Быел республикада ай ярым вакыт эчендә балалар арасында 12 суицид очрагы теркәлгән, 5 есенең гомере өзелгән.
Ишетә белик
«Татарстанның 1390 мәктәбендә 512 мең бала укый. Бүгенгә мәгариф системасы катлаулы вазгыятьтә яши. Мәктәпләр профилактик эш алып бара, ләкин әти-әниләр ярдәменнән башка без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Баланы нәкъ менә гаилә тәрбияли. Әти-әни баланың мәктәпкә ничек йөрүен, аның әзерлеге нинди булуын, үз-үзен тотышы ничек үзгәрүен яхшы белергә тиеш. Шулай ук баланың интернетта, социаль челтәрләрдә күпме вакыт уздыруын, кем белән аралашуын, нәрсә белән кызыксынуын белеп торырга кирәк», – диде Илсур Һадиуллин,
Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиятдинов сүзләренә караганда, 2025 елда республикада үз-үзләренә кул салу сәбәпле 12 баланың гомере өзелгән. Якты дөнья белән хушлашырга җыенган тагын 100 баланың гомерен саклап кала алганнар. Табиб билгеләп үткәнчә, гадәттә үзе теләп дөньядан китү очраклары күбрәк 13-15 яшьлек үсмерләр арасында күзәтелә икән. Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев исә: «Суицид һәм психоактив матдәләр белән агулану очраклары катгый контрольдә тотылырга тиеш, алар турында кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк», – дип белдерде.
Мәгариф һәм фән министрлыгында да быел балалар арасындагы суицид очракларының яртысыннан артыгы даруларны рөхсәтсез куллану аркасында килеп чыкканын әйтәләр. Белгечләр үсмерләрнең үз-үзләренә кул салуын гадәттә гаилә, мәктәп, дуслар арасындагы проблемалар, җавапсыз мәхәббәткә бәйләп аңлата. Яшьләр үзләренә гаеп тагуларны да кабул итә алмый икән. Сыйныфташлары тарафыннан әйтелгән сүз дә үлемгә сәбәпче булырга мөмкин.
Саклап калалар
Казанның Мәскәү районындагы бер гимназиядә 5 нче сыйныфта укучы малай бу адымга сыйныфташлары белән уртак тел таба алмау аркасында бара. Гимназиядә балаларны математика һәм гуманитар фәннәр юнәлешендәге сыйныфларга бүлү гадәте була. Шул сәбәпле, малай бергә укыган дусларыннан аерыла. Моны ул бик авыр кичерә. Һәр фәннән аерым укытучы керүе дә борчу өсти. Әти-әниләре, уллары юктан проблема ясап йөри, дип саный. 11 яшьлек баланың хәлен аңлаучы табылмый. Малай моны үзенчә хәл итәргә була. Ул, гимназиянең өченче катыннан сикерергә дип, тәрәзә ача. Бәхеткә, шул вакытта унынчы сыйныф кызлары аны күреп коткарып кала. Бу очракта психологлар, әти-әниләр балалар белән сөйләшә, тыңлый һәм ишетә белми, дигән фикерне алга сөрә.
Игътибарлы булыйк!
Академик В.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең тәүлек буе эшли торган «Сердәш 129» медицина-психология хезмәте белгече Людмила Невоструева өлкәннәргә игътибарлырак булырга киңәш итә.
– Беренче чиратта, баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк. Начар укый башласа, төшенкелеккә бирелеп, беркем белән дә аралашмаса, теләсә кайсы сорауга «миңа барыбер» дип җавап бирсә, аны гаепләргә ашыкмагыз. Күп кенә әти-әниләр: «Тагын нәрсә җитми инде сиңа?» – дип орышырга ярата. Кызганыч, әти-әни балада авыр депрессия башлангач кына психологка яки табибка мөрәҗәгать итә. Бу – бик зур проблема. Балага вакытында ярдәм күрсәтеп өлгерергә телисез икән, мондый нәрсәләргә күз йоммагыз, – ди Людмила Невоструева.
Ата-аналар ни уйлый?
Арчада яшәүче Рәйханә Хәбибуллина фикеренчә, балаларның тормышы өчен ата-аналар гына түгел, ә сыйныф җитәкчесе дә җаваплы. «Чөнки бала көннең күп өлешен мәктәптә укытучы белән үткәрә. Аз гына үзгәрешне дә укытучы күреп алырга, ата-аналарга хәбәр итәргә тиеш. Шуннан ата-аналар кулларындагы телефоннарын читкә алып куеп, баласы белән аралаша башласа, мондый үлем очраклары кимер иде», – ди озак еллар укытучы булып эшләгән ханым.
Отставкадагы полковник, ике бала атасы Дамир Гарифҗанов хәзер балаларның үзләренә шөгыль таба алмавына ишарәли. «Без урамнан кайтып керми идек, караңгы төшкәч әниләр эзләргә чыга иде. Хәзер урамда уйнаган бер баланы күргәнегез бармы? Һәрберсе бикләнеп өйдә утыра. Шуңа да балалар бер-берсе белән аралаша, сөйләшә, үз проблемаларын хәл итә белми. Беренче авырлык килгәндә үк югалып кала. Проблемадан чыгу юлын табып булмый дип саный. Ата-аналар һәрвакыт эшләде, хәзер дә, элек тә. Безне дә сөеп кенә үстермәделәр, ләкин без һәр ситуациядән чыгу юлын эзләп таба идек», – дигән фикердә ул.
3 бала анасы Гөлназ Фатыйхова фикеренчә, әти-әни баласы беләнм шөгыльләнми икән, алар башкалар кулына эләгәчәк.«Хәзер бала сөйләшә башлаганчы ук телефон белән эшләргә өйрәнә. Үзебез тынычлыкта утыру өчен кулына телефон тоттырабыз. Хастаханәләрдә игътибар иткәнегез бармы? Әни дә, бала да телефонда. Бер кем дә вакыт узсын дип баласы белән уйнамый. Хәзер балаларны без түгел, ә интернеттагы блогерлар, өч көнлек психологлар тәрбияли. «Син үзеңне генә яратырга тиеш» янәсе. Моны яшүсмерләргә дә сеңдерергә тырышалар. Менә шул үзләрен генә яраткан яшьләр беренче авырлык белән очрашкач та югалып кала. «Кем гаепле?» дигән сорауга җавап бирү дә авыр. Ата-аналар, мәктәп, мәгълүматның кирәгеннән артык күп булуы, һәр әйбердән шоу ясарга ярату, балаларны артык иркәләү, бар авырлыкны үз өстебезгә алу, хәтта илдәге вәзгыять тә сәбәпче була ала», – ди ул.
Ничек булышырга?
Тыңларга. «Була торган хәл», «Уза ул, бетә ул», – дияргә түгел. «Мин сине тыңлыйм», – дип, уй-кичерешләрне сөйләргә мөмкинлек тудырырга кирәк.
Сөйләшергә. Мәсьәләне ачык рәвештә, уртага салып сөйләшү – нәтиҗәле ысул. Ул борчылу хисен баса.
Игътибарлы булырга. Вак-төякләргә, кәеф үзгәрешләренә, кешенең үз-үзен тотышына күз йомарга ярамый.
Өмет уятырга. Төшенкелеккә бирелгән кешенең еш кына таяныр ноктасы булмый. Мондый чакта үз фикереңне көчләп тагучы түгел, ә аңлаучы кеше булырга кирәк.
Үзегезнең яки балаларыгызның борчулары булганда, психологик яктан белгеч ярдәме кирәк чакта, «Сердәш 129» ашыгыч психологик ярдәм хезмәтенең 8 (843) 279-55-80 номеры буенча «кайнар линия»сенә шалтырата аласыз.
Фикер
Казандагы «Гадел» мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Бакиров:
– Әти-әни баласына дөрес тәрбия бирмәгән өчен Аллаһ каршында җавап тотачак. Баланы тәрбияләү сабый дөньяга килгәч түгел, ә никах укылган көннән башлана. Ирнең хатынына хөрмәте, хатынның ирне олылавы – үзе бер тәрбия. Һәр бала дөньяга иман белән килә. Сабыйга, беренче чиратта, уенчык та, матур киемнәр дә түгел, ә әти-әнисенең яратуы, назы кирәк. Хәзерге заманда балаларга ата-ана мәхәббәте, җылысы җитми. «Синең өчен тырышам», – дип әйтү дөрес түгел. Дөнья артыннан куып, балагызны урам, интернеттагы дуслары тәрбияләргә мөмкин. Бу очракта терсәк якын, тешләп кенә булмый, дип үкенергә калу бар. Бала үзен борчыган мәсьәләне читләргә түгел, ә курыкмыйча әти-әнисенә сөйләргә тиеш. Ә безнең эш – аларны тыңлый һәм ишетә белү. Тырнак очы кадәр генә проблема да бала өчен зур фаҗига булып тоела. Ә янәшәсендә аңлый торган олылар булса, баланың психикасы да нык була, юк-барга игътибар да итми. Чөнки балалар үзләрен яклаучы, аңлаучы барлыгын тоеп яши. Бала үз-үзенә кул салуны сайлый икән, димәк, әти-әнисеннән игътибар булмаган дигән сүз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез