Татар драматурглары дигәндә без хәзер тагын бер талантлы каләм иясен күзалдында тота алабыз. Минзәлә татар дәүләт драма театрында күптән түгел Артур Ибраһимов пьесасы буенча Булат Бәдриев куйган «Бабайның бабасы» комедиясе премьерасы булып узды. Бу авторның сәхнәгә менгән беренче әсәре. Шул уңайдан сезнең игътибарга спектакльне беренчеләрдән булып караган драматург, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабырның премьера турындагы фикерләрен тәкъдим итәбез.
Фантастика булып тоелса да
Дөньяны ду китереп туган көнен бәйрәм итә төп герой Зөлфәт Нургалиевич беренче күренештә. Кинәт аның йөрәк өянәге башлана. Икенче күренештә ул инде ак пижамадан, башында — ак тукымадан тегелгән малахай, ул аны ничектер эткә ошатып тора. Эт димәктән, бу күренешне караганда шуны уйлап куйдым, Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин мәшһүр «Собачье сердце» кинофильмында Владимир Толоконников урынына Шариковны уйный алган булыр иде. Суйган да каплаган Шариков инде аның герое бу күренештә! «Абырвалг!» — дип кенә кычкырмый.
Зөлфәт Нургалиевич кая эләккәнен аңлый алмый интегә. Айныткыч дисәң, монда бик чиста? Җүләрләр йорты микән? Тегесе дә булып чыкмый, монысы да. Баксаң, аны эксперименталь технологияләр ярдәмендә йоклатканнар һәм катырып куйганнар, ә 300 ел узгач, ягъни безнең өчен ерак киләчәктә, кире терелткәннәр.
Сюжет төенләнеше шактый кызык, тик шулай да аны оригиналь дип булмый. Мәсәлән, 1969 елда Франциядә «Туңдырылган» дигән фильм төшерелә, төп рольне Луи де Фюнес башкара. Сюжеты буенча Гренландия бозында 65 ел яткан кешене табалар. 1992 елда Америкада «Энсино егете» дигән картина премьерасы була. Бассейн төзер өчен җир казыганда зур гына боз кисәге килеп чыга, ә ул эрегәч, эченнән тау куышында яшәгән борынгы кеше пәйда була һәм терелә.
Евгений Водолазкинның 2015 елда язган «Авиатор» романында да шундый ук төенләнеш. Сүз уңаеннан, бу әсәр нигезендә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында спектакль чыгарып Илгиз Зәйниев өч «Алтын битлек»кә ия булды. Төгәлрәге, «Иң яхшы курчак спектакле», «Курчак театрында иң яхшы актер эше», «Курчак театрында иң яхшы режиссер» номинацияләрендә лауреат булдылар.
Сюжет фантастик булып тоелса да, чынлыкта бүгенгә дөньяда ким дигәндә 2000 чамасы кеше туңдырылган икән инде. Беренче булып мондый экспериментка 58 ел элек Калифорния университеты профессоры Джеймс Бедфорд риза була. Аның бөерендә рак табалар, үпкәсенә дә күчкән була. 73 яшьлек американны 1967 елның 12 гыйнварында катырып куялар. 1991 елда аның гәүдәсен икенче урынга күчерәләр. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә Бедфорд тәнендә таркалу билгеләре табылмый. Кем белә, бәлки киләчәктә шундыйларны терелтү ысулларын да уйлап табарлар?..
Прагматизм чәчәк аткан киләчәк
Боларны язуым автор Артур Ибраһимов бакчасына таш атарга теләүдән түгел. Күчмә сюжетлар күп инде ул. Аристотель гомумән драмада 36 сюжет кына була ала дип санаган, ә бөек Хорхе Луис Борхес әдәбияттагы сюжетлар саны дүрттән артмый дип исәпләгән. Күчмә сюжетка нигезләнеп нинди әсәр язасың, эчтәлеккә үзеңнән нинди мәгънә саласың бит, шунысы мөһим. Әнә Шекспир да Ромео һәм Джульетта мәхәббәте турында язган дүртенчеме, бишенчеме автор булган, ә беренче булып язган Луиджи де Портоны бүген кем белә?
«Бабайның бабасы»нда киләчәк күпләрнең хыялындагыча түгел. Анда прагматизм чәчәк ата (бу термин әле күптән түгел генә сәясәтчеләрнең теленнән төшми иде), роботлар кешеләрдән аерылмый, кешеләр — роботлардан. Тегеләре дә, болары да һәрчак салкын канлы булып кала, рациональ, алдан уйланган, эффективлыгы исәпләп куелган гамәлләр генә кылалар. Эмоцияләргә, хис-тойгыларга, кичерешләргә урын калмаган.
