Газетага язылу

3-НДФЛ тапшырмаган физик затларның счетларын блокка кую турындагы хәбәрне кире кактылар

Салым хезмәткәрләре вакытында 3-НДФЛ тапшырмаган барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы имеш-мимешләрне кире какты.

20 майдан соң 3-НДФЛ декларациясен вакытында тапшырмаган өчен барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип хәбәр итә ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр итүенчә, счетлар буенча операцияләрне туктатып тору керем алганда 3-ндфл формасы буенча декларация тапшырырга тиешле барлык физик затларга кагылмый. Тапшырылмаган декларация өчен операцияләрне туктатып тору керемнәре эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга бәйле булган оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә, нотариусларга, адвокатларга, хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затларга гына кагыла.

Әгәр югарыда күрсәтелгән салым түләүчеләр билгеләнгән срок тәмамланганнан соң 20 көн эчендә салым декларациясен тапшырмаган булсалар, банкта счетлары блокка куела. Шул ук вакытта Россия Федераль салым хезмәте булачак блоклау турында алдан ук хәбәр итә, салым түләүчеләргә кирәкле декларацияне тапшырырга вакыты була.

Исегезгә төшерәбез, физик затлар өчен 3-нфдл декларациясен тапшыру буенча декларация кампаниясе дәвам итә. 2025 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2026 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.

Түбәндәге очракларда декларация тапшырырга кирәк:

*Иң минималь вакытта милектә булган күчемле һәм күчемсез милек сатылганда,

*Якын булмаган туганнардан кыйммәтле бүләкләр алганда,

*Лотереяда зур булмаган сумма отканда

*Милекне арендага биргәндә,

*Чит ил чыганакларыннан керем алганда.

Тапшырырга кирәк:

шәхси эшмәкәрләргә; хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариусларга; адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатларга; һәм башка затларга

Декларациядә исәпләнгән салымны 2026 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре