9 нчы сыйныфтан соң көллиятләргә китүче яшьләргә имтихан санын киметү нәтиҗә бирерме?

Дүрт урынына икәү генә! 9 нчы сыйныфтан соң урта һөнәри уку йортларына барырга җыенучылар өчен имтихан санын киметтеләр. Дөрес, барлык төбәкләрдә түгел. Әлеге яңалыкны тәҗрибә рәвешендә берничә төбәктә генә керттеләр. Хәзер ул исемлек зурая һәм аңа Татарстан да өстәлә.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга дүрт фәннән имтихан тотарга туры килә. Шуның икесе – рус теле һәм математика мәҗбүри, ә тагын ике фәнне егетләр һәм кызлар үзләре сайлыйлар. Ә инде икегә калганда, аттестат алу өчен бары рус теле һәм математика да җитәчәк. Имтихан бирү өчен кирәкле фәннәрнең кимүе тугыздан соң аттестат алучылар һәм көллияткә керүчеләр санын арттырачак дип өметләнәләр. Унынчы сыйныфка күчүчеләр өчен исә дүрт имтихан калачак. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, әлеге тәҗрибәне тагын берничә елга озайтачаклар. Ни өчен дигәндә, бер генә ел эчендә аның нәтиҗәсе турында әйтү кыен.

Ә безнекеләр әзерме? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында исә әлегә проектны тормышка өчен норматив документларның булмавын әйттеләр. «Федераль законга әле үзгәрешләр кертелмәгән. Хәзерге вакытта Мәскәүдә моны эшләү этабы бара», – диделәр «ВТ» хәбәрчесенә.

Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов, имтихан биргәндә укучыларның үзенчәлекләренә игътибар бирү, кирәк дип саный.

– Әгәр укучы 10 нчы сыйныфка калып, профиль юнәлеш сайлаган икән, аның шул фәннәрдән сынау бирүе кирәк. Әгәр ул һөнәр үзләштерергә җыенса, аңа ике имтихан артыгы белән җитәдер, – ди Айдар Шәмсетдинов. – Бездә филология профиле булгач, татар теленнән имтихан бирүчеләр дә күп. Инглиз телен укучыларның 90 проценты тапшыра. Укучыларның күбесе 10 нчы сыйныфка укырга кала. Монда шулай ук төрле караш бар. Кайбер әти-әниләргә, баласы укуны үзләштерә алмаса да, унынчыга калдыру яклы. Чынлыкта, андыйларга техникумнарда һөнәр сайлау яхшырак булыр иде.

Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау мәктәбендә бүген 33 бала белем ала. Шуларның алтысы – 9 нчы сыйныф укучылары.

– Тугызынчы сыйныфтан китүчеләргә ике фән дә җитә. Имтиханга әзерләнү күп көч таләп итә. Ике генә булганда җайлырак. Әле бит башка фәннәрне дә өйрәнәселәре бар. Алар бит техникумнарга аттестатның уртача баллы буенча укырга керә. Яхшы укысалар, бюджет бүлегенә керү мөмкинлеге дә югарырак, – ди Тубылгы Тау мәктәбе директоры Нәфисә Хөсәенова. – Без укуын унынчы сыйныфта дәвам иттерергә теләге булганнарга уку йортына керү өчен кирәкле имтиханнарны тәкъдим итәбез. Быелгы укучылар химия, биология, информатиканы сайлады. Ә инде техникумнарга баручыларга җиңелрәк фәннәрне сайларга киңәш итәбез. Узган ел тугызны ике генә укучы тәмамлады. Берсе техникумга китте, берсе унга калды. Гадәттә күбесе һөнәри уку йортларына китәргә тырыша.

Ике имтихан да җитә дигән фикерне авылда яшәүче әти-әниләр дә хуплый. Алар фикеренчә, имтиханнарны кыскарту яшьләрне авылга тарту өчен дә әйбәт.

– Бик дөрес гамәл. Укыйсы килгәне болай да укый инде аның. Балаларны әллә нинди сынаулар белән аптыратырга кирәкми. Туган җирендә калырга теләгәне калсын. Авыллар бетеп бара бит. Кемдер техника, кемдер мал-туар ярата. Әлеге яшьләр шундый һөнәрләр алып, авылга хезмәт итәр иде, – ди Чүпрәле районының Чәке авыл җирлеге агрономы, ике бала атасы Илдар Усманов.

Татарстанда 100 дән артык урта һөнәри уку йорты санала. Узган уку елында алардан 84 меңнән артык студент белем алган. Республикада 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 58 проценты техникумнарга укырга керә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре