Кышкы каникул чорында республиканың 45 районында мәктәп укучылары өчен 2500дән артык чара оештыру ниятләнә. Бу хакта брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Министр әйтүенчә, нинди чаралар узачагы тәгаенләнгән инде. Алар арасында спорт, мәдәни, белем бирү чаралары да бар.
Каникул 28 декабрьдән башлап 8 гыйнварга кадәр сузылачак.