Зөлфәт Нургалиевич табибы янына ике метрдан да якынрак килә алмый, хәзерге автомобильләрдәге шикелле сигнализация кушыла, колакны ярып, башны чатнатып күңел кайтаргыч, шомлы, кисәтүле тавыш яңгырый. Оныгының оныгын да кочаклый алмый хәтта төп герой, аның да сигнализациясе кушыла. Онык димәктән, ул балалар йортында тәрбияләнгән. Ятим булган өчен түгел, шулай отышлырак, дип исәпләнә киләчәктә.
Менә шушы прагматизмга, коры исәп-хисапка корылган дөньяга үткәннән килгән Зөлфәт Нургалиевич кешелеклелек алып килә. Төгәлрәге, кешелеклелекне кире кайтара. Аның оныгы ихлас мәхәббәткә сәләтле икәне ачыла, ә роботларлар чын кеше булу турында хыяллана башлый.
Премьерага бәя биргәндә иң төп критерийларның берсе — тамашачыларның спектакльне кабул итүе яки итмәве. Минзәләлеләр бик яратты «Бабайның бабасы»н! Бер күзәтүче язганча, артистлар тамашачыларның күңелен эретә алды, алар сәхнәдә барган вакыйгаларны комедия геройлары белән бергә кичереп утырды, ә финалда дәррәү кул чабып артистларны оза-а-ак җибәрми тордылар. Сәхнә алдына килеп биш-алты мәртәбә генә баш игәннәрдер.
Беркем көйне бозмады
Комедиянең уңышы нидә соң? Сәхнәдәге һәрнәрсә — артистлар уены, ут куелышы, музыка, видео, костюмнар, биюләр — барысы бергә сине чыннан да үзеңне киләчәктә дип хис итәргә булыша.
Спектакль — ул күмәк хезмәт җимеше. Режиссер Булат Бәдриев Татарстан театр әһелләре берлеге грантын отып кына калмаган, шәп иҗат төркеме дә оештырган. Рәссам — «Алтын битлек» алган «Авиатор» спектакленең («Әкият» курчак театры) бизәлешен ясаган Сергей Рябинин. Хореограф — Илгизә Хәсәнова, композитор — Юрий Чаплин, видео — Рөстәм Зиннуров.
Видео димәктән, декорация өстендәге квадрат экран кечкенәрәк булып тоелды миңа, аны сәхнә киңлегендә зур итеп күрәсе килде. Монысы инде техник һәм финанс мөмкинлекләре чикле булудандыр күрәсең. Шуңа да карамастан, киләчәкне тасвирлый, бер чордан икенчесенә күчүне тәэмин итүче инструмент буларак видео бу спектакльдә осталарча кулланылган.
Артистларга килгәндә, әйткәнемчә, төп рольдә — Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин. Дөресен генә әйткәндә, аның Зөлфәт Нургалиевичны шулай оста уйнавы әллә ни гаҗәп тә түгел. Бу артист миңа калса татар теленең аңлатмалы сүзлеге буенча куелган моноспектакльне дә тартып чыгара алыр иде мөгаен. Ләкин бит әле «корольне яраннары уйный» дигән кагыйдә дә бар. Бу яктан караганда да беркем дә «көйне бозмады». Татарстанның атказанган артисты Чулпан Бәдретдинова да, яшь артистлар Рөстәм Авзалов, Илдар Халиков, Илсинә Миннемуллина, Рания Җиһаншина, Миләүшә Шәяхмәтовалар да рольләрен тиешле югарылыкта башкарып чыктылар.
Җыеп әйткәндә, югарыда саналган Минзәлә театры хезмәткәрләренә, шулай ук аларның җитәкчеләре Фаяз Хизбуллинга, Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәевкә шикләнмичә яшь авторның беренче пьесасын сәхнәләштергәннәре, татар драматургиясе мәйданына яңа исем чыгарганнары өчен бик зур рәхмәт!
Драматург, полиция капитаны
Кем соң ул Артур Ибраһимов? 1989 елда Мамадышта туган, шунда урта белемне алган. 2006-2011 елларда Казан университетының биофагында укыган, 2011-2012 елларда — армия хезмәтендә. Аннары Әлмәткә килеп урнаша, МВД системасында эшли башлый, полиция капитаны, эксперт-криминалистлар бүлеге башлыгының урынбасары була. Хәзерге вакытта «Татнефть» гамәлгә куйган НПО «ТН-Биотех»ның фәнни-тикшеренү үзәгенең сәнәгать лабораториясендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Биредә яңа биотехнологияләр уйлап табыла, алар нефть һәм газ чыгару өчен генә түгел, әйтик, авыл хуҗалыгы сәнәгатендә дә кулланыла.
Татар әдәбиятына тартылу күңелемдә һәрвакыт бар иде, дигән Артур Ибраһимов бер интервьюсында. 2018 елда ул үзе дә яза башлый. Башта чәчмә әсәрләр, аннары пьесаларга күчә. 2022 елда «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә ул «Бабайның бабасы» пьесасы белән икенче урынны, «Күрше авыл догалары» белән өченче урынны яулады. 2024 елда уздырылган бәйгедә аның «Галәмне гизгән татар» пьесасы беренче премиягә лаек дип табылды. Инде менә ниһаять беренче спектакле дә дөнья күрде.
