Газетага язылу

1 апрельдән кемнәрнең пенсияләре артачагын әйттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сүзләренчә, Россиядә яшәүче 4,3 миллион кешенең социаль пенсиясе 1 апрельдән 6,8 процентка артачак. “

Социаль пенсияләр – туендыручысын югалту буенча, инвалидлык буенча һәм картлык буенча пенсияләр ул. Аларның төп аермасы – пенсия билгеләнгәндә, хезмәт мөнәсәбәтләренең, ягъни эш стажының һәм иминият взносларының исәпкә алынмавы”, – дип аңлатып үткән Бессараб “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Депутат басым ясап әйтүенчә, социаль пенсия алучыларның барысының да пенсиясе артачак. “Картлык буенча социаль пенсиягә килгәндә, ул  картлык буенча гадәти пенсиядән биш елга соңрак билгеләнә. Ул беркайда да эшләмәгәннәргә, яки кирәкле иминият стажы яисә кирәкле күләмдә индивидуаль пенсия коэффициенты туплый алмаганнарга бирелә”, – дип аныклап үткән Светлана Бессараб.

Мәсәлән,  1 апрельдән социаль пенсиянең уртача күләме 1 мең сумнан күбрәккә артып, 16,5 мең сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга социаль пенсиянең уртача күләме 1,6 мең сумга үсеп, 24,5 мең сумга җитәчәк. Балалчактан беренче группа инвалидларныкы 1,6 мең сумга ишәеп, 25,4 мең сум булачак. Өстәмә пенсия күләменә бәйле. Пенсияне арттыру өчен гариза язарга кирәкми: ул автомат рәвештә яңадан исәпләнелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре