Быел республикада татар теленнән – 31, татар әдәбиятыннан исә 1 укучы бердәм республика имтиханын тапшырган. Әлеге укучыларга һәм аларны сынауга әзерләгән укытучыларга бүләкләр тапшырдылар. Татар теленнән имтихан тотучылар арасында табиб, дизайнер, укытучы булырга теләүчеләр дә бар.
Татар теле имтиханын сайлаучылар – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Әтнә, Бөгелмә, Биектау, Кайбыч, Мөслим, Чистай мәктәпләреннән. Моңа кадәр аларның саны бармак белән генә санарлык иде. Әкренләп боз кузгалып килә.
– Әлеге саннар тик торганда гына артмый. Безнең укытучыларның һәм, беренче чиратта, әти-әниләрнең үзаңы үсә дигән сүз. Моңа артык сөенеп, шаккатырга да ярамый, чөнки бу вакытлыча гына да булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, нәтиҗәләрнең тотрыклы булуы безне сөендерә. Ләкин эшләнмәгән эшләр күп әле. Укучылар ун районнан гына. Ә безнең республикада 45 район һәм шәһәр бар. Казанда 19 кеше имтихан бирсә, Чаллыдан берәү генә. Чаллы да зур шәһәр бит. Татар гимназияләрен дә күреп бетерә алмыйм әле. Кайда алар? – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге очрашуда.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов әлеге укучыларны зур диңгездәге кечкенә генә бер көймә белән чагыштырды.
– Тормышта ул кадәр зур сөенечле үзгәрешләр бар дип әйтә алмыйм. Бәлкем, без күрергә теләгән нәтиҗәләрнең башы гынадыр. Әмма телебезне саклыйсы, дәвам итәсе, алдагы буыннарга тапшырасы килә, – диде Марат Әхмәтов. – Быел 9 нчы сыйныф укучылары арасында имтихан тапшыручы егет-кызлар саны 2 меңгә күбрәк. Кайчандыр 11 нче сыйныф укучылары арасында туган телдән имтихан бирүче берәү дә юк иде. Без Балтач районыннан бер укучының сынау тапшыруына бик сөенгән идек. Узган ел алар 7 әү булды. Быел – 32. Бу яктан караганда, ниндидер үсеш бар кебек. Әмма республика тормышын бер диңгез дип карасак, бу шунда кечкенә көймә кебек кенә. Ул диңгезне сезнең кебекләр белән тутырасы килә. Матди яктан караганда, туган тел ул безгә ашарга ризык та, утырып йөрергә машина да бирми. Аның белән әллә кая китеп тә булмый кебек. Әмма күңелдә рухи ихтыяҗ булса, туган тел яши. Шуңа күрә, беренчедән, гаиләдә телгә мөнәсәбәт бик мөһим.
Татар әдәбиятыннан имтихан тапшырган Азалия Шиһапова Чаллының 37 нче рус мәктәбендә белем алган. Әлеге имтиханны үзен сынап карау өчен сайлаган ул. 7 нче сыйныфтан әдәбият белән кызыксына башлаган кыз шушы еллар эчендә бик күп китаплар укыган. Кызыксындырган сорауларны табарга татар теле һәм әдәбияты укытучысы булышкан аңа. Тырышуы юкка китмәгән. БРИдан 93 балл җыйган ул.
– Киләчәктә дизайнер буласым килә. Минем татар мәдәниятен, бизәкләрен күтәрәсем килә. Бизәкләр каян чыккан? Бу тарих минем өчен дә кызык, – ди Азалия.
Татар теле сынавын тапшырган укучылар укуда да сынатмый. Әнә Казандагы 17 нче гимназия укучысы Әдилә Иванова нинди генә уңышларга ирешмәгән.
– Бу уку елы миңа бик күп казанышлар алып килде. 10 төрле олимпиададан җиңүсез кайтмадым. Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада җиңдем. Быел илкүләм фәнни-гамәли конференциядә беренче урын алдым. Бу уңышларымда әти-әнием, укытучыларымның да өлеше зур. Директорыбыз Әлфия Галиева милли рухны тудыра. Аңа бик зур рәхмәт, – диде Әдилә Иванова.
Чистай районының Татар Талкышы мәктәбе укучысы Диана Исмәгыйлева да үз фикерләрен җиткерде.
– Чистай районында татар телен берәү дә бирми дигәч, аптырап киттем. Ничек инде? Ул шуның кадәр авыр сынаумыни? Белемемне сынап карарга булдым. Имтиханны сайлавым – туган телгә мәхәббәтем, минем милли җанлы кыз икәнлегемне күрсәтү. Милләтемә файдалы шәхес буласым килә. Документларымны КФУның татар теле бүлегенә тапшырачакмын, – ди «Илһам» бәйгесе җиңүчесе Диана Исмәгыйлева.
Адымнар мәктәбе укучысы Әнвәр Хәбибуллин да – шул кадерле бөртекләрнең берсе. «Имтихан авыр булмады, барыбыз да яздык. Киләсе елда имтихан бирүчеләр тагын да күбрәк булсын иде. Сайларга курыкмагыз», – ди егет.
Казандагы 185 нче лицейда 7 укучы татар теле сынавын тапшырган. Шуның алтысы – Әнисә Девятеева укучысы.
– Сезнең берәр мактаулы исемегез бармы? – дип кызыксынды аннан Марат Әхмәтов.
– Юк, – дип җавап бирде ул тыйнак кына. Бу урында министр, истә тотарбыз, дип өмет салды.
Чарага «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла да килгән иде. Баксаң, аның кызы Айзилә дә татар теленнән сынау биргән икән. Ул Түбән Каманың 35 нче лицеенда белем алган.
– Без нинди генә чит төбәкләрдә йөрмибез. Үзеңнең татар икәнлегеңне күрсәтү – бәхет. Без татар икәнлегебездән оялмаска тиеш. Туган телнең дәрәҗәсе арта бара. Нишләп әле артистларның гаиләсендә бер бала булса да татар теленнән имтихан бирмәскә тиеш? Татар теле берничек тә максатларга ирешергә комачауламый, – диде Гамил Әсхәдулла.
Сан
Быел 9 нчы сыйныфлар арасында туган телдән имтиханны 5802 укучы сайлаган. Шуларның 5616 сы – татар телен, 117 се – чуаш, 49 ы – удмурт, 20 се мари телен тапшырган.
Катнашучылар саны буенча Казан шәһәре – беренче урында. Анда 1106 бала туган телдән имтихан тоткан. Чаллы шәһәре, Яшел Үзән, Азнакай, Түбән Кама, Питрәч, Арча районнары укучыларын да үрнәк итеп китерергә була. Казан шәһәрендә беренчелек – Совет районында. Анда 544 бала татар теленнән имтихан биргән. Быел туган телдән имтихан сайламаган бер генә район да булмаган.
https://vatantat.ru/2025/07/174552/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез