585 тән 64: «Күрше» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Күршеләр катнашындагы спектакль, музыкаль квиз, ачык һавада кино карау, йорт тирәсендә күмәкләшеп агачлар утырту.... Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылган «Күрше» бәйгесендә җиңгән проектлар арасында ниләр генә юк. Ә максат бер – күршеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.

585 тән 64

«Күрше» халык бәйгесе «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора. Ил күләмендә тиңе булмаган әлеге проектның гомуми приз фонды – 20 миллион сум. Бәйгедә җиңгән проектларга 500 мең сумга кадәр акчалата бүләк каралган. Проектка карата кызыксынуның зур булуы гаҗәп түгел. Татарстанның шәһәрләрне үстерү институты директоры, әлеге бәйге комиссиясе рәисе Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, бәйгегә җәмгысы 585 гариза килгән. Үзмәшгульләр дә, коммерцияле булмаган оешмалар да, идарәче компанияләр дә, кече бизнес вәкилләре дә катнашкан.

– «Күрше», чын мәгънәсендә, халык бәйгесенә әйләнде. Гаризалар саны бу кадәр үк булыр дип көтмәгән дә идек. Мөгаен, күпләр приз фондына кызыккандыр. Моннан тыш, без гариза бирү тәртибен дә, хисап тапшыруны да мөмкин кадәр гадиләштердек. Теләгән һәркем катнаша алсын өчен эшләнде бу, – дип сөйләде Наилә Зиннәтуллина.

Бәйгенең географиясе киң: Татарстанның барлык районнарыннан да катнашучылар булган. Иң күп гаризалар – Чаллыдан (109), аннан кала Казанда яшәүчеләрдән (92) килгән.

Бәйге комиссиясе 64 проектны сайлап алган. Җиңүчеләр арасында 42 үзмәшгуль һәм 22 юридик зат бар. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән куршефест.рф сайты аша танышырга мөмкин.

– Иң кечкенә суммадагы акчалата бүләкне – 87 мең сумны күпфатирлы йорт тирәсен яшелләндерү проектын тәкъдим иткән катнашучыга тапшырачакбыз. Проектларын тормышка ашыруга 500 мең сум акчалата премия алучылар исә берничә булачак, – диде Наилә Зиннәтуллина.

Җиңүчеләрне сайлаганда, комиссия әгъзалары, беренче чиратта, чараларның мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итүенә, аларның күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуына игътибар иткән. Җиңгән проектлар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм, спорт, мәдәният кебек юнәлешләр дә күп.

Театр үзе килә

Әйтик, ишегалдында иммерсив, ягъни тамашачылар белән бергә куела торган спектакль. «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте нәкъ менә әлеге чараны республиканың берничә районында уздырырга тәкъдим иткән. Һәм әлеге проектка 500 мең сум акча биреләчәк.

– Мондый спектакльдә һәр тамашачының үз роле була. Шул рәвешле, күршеләр бер-берсе белән аралашып, бәлки, ниндидер уртак проблемаларны да хәл итәр иде, – ди «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары советының башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова. – Әлеге проектны тәкъдим итүебезнең тагын бер сәбәбе бар. Һәркем спектакль карар өчен театрга йөри алмый. Кемнеңдер җае чыкмый, кемнеңдер мөмкинлеге булмый.

Шулай итеп, мондый спектакльләрдә Ютазы, Әлки, Тәтеш, Мөслим, Тукай һ.б. районнарда яшәүчеләр катнаша алачак.

– Без кешеләр белән күп аралашабыз, районнарда да күп йөрибез. Бүген халыкка аралашу культурасы җитми. Бу аңлашыла да: күпләр күпфатирлы йортларда яши. Билгеле инде, андый очракта күршеләреңне белеп бетерү, аларның барысы дә белән аралашып яшәү мөмкин түгел. Әмма ара-тирә булса да күрешеп, очрашып, бергәләп чаралар уздырып яшәргә кирәк, – диде Алсу Тарханова, әлеге бәйгенең әһәмиятен ассызыклап.

«Күрше» бәйгесендә җиңүчеләрне 14 июльдә Чаллыда бүләкләячәкләр. Шунда ук алар өчен укулар да уздырылачак, чаралар үткәрү өчен кирәк булган әсбаплар да таратылачак. Ә чаралар үзләре 15 июльдән алып 30 сентябрьгә кадәр уздырылырга тиеш. Аларның барысы да «Татарстанда җәй» проекты сайтына куелачак.

Бәйгегә Татарстанның барлык районнарыннан да гаризалар килгән. Алар арасында аеруча активлары:

  • Чаллы – 109 гариза
  • Казан – 92 гариза
  • Әлмәт районы – 43 гариза
  • Түбән Кама районы – 29 гариза
  • Менделеевск районы – 22 гариза
  • Арча һәм Лениногорск районнары – 19 шар гариза
  • Алексеевск һәм Буа районнары – 15 шәр гариза

Сүз уңаеннан, 2020–2024 елларда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 5174 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндерелгән. Барлыгы 44 миллиард сумлык эш башкарылган. Былтыр программа кысасында республиканың 32 муниципаль берәмлегендәге 836 ишегалдын яңартканнар. 2025 елда 679 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре