Газетага язылу

Җәяүләп ил гизүчеләр: «Машинада андый матурлыкларны күрмисең»

Рәхәт яшибез! Телисең икән – машинага, теләсәң, поезд яки самолетка утырасың да, Җир шарының теләсә кайсы ноктасына барып җитәсең.

Тик менә бүгенге геройларыбыз – шушы рәхәтлекне читкә куеп, үз аякларында ил гизүчеләр. Кирәк булганга түгел, ә күңел кушканга сәфәргә кузгала алар.

Җәяүләп – Иерусалимга

«Бер дә җәяү йөрергә яратмыйм. Күрше йорттагы кибеттән азык-төлекне дә өйгә курьерлар гына алып килә», – дип көлә Казанда яшәүче Никита Кузнецов. Әмма бүген ул 4854 чакрым араны җәяү үтеп, Иерусалимга кадәр барып җитүе белән мактана ала.

Никита – 28 яшьлек гади Казан егете. Сәяхәткә кузгалганчы Казанның Транспорт комитетында эшләгән. Моңарчы бер тапкыр да ерак юлга җәяү чыкканы булмаган аның. Гомумән, җәяү йөрергә яратмаган Никитаны әлеге адымга нәрсә этәрде икән соң?

 – Биш ел элек Төркиягә һәм быел Таиландка бардым. Әмма самолетка утырып очтым, утырып кайттым. Сәбәбе дә гади – ял итәр өчен, – дип сөйли ул. – Ә җәяүләп Иерусалимга кузгалуыма бернинди аңлатма юк.

Май аенда Никитаның башында «Иерусалимга җәяү барып җитеп буламы икән?» дигән уй туа. Шул уй аңа йокларга да, ашарга да ирек бирми башлый. 10 көн буе әлеге сорауга җавап уйлап йөри ул һәм, ниһаять, таба: барып карарга кирәк!

– Ни өчен нәкъ менә Иерусалимны сайлавымны да аңлата алмыйм. Йөрәк шулай кушты. Мин артык дини кеше түгел, шуңа күрә әлеге адымым дингә бәйләнмәгән. Әмма Аллаһы Тәгаләнең бер булуына чын күңелдән ышанам, – дип аңлата Никита. – Хәзер рәхәт бит: машина яки самолетка утырасың да, санаулы сәгать эчендә тиешле урынга барып җитәсең. Ә элек... Элек тә барганнар. Авырлыклар аша үтеп, вафат булып калсалар да, сәяхәткә чыгарга батырчылык иткәннәр. Шуңа күрә миңа ахыргы нокта түгел, ә менә шул ноктага илтә торган юлны үтү мөһим иде. Элеккеге кешеләрнең ниләр кичергәнен аңларга тырыштым.

Дүрт көн әзерләнгәннән соң, 15 майда юлга кузгала егет. Әзерләнү дигәне: искерми торган азык-төлек, яңа аяк киеме, палатка һәм турист кирәк-ярагы сатып ала ул. Тәҗрибәле сәяхәтчеләр сыман үтәсе юлны да өйрәнеп утырмый, тота да машина юлы буйлап сәяхәткә чыга. Бер атнадан Ульяновскига барып җитә. Әлеге шәһәр – сынау ноктасы. Монда кадәр исән-имин барып җитә алган икән, димәк, ул бу сәяхәткә чыннан да әзер, дип уйлый егет һәм юлын дәвам итәргә була.

– Юл сине яхшылап сыный. Юлда бары син һәм синең уйларың гына. Үз-үзеңне яхшырак белергә, Аллаһка якынаерга менә дигән сәбәп тә, – ди Никита. – Машина яки самолетта барганда, без яныбызда кем һәм нәрсә булганын күрмибез, ә җәяүләп барганда, һәр тавыш, һәр кеше – синең күз алдыңда.

204 көн

Нәкъ менә шуның кадәр вакытын сәяхәткә сарыф итә егет. Бер дә үкенми, чөнки онытылмаслык хатирәләр һәм, иң мөһиме, хис-кичерешләр белән яши ул хәзер. Өстәвенә аның сәяхәт дәфтәренә тагын дүрт чит ил һәм 24 шәһәр кереп сыенган. «Яңа шәһәргә аяк басуга күңелгә рәхәтлек йөгерә. Яңа шәһәр – яңа тарих дигән сүз», – дип уртаклаша Никита.

200 дән артык көннең берсе икенчесен кабатламаса да, артык төрлелек белән мактана алмый сәяхәтче. «Ашау бер, юл бер», – дип елмая ул.

– Күбрәк тиз пешерелә торган токмач ашарга туры килде. Ризыкны төрләндереп була булуын, әмма минем моның өчен күп вакытымны сарыф итәсем килмәде, – ди егет. – Җай чыкканда, юл кырыенда урнашкан кафега да кереп ашадым, кунакханәдә дә төн кундым. Сәяхәткә акчасыз кузгалмадым, әлбәттә. Әмма акчаны җилгә очыру белән мавыкмадым. Мөмкин кадәр кысыбрак тотарга тырыштым.

204 көн буе Никита үзенең җилкәсендә 20 килограммнан артык йөк өстери. Анда йокы капчыгы да, газ баллоны да, башка кирәк-ярак та төялгән. Һәрберсе кирәкле, монысы кирәк түгел дип, ташлап калдыра торган түгел. Шуңа күрә бу сәяхәтнең организм һәм сәламәтлек өчен дә зур сынау булуын яшерми егет. Иерусалимга барып җиткәнче, ул 10 килога ябыга. Көненә 30–40 чакрым араны җәяү үтү дә үзен сиздерә – сәяхәтченең буыннары сызлый башлый. Вакыт үткәч тә, үзен сиздерми калмас, дигән фикердә сәяхәтче. «Әлбәттә, мин моны белдем. Белә торып, үзем ризалаштым, беркем дә мәҗбүр итмәде. Моның өчен миңа бернәрсә дә бирелми, теләсәм, кире кайтып та китә ала идем», – ди егет. Һәр авырлык аңа, киресенчә, көч кенә өсти. Чик аша узганда паспорты һәм документлары тәртиптә, әмма иң курыкканы – кыргый җәнлекләр белән очрашу була. Әмма эт, мәче, елан һәм кимерүчеләрдән кала, юлында бернинди җанварлар очратмый ул.

– Һәркайда мине елмаеп каршы алдылар. Һәркем ярдәм кулы сузарга, су һәм ризык белән тәэмин итәргә ашкынып торды. Ниндидер усаллык, тискәре караш белән бер тапкыр да очрашмадым. Киресенчә, һәр кеше үзенә кунакка дәште, ял итеп чыгарга тәкъдим итте, – дип елмая хәзер үткәннәрне искә төшереп Никита.

Нәкъ менә шул кешеләр, яңа танышулар аның күңелендә истәлекле эз калдырган. Хәтта Гыйракта да аңа бары тик шәфкатьле кешеләр генә очраган. Күпләр өчен бу ил сугыш, җимереклек сүзләре белән тәңгәл. Ә Никита өчен әлеге ил бөтенләй башка яктан ачылган. «Юклыкта яшәсәләр дә, соңгы сынык ипиен миңа бирергә әзер кешеләр күп иде. Шаккаттым. Яхшылыкның милләте дә, иле дә юк икән», – дип уртаклашты ул социаль челтәрләрендә.

Сүз уңаеннан, сәяхәттәге һәр көне һәм хис-кичерешләре, күргән һәм очраткан кешеләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашып барды Никита Кузнецов. Шуңа да бүген ул – танылган сәяхәтче-блогерлар сафында.

4 декабрьдә Никита соңгы ноктага – Иерусалимга аяк басты. Әлеге яңалыкны иң беренче булып аның социаль челтәрләреннән ишеттек. Бүген исә ул бай тарихлы изге урыннарга сәяхәт кыла. Иерусалимга нәкъ менә җәяүләп килүенә шатланып туя алмый. Һәр чакрымын, һәр авырлыгын үз аякларында, җилкәсендә тойган егет 13 декабрьдә туган ягына кузгалачак. Самолетта, билгеле. Ни дисәң дә, аяклары тимер түгел шул.

Велосипедта – Уфага

Җәяүләп түгел, әмма велосипедта сәяхәт итәргә яратучылар арасында «Болгар радиосы» алып баручысы Фаил Гыймадов та бар. Ул эшкә дә ешрак ике тәгәрмәчле «дус»тына атланып йөри. 2021 елда исә Казаннан Уфага сәфәр кылды.

– Мин велосипедта йөрергә яратам. Аннары, эштән ике атна ял биргәннәр иде. Чит илгә чыкмадык, ә өйдә ятасы килмәде. Аңарчы ерак юлга кузгалганым булмады, әмма андый хыял бар иде. Бер яктан, үземнең яраткан шөгылем булса, икенче яктан, үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек тә булды, – дип уртаклашты велосәяхәтче.

Фаил абыйның йортыннан Уфага кадәр навигатор 560 чакрым араны күрсәтә. Алдан әзерләнеп, палатка һәм кирәк-яракларны җыеп, юлга кузгала ул. Сәфәргә дүрт көнен сарыф итә. Казанга автобус белән әйләнеп кайта.

– Монда физик һәм рухи әзерлек мөһим, башка авырлыгы юк. Тауга менгәндә, көчле җил искәндә хәрәкәтләнергә авыррак. Фуралар куркыныч. Юллар тар булган җирдә бигрәк тә. Зур йөк машиналары һәрдаим йөреп тора. Мин үзем гәүдәгә җиңел кеше, авырлыгым 60 килограмм тирәсе генә. Алар узып киткәндә, аның җиле мине кырыйга алып ата, аннары самолет шикелле үз артыннан суырып ала. Аллаһ кына саклады, берничә тапкыр миңа ышкылып диярлек узып киттеләр, – дип уртаклашты ул.

Фаил абый өчен дә әлеге сәяхәт, иң беренче чиратта – рухи һәм физик ләззәт ул. Аннары исә яңа танышлар, яңа ачышлар, аралашу, чыныгу һәм табигатьнең матурлыгын күзәтү. Бер метр араны узган саен матурлыкка сокланып, «сөбханаллаһ» дип барган ул. «Машинада андый матурлыкларны күрмисең, үзеңне аквариумда кебек хис итәсең», – ди сәяхәтче.

– Менә бер вакыйга турында сөйлим. Башкортстанга кергәч, юл кырыенда йомраннар сызгыра. Алар көтүләре белән сызгыра, мине дә шулай каршы алдылар һәм озатып калдылар. Машинада барганда, аларның өерен күрәсең, тик тавышларын тыңламыйсың, туктап сокланмыйсың. Ә мин тукталыш ясап, аларны карап, тавышларын озак кына тыңлап тордым, – ди ул. – Кайчак тукталып тирә-юнебезгә күз төшерү, аңа колак салу бик кирәк икән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре