларда социаль якланылмаган да. Акчасын арттырып, табибның ролен көчәйтергә кирәк – безнең башка юл дигән”, – дигән Фәррахов.
Парламентчы сырхауны кабул итү вакытының 15 минут белән чикләнелүе җәһәтеннән аны закон дәрәҗәсендә озайту зарурилыгын белдергән. Әмма медицина хезмәткәренең эш хакы моңа карап кимемәскә тиеш, дип басып ясап әйткән ул.

Айрат Фәррахов мөрәҗәгатьләрнең игътибарсыз калмаячагын искәртеп, тиешле хакимият органнарына запрослар җибәрергә вәгъдә биргән.

Исегезгә төшерәбез: “Мой депутат” онлайн платформасы 2019 елда булдырылды. “Бердәм Россия” партиясе депутатлары шушы сервис аша даими рәвештә сайлаучыларның теләк-тәкъдимнәрен җыя, шулай ук аларның үтәлешенә контрольлек итә һәм башкарылган эшләре турында халык алдында хисап тота.
“Кайнар линия” номерына (8-800-201-16-00) шалтыратып, тәкъдимнәр яки сораулар җиткерергә, аннан соң “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлегеннән кандидат белән шулар буенча фикер алышырга мөмкин.


Фикер өстәү