Туфан Миңнуллинның тирән инануы буенча, бер драматург икенчесенең әсәренә бәя бирергә тиеш түгел. Тик шулай да Туфан абый үзе минем беренче пьесаларымны укып киңәшләрен биргән иде. Мин дә Артур Ибраһимовка аның әсәре турында кайбер фикерләремне матбугат аркылы җиткерсәм, язык булмастыр.
Беренче чиратта шуны әйтим әле, мин үзем мәсәлән фантастика жанрында нидер яза алырмын дип уйламыйм. Берсендә (күптән инде!) «Культура» телеканалында «А зори здесь тихие» повестының авторы Борис Васильев белән интервью караган идем. Сез даһи язучы, дигәнгә ул: «Ю-у-ук, мин нинди даһи булыйм?! Хәтта бу повестемә юньле исем дә уйлап таба алмадым, «А зори здесь тихие» дигән исемне журналда чыкканда редактор куйды. Мин тормышта булган яки булырга мөмкин вакыйгаларны гына тасвирлап бирә алам. Ә менә Гоголь — даһи! Чөнки ул борын турында повесть яза алган!» — дип җавап биргән иде.
Ни өчен Исхакый белән параллель ясамаска әле?
Мин дә тормышта булган яки булырга мөмкин вакыйгалар турында гына яза алам, ә Артур Ибраһимов үзенең уйлар уйнавын берничек тә чикләми. Бу бик сирәк очрый торган һәм язучы өчен бик кирәкле һәм кадерле сыйфат. Моңа аның эш урыны да булышлык итәдер дип беләм. Чөнки биотехнологияләр — ул нефть һәм газ чыгаруда, авыл хуҗалыгында, медицина, экология өлкәләрендә булган төрле мәсьәләләрне чишү өчен тере организмнар, күзәнәкләр, биологик системалар ярдәмендә кирәкле процессларны җайга салу дигән сүз. Ягъни Артур Ибраһимов киләчәктә киң кулланыш аласы технологияләрне бүген уйлап чыгаручылар командасында эшли, фән һәм реаль җитештерү өлкәсе тыгыз бәйләнгән проектларда катнаша.
Тик шулай да авторга бер сорау бирәсе килә: нигә Зөлфәт Нургалиевич 300 елдан соң уяна? Каян чыккан сан бу? Ә ни өчен мәсәлән Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз»ы белән параллель ясамаска? Әйтик, бу әсәр 1903 елда язылган икән, нигә әле Зөлфәт Нургалиевичны 2103 елда терелтмәскә?
«Бабайның бабасы»нда аңа оныгы дип таныштырган егет бөтенләй чит кеше булып чыга, чөнки Зөлфәт Нургалиевичның бердәнбер малаеның балалары булмаган икән. Ә ни өчен әле ул егетне чыннан да оныгы итмәскә? Төп герой аның нинди булып үскәне белән ризалаша алмый, аның ата-анасын, әби-бабасын эзләп таба. Алар да дөрес тәрбия алмаган булып чыга, мәсәлән.
Пьесада бер чордан икенче чорга вакыт машинасында күчеп йөрүләр бар икән, ни өчен берничә күчеш ясамаска? Әйтик, Зөлфәт Нургалиевич бер елдан икенчесенә күчеп үзеннән соң туган оныклары, торыннарының барысы белән дә очрашып чыга һәм ахыр чиктә үзенең дөрес яшәмәгәнен, баласын дөрес тәрбияләмәгәнен, ягъни барысына да үзе гаепле икәнен аңлый. Болай эшләгәндә әсәрнең тирәнлеге, мәгънәви яктан тулылыгы тагын да артыр иде минемчә.
Тагын бер җиңелчә генә чеметүем калган икән. Белмим монысы автор исеменә микән, режиссергамы, чөнки пьесаны укымадым, спектакльне генә карадым. Комедия ахырында без караган барлык фантастик вакыйгалар Зөлфәт Нургалиевичның төше булып чыга. Ул төш күргән икән. Фантастикадан реализмга болай кисәк кенә кайту дөрес микән? Без бу әкияткә, төп геройның чыннан да 300 елдан соң терелүенә ышанып беткән идек ич инде. Фантастика икән, фантастика булып калсын иде инде, минемчә.
Мин боларны авторны үпкәләтер өчен язмыйм, киресенчә, киләчәктә язасы әсәрләрендә ул үзенең иҗади потенциалын тулысынча файдаланыр дигән өмет белән язам. Һәм шулай буласына ышанам!
Минзәлә театрын да, автор Артур Ибраһимовны да уңышлы спектакль белән чын күңелдән котлыйм! Татар драматурглары арасында тагын бер талантлы каләм иясе барлыкка килгәнгә чиксез шатмын!
Равил Сабыр
Әлмәт
24-25 май, 2025 ел
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез