Ата аркасы – кала аркасы. Әтиләрнең балалары каршында бурычлары нинди?

Әниләр турында күп сөйлибез, язабыз. Ә менә әтиләр читтә кала кебек. Ислам динендә әти хакы турында ни диелә? Әтиләрнең балалары каршында бурычлары нинди? Гаиләдә аңа нинди мөнәсәбәт булырга тиеш?

Әти хакы турында Артур хәзрәт Габдуллин белән сөйләштек.

– Хәзрәт, әтиләрнең балалары каршында нинди бурычлары бар?

– Әнинең дәрәҗәсе югары булса да, әтинең дә гаиләдә мөһим урыны бар. Аллаһы Тәгалә дөньяга иң беренче китергән кеше  ул – Адәм (г.с.). Дөньяга яшәргә дип килгән иң беренче кеше – ир-ат, димәк. Хәдистә болай диелә: «Һәрберегез – көтүче һәм һәммәгез дә көтүегез өчен җавап бирерсез». Шуннан чыгып та ир-атның гаиләсе өчен тотка икәнен аңлыйбыз инде. Ул – гаиләсен караучы, тотучы. Хатын алгач, бала тугач, ир-ат ир, әти ролен үти башлый. Аның өстенә зур җаваплылык ята.

Бурычларга килгәндә, иң элек – бала тугач аңа матур, мәгънәле исем бирү. Аннан соң – тәрбия. Яхшы, дини тәрбия бирү бик мөһим. Әйе, бу инде әтигә дә, әнигә дә кагыла. Балалар – синең нәселеңне дәвам иттерүчеләр. Син дөньялыктан киткәч, искә алып, дога кылучылар. Тәрбия бирмәдең икән, алай булмаска да мөмкин. Тагын бер бурыч – вакыты җиткәч балаларны башлы-күзле итү.

Хәзер, ни кызганыч, әти сүзе, авторитеты кими бара бит.

– Әйткәнебезчә, әнинең гаиләдәге роле ничек мөһим булса, әтинеке дә шулкадәр мөһим булып тора. Балалар үстергәндә аны тегеләй итмә, болай булма, дип өйрәтергә мөмкин ата-ана. Әмма, баласын тыеп та, үзләре шундый ук гамәлләрне кылырга мөмкиннәр. Бала моны күрә бит. Тәрбия кылганда бала синең сүзеңне тыңламый, ә сиңа карый. Син нинди буласың – ул да шундый булачак. Шуңа да балалар әтине өлге итеп күрергә тиеш. Ул нинди сүзләр әйтә, хатынына нинди мөнәсәбәттә, нинди гамәлләр кыла. Киләчәк нәселе яхшы булсын өчен, ир-ат көчле булырга тиеш. Ягъни аның гаиләдә ир буларак дәрәҗәсе булсын. Үзеңне ир-ат буларак тота белмисең икән, бала аны шулай тиеш дип үсәчәк. Элекке вакытларга күз салсаң, ир-атка мөнәсәбәт башкача булган. Хәзер, әйе, аларның гаиләдә сүзе үтми башлады… Хәзер кыйммәтләр үзгәрә, төрле агымнар барлыкка килә. «Феминизм» дигәнне дә яхшы беләбез. Шундый ысуллар белән ир-атның дәрәҗәсен, булмышын юк итәргә тырышалар. Бу – шайтан вәсвәсәсенә бирелү. Аллаһы Тәгалә ир-атны – ир-ат, хатын-кызны хатын-кыз итеп бар иткән бит. Чын бәхеткә алар бергә булганда, алар бер-берсен тулыландырганда гына ирешеп була. Аллаһы Тәгалә кануннарын бозарга ярамый. Әйтик, кунакта утырганда да күрергә мөмкин: кайбер хатын-кызлар ирләренә ямьсез дәшә, үзләрен бер баш өстен куя. Ир-ат башын иеп утыра инде ул. Кызганыч, әтинең, ирнең дәрәҗәсе төшүендә хатын-кызның өлеше дә бар. Иргә ким булырга да, зур булырга да гүзәл затның бер сүзе җитә.

Әйтик, хатын иртән ирен эшкә уята. «Тор, нишләп ятасың, бүген дә соңга каласың инде», – дип, типкәләп диярлек куып чыгара. Ир-ат нинди теләк белән эшкә чыгып китсен һәм нинди теләк белән өйгә кайтсын? Ә шунда хатын: «Матурым, тор, ашарыңа әзерләп куйдым, эшкә барырсың, мин сиңа ышанам», – дип озатса? Булды! Ир-атка шул җитә. Моны, әйтүемчә, балалар да күрә.

Пәйгамбәребез (с.г.в) иң яхшы әти булган. Үз балаларына, хатынына мөнәсәбәтенә игътибар итсәк, хәйран калырлык. Әхлак ягыннан ул бик камил булган. Аның 7 баласы була, алтысы үзе исән чакта дөнья куя. Сынауларга карамастан, аның күңеле йомшак булып кала.

– Хатыннарын бала белән ташлап чыгып киткән «күке» әтиләр турында ни диярсез?

– Дин, әлбәттә, мондый күренешне хупламый. Ирне дә, хатынны да Аллаһы Тәгалә пар булсын өчен бар иткән. Хәзерге көндә күп ирләр хатыннарын ташлап чыгып китә. Бу инде ир-атның тәрбиясе булмаудан һәм гаиләсенә карата җаваплылык хисе тоймаудан килә. Ир-ат гаилә корыр алдыннан өстенә нинди җаваплылык ятканын аңларга тиеш. Аңламый икән, әнә шул гаиләдән китүне куркыныч бер хәл итеп санамый да ул.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү