Балаларның җәйге ялын оештыру буенча «кайнар линия» эшли

Казанда туризм һәм җәйге сәламәтләндерү ялы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы  тәмамлана. Балаларның җәйге ялын оештыру буенча «кайнар линия»дә белгечләр балаларны  лагерьга урнаштыру, юлламалар алу тәртибе, куркынычсызлыкка кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

«Кайнар линия»дә Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе, Казанның туризмны үстерү комитеты, «Лето» үзәге вәкилләре катнашты. Зәй, Әлмәт, Биектау районнарыннан, Чаллы шәһәрләреннән шалтыратулар булды. Әти-әниләр бигрәк тә лагерьларга бушлай, ташламалы юлламалар алу, туклану тәртибе, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәламәтлеге чикләнгән балаларның ялын оештыру мәсьәләләре  турында кызыксынды.

– Социаль сәясәт комитеты ел саен балаларның җәйге ялы һәм сәламәтләндерү мәсьәләләрен карый. Халыкны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирәбез. Лагерьларга гариза бирү, республикада булган программалар, алардан файдалану турында мәгълүмат җиткерәбез, –  диде Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Аның әйтүенчә, республика лагерьларында ел саен 200 меңнән артык бала ял итә. Узган ел пандемиягә бәйле рәвештә лагерьлар балаларның яртысын гына җыйса, быел ял итүчеләр саны 75 процентка җитәчәк. Моннан тыш, Татарстан балалары башка төбәкләргә бара алачак, былтыр ул тыелган иде. Язгы, көзге һәм кышкы каникулларда да «Лето» республика үзәге аша лагерьларга юллама алып була.  Әти-әниләр кешбек системасы  аша юллама алу, лагерьларны төзекләндерү, ата-аналар көннәре турында кызыксына. Бу сорауларга җавапларны Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Лето» республика үзәге сайтларыннан табарга мөмкин.

                                                                                                                                                                                 Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү