Кичә, 17 августта, кичке сәгать сигезләр тирәсендә Тукай районы Калиновка авылында бер катлы дача йорты янган.
Янгын сүндерүчеләр 21.10да уттан калган хәрабәләр астында 63 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.