Журналистларның хезмәт хакы 20 процентка артса да, республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк кала бирә. Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында сөйләделәр.
– Тиражларның кимүе язылу бәясенең кыйммәтләнүе һәм газета-журналларның укучыга барып җитү проблемаларына да бәйле, – дип сөйләде агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Билгеле булганча, Россия Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия почтасы» аша китерүне субсидияләү өчен социаль әһәмияткә ия вакытлы матбугат басмалары исемлеге раслана. Кызганыч, ташламалы исемлеккә Татарстанда чыга торган 56 туган телдәге басма кертелмәгән.
– Нәтиҗәдә бу милли басмаларга язылу бәяләрен 20 проценттан 36,6 процентка кадәр арттырды. Иң борчыганы шул: бер районда басмалар арасында бәя төрлелеге барлыкка килде. Без барлык милли басмаларның да мөмкинлекләре тигез булсын дип тырышачакбыз, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
Аның сүзләренчә, бүгенге массакүләм мәгълүмат чараларының йогынтысы тиражлар түгел, ә язылучылар белән онлайн һәм офлайн эш активлыгы белән үлчәнә. «Бу процесслар безне редакцияләрнең киләчәге булып тора. Алар контент булдыру һәм иҗтимагый фикер белән эшләү буенча креатив үзәкләргә әйләнергә тиеш», – дип билгеләп үтте ул.
Коллегиядә газета-журналларны шәһәрләрдә сату эшендәге авырлыкларга да тукталдылар. 2021 елда республикада 190 киоск эшләсә, хәзер алар 38 гә калган. «Аларның керемнәре сатучыларга лаеклы хезмәт хакы тәэмин итәргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә газета-җурналлар белән сәүдә итүче киосклар башка коммерция объектларына урын бирә», – дип искәртте Айдар Сәлимгәрәев.
Агентлык җитәкчесе журналистларның хезмәт хакына да тукталды, аның республика буенча уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булуына борчылуын җиткерде.
– 2025 елда без хезмәт хакын 20 процентка арттыруга ирештек. