«Сериал төшерү суга сикергән кебек»
Яңа сериал төшерүне режиссер Александр Далматовка ышанып тапшырдылар. Бу – аның «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы белән икенче зур хезмәте. Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» сериалын тамашачы яратып карады. Күптән түгел «Ай булмаса, йолдыз бар»ның беренче сериясен «Мир» кинотеатрында журналистларга һәм татар зыялыларына тәкъдим иттеләр.
Телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов премьера алдыннан: «Туфан абый – атаклы драматург. Аның әсәре буенча эшләү кызыклы да, авыр да булды. Авторын да калдырырга, бүгенге көнгә дә яраклаштырырга кирәк. Бу сериалны яшьләр дә карар дип өметләнәбез. Кызыксынып Туфан абыйның әсәрен дә алып укысыннар иде. Менә шундый фильмнар аша да язучыларыбыз мәңге яшәсен, дибез. Максатыбыз шундый. Үзем карадым, миңа ошады. Тамашачыларга да ошар дип ышанам. Һәр сериал суга сикергән кебек: я син башың белән төпкә тиясең, я тирәнрәк чумасың», – дип үз уйлары белән бүлеште ул.
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән төшерде. «Мир» кинотеатрына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов үзе дә килгән иде. Ул: «Мондый сериалларны төшерү – туган телебезне, милләтебезне саклауның бер алымы. Милләт яшәсә, республикабыз да яшәячәк. Үзебезнең мохитебезне туган телебез һәм милли яшәү рәвешебез, эчтәлек белән тутырырга тырышабыз. Әлеге сериал да, башка йөзләгән проектларыбыз да халкыбызны телебезгә, матурлыкка күбрәк тарту өчен эшләнә», – дип белдерде. Илшат Әминов Марат Әхмәтовка сериалның барлык серияләре дә кергән флешканы бүләк итте.
«Тагын бераз карыйк инде»
Төп рольләрне Тинчурин театры артисты Артем Пискунов (Мирзанур), Әлмәт театры артисты Диләрә Фазлыева (Мәдинә), Камал театры артисты Алмаз Борһанов (Мансур) башкара. Фильмда шулай ук артистлар Хәлимә Искәндәрова, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Рәйхан Габдуллина, Эмиль Талипов, Люция Хәмитова, Рөстәм Галиев, Энҗе һәм Илфат Камалиевлар, Энҗе Шиһапова һәм башкаларны күреп була.
Артем Пискуновның тамашачы тагын бер сәләтле ягын ачачак. Сериалда ул иҗат иткән җырлар яңгырый. Аның әле мондый күләмле кинокартинада төп рольне уйнавы беренче тапкыр гына. Үзе өчен генә дип язган җырларының да керүе көтелмәгәнрәк була. «Фильмда минем 6–7 җыр яңгырый. Алар очраклы гына эләкте. Саша белән съемкалардан кайтканда, мин җырлар да язам дигәч: «Тыңлат әле», – дип сорады. Тыңлагач: «Әйдә кулланабыз», – ди. Мин бит аларны үзем өчен генә яза идем. Ә ул: «Бу җырлар туры килә, нәкъ менә кино өчен эшләнгән кебек, эстрада җыры түгел. Синең образга да туры килә», – диде. Шатланып риза булдым. Күптән куен дәфтәрендә тузанланып яталар иде», – дип хисләре белән уртаклашты артист.
Бер серияне карап кына ниндидер нәтиҗә ясап булмый, әлбәттә. Монда әле күбрәк геройлар, аларның холыклары белән таныштык. Татарстанда яшәүче кеше генә аңлый торган юмор, канатлы сүзләр сериалга үзебезнеке дигән бер хис өсти. Анда шулай ук татар кешесенә хас булган аралашу үзенчәлеге дә үз урынын алган. Әлбәттә инде, мәхәббәт, яшьлек дәрте, студентлар тормышы – барысы да чагылыш таба. Һәрвакыттагыча, иң кызык урында фильм тәмамланып куйды. Залдагы халык тагын карыйсы килеп шаулашып алды. «Тагын бераз карыйк инде», – диючеләр дә булды.
Равил Шәрәфиев әманәте
Беренче серияне Туфан аганың кызы Әлфия Миңнуллина да карады. «Әтинең әсәрләре дөнья күрә икән, мин моңа шат кына. Әлбәттә, бер шартым бар: автор үзе уйлаган, язган фикерләре бозып күрсәтелмәсен иде», – ди ул. Беренче сериясен ошатты. «Мин сериалларны карарга яратмыйм. Ләкин бүген рәхәтләнеп карадым. Аны төшерүчеләргә зур рәхмәт», – диде Әлфия ханым.
Режиссер Александр Далматов эшенә инде беренче сериядән үк күпмедер бәя биреп була. «Александрның үз стиле. Язмышларны бер җепкә тезеп бирә белүе ошый. Чынбарлыкны чагылдыра ала. Актерлар белән эшли белә. Аның иҗат юлында ТНВ белән тандемда эшләү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу яшь режиссер өчен мөһим. Татар киносында бик яхшы режиссер туып килә һәм мин моны ихластан әйтәм», – дип белдерде Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфаров.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев режиссер Александр Далматовка Истанбулда узган фестивальдә үзенә бирелгән статуэтканы тапшырды. «Мин Александрга зур өметләр баглыйм. Фильмнар төшерү өчен аның бөтен кирәкле сыйфатлары да бар, ул – булдыклы егет. Ни өчен мин бу статуэтканы Александрга бирәмме? Безнең әлегә кино музее юк. Ул булганда, мин инде булмам. Александр тапшырыр», – диде. Моны Равил Шәрәфиевнең татар киносының киләчәгенә зур өмет баглавы дип кабул итәргә кирәк.
Александр Далматов сериалның барлыкка килүендә зур ярдәм күрсәткән өчен Марат Әхмәтовка һәм Илшат Әминовка зур рәхмәтен җиткерде. «Бу гади генә мелодрама түгел. Җәмгыятькә эндәшү шикелле кабул итәргә кирәк. Гаилә мөнәсәбәтләре, мәхәббәт хисләреннән тыш, монда зур проблемалар күтәрелә. Гаилә, тел, мәдәният һәм белем алу, тәрбия темалары да килеп керә. Сериал күбрәк яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән. Аның ахыры өмет белән, бәхетле бетәчәк», – диде режиссер. Сериал гына түгел, татар кинематографиясенең дә алга таба язмышы бәхетле булсын иде. Төрек сериалларына алмашка үзебезгә хас темалар күтәрелгән үзебезнең фильмнарны тәкъдим итәр вакыт җитте. Инде тәҗрибә дә, иҗади мәйданчык та, ярдәм дә бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез