Татарстан төзүчеләре республикада уку йортларын капиталь ремонтладылар һәм яңаларын төзеделәр. 1 сентябрьне яңа мәктәпләрдә 7 меңнән артык укучы каршы алачак.
Алар арасында Казан шәһәренең Совет районындагы 1501 нче гомуми белем бирү мәктәбе, Казан шәһәренең 3-9 торак районының “Салават күпере” кварталында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, Чаллы шәһәрендә 1224 укучыга исәпләнгән «Адымнар» мәктәбе, Актаныш муниципаль районының Актаныш авылында 462 укучыга исәпләнгән мәктәп, Питрәч муниципаль районының Көек авылында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп.
Татарстан Республикасының гомуми белем һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлауга 2021 елда 2 млрд. сум күләмендә акча бүленгән. Әлеге бюджет кысаларында ел ахырына кадәр 212 мәгариф объектына — мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Бүгенге көнгә 31 муниципаль мәктәптә, 10 махсус (коррекцион) мәктәптә, 116 функциональ зона гомуми белем бирү учреждениеләрендә, 38 балалар бакчасында эшләр төгәлләнгән, шулай ук 1 муниципаль мәктәп реконструкцияләнгән.