Аның мәгълүматлары буенча, 2027 елда бер кешегә яшәү минимумы 20 227 сумга кадәр артачак. Эшкә яраклы гражданнар өчен ул 22 047 сум, балалар өчен – 19 620 сум, ә пенсионерлар өчен 17 395 сум тәшкил итәчәк.
Балынин аңлатканча, төбәк яшәү минимумын 6,8 процентка күтәргәндә, бердәм пособие күләме шулай ук 6,8 процентка артачак.
2027 елның гыйнвары өчен беренче индексацияләнгән түләүне россиялеләр февральдә алачак, дип ачыклык кертте эксперт.
Моннан тыш, ана капиталыннан айлык түләүләр дә күтәреләчәк. Аларның күләме конкрет төбәктә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумының 100 процентына тигез.
Шулай ук эшләмәүче пенсионерлар өчен пенсиягә социаль өстәмә дә артачак, дип йомгаклады Балынин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез