Газетага язылу

9 декабрь – Ватан Геройлары көне

Россия Герое исеме 1992 елның 20 мартында гамәлгә куела. Якташларыбыз арасыннан бу мактаулы исем беренчеләрдән булып Чечняда батырлык күрсәткән Александр Супонинскийга һәм Алексей Кораблевка бирелә.

Тәмуг уты

Чирмешән районының Шешминка авылында туып үскән Александр Супонинский мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай совхоз-техникумында укый. Техник-механик белгечлеге алып чыга. Бүген Әлмәттә яши. Бу шәһәрдәге 16 нчы мәктәпкә 2007 елда аның исеме бирелә.

Александр Супонинский Геройлар көнендә гадәттә 104 нче Кызыл байраклы гвардия парашют-десант полкының 6 нчы ротасында бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә ала. 2000 елның 29 февралендә аларның ротасы Чечнядагы Шатой районының Улус-Керт авылы янындагы 776 нчы биеклектә күпсанлы боевиклар төркеме һөҗүменә каршы тора. Бу бәрелештә 90 сугышчыдан бары тик 6 сы гына исән кала. Алар арасында Александр Супонинский да була.

Александрны хәрби хезмәткә 1998 елда алалар. Хәрби комиссариатта аны шундук десантчы итеп билгелиләр. Балачактан килгән хыялы шулай итеп тормышка аша егетнең, шатлыгына чик-чама булмый. Легендар Чернигов дивизиясенә эләккәнен белгәч, горурланып та куя: сер бирмәскә, тырышып хезмәт итәргә үз-үзенә ант бирә. Хәрби ант кабул иткәннән соң өч ай үтүгә, «кайнар нокта»га, Чечняга җибәрүләрен сорый. Аның үтенечен берсүзсез канәгатьләндерәләр.

6 нчы рота солдатлары боевиклар белән беренче тапкыр 8 февраль көнне бәрелешә. 29 февральдә аларны 776 нчы биеклеккә күчерәләр. Бурыч – Аргун тарлавыгы аша дошманга юлны ябу. Разведка хәбәр иткәнчә, ул вакытта тарлавык аша боевикларның Хаттаб җитәкчелегендәге зур төркеме үтәргә тиеш була. Тик аларның саны көткәннән шактый күбрәк – ике меңгә якын булып чыга. Ә безнекеләрнең саны 15–20 тапкыр азрак. Десантчылар, боевикларны «казан»да калдырырга теләп, уңайлы позициягә урнашалар. Моны аңлап алган Хаттаб биеклектәге бөтен кешене юк итәргә боерык бирә. Десантчылар өстенә ут ява. Алар ахырга кадәр көрәшә. Боевиклар бик якын килә, әмма солдатлар шул хәлдә дә позицияләрен сакларга тырышалар. Сафлар сирәгәя. Тарлавык томан эчендә кала, вертолет, самолетлар десантчыларга ярдәмгә килә алмый. Бу вазгыятьтә хәтта артиллерия дә көчсез булып кала. Караңгы төн дә ярдәм итә алмый аларга. Яралануы һәм контузия алуына карамастан, Александр Супонинский ахырга кадәр дошманга каршы тора. 6 нчы ротаның тагын 22 десантчысына Россия Герое исеме бирелә. Чирмешән егете алар арасында бу дәрәҗәгә исән килеш лаек булган бердәнбер кеше була. Ул башта Моздок, аннары Тверь госпиталендә дәваланганнан соң, яңадан сафка баса.

Тау битендә 

Россия Герое исеме бирелгәндә Алексей Кораблевка нибары 20 яшь була. Чистай районының Галактионово авылында туып үскән егет 1998 елда армия сафына чакырыла. Ә аңа кадәр Чистай сәгать заводында слесарь булып эшли. Ул бүген дә Чистайда яши. Гаиләсе белән дүрт бала үстергән. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Бүген Алексей Кораблев Чистайда Чечня һәм Әфган хәрби хәрәкәтләре ветераннарының «Патриот» оешмасын җитәкли, аларның мәнфәгатен кайгырта. Мәктәпләргә, төрле оешмаларга очрашуларга йөри.

Алексей 58 нче армиянең мотоукчы полкында хезмәт итә. 1999 елның октябрендә аларның подразделениесен Чечняга күчерәләр. Алексей Кораблев полкташлары белән берничә катлаулы операциядә катнаша. 2000 елның 14 гыйнварында разведка төркеме белән ныгытылган мотоукчылар взводын боевиклар камап ала. Шали районындагы Дуба-Юрт авылы янындагы сугыш берничә сәгатькә сузыла. Инде корал да бетеп килә. егетләрне зур ташлар асылынып торган текә тау битенә китереп кысрыклыйлар. Шул чакта командирлары аларга якындагы чокыр аша чигенергә боерык бирә. Бу – котылуның бердәнбер юлы була. Чигенү юлындагы иптәшләрен дошман утыннан сакларга Алексей Кораблев белән отделение командиры кала. Алар төнгә кадәр боевикларны тоткарлыйлар. Соңгы патронны аткач, караңгылыктан файдаланып, үзләре дә чокырга «чумалар». Анда яраланган офицер-разведчикка юлыгалар, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтәләр. Кораблев, яралы офицерны күтәргән килеш, командиры белән бер тәүлек буена үзебезнекеләр ягына чыгу юлыннан атлый. Частька кайтып җиткәндә, бүләкләү кәгазенә кул куелган була инде. Тик анда, үлгәннән соң, дип язылган. Чөнки төнлә белән Кораблев пулеметының тавышы кинәт кенә туктап кала. Чигенү юлындагы иптәшләре, икесе дә һәлак булганнардыр, дип уйлый. Шулай итеп, бүләкләү кәгазен яңадан язарга туры килә. Россия Герое исеме аңа 2000 елның июнендә бирелә.

– Мин үземне герой дип санамыйм, санамадым да. Бу бүләк минеке генә түгел, бәрелешләр вакытында башын салган хезмәттәшләремнеке дә. Аларның берсе дә чигенмәде, куркып та калмады, – ди Алексей Михайлович.

Ул бүген дә хезмәттәшләре белән аралашып тора. Арада үзләре теләп махсус хәрби операция зонасына китүчеләр дә бар.  

Ватан Геройлары көне 2007 елның февралендә барлыкка килә. Бу көнне Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларына, Изге Георгий, Дан орденнары кавалерларына хөрмәт күрсәтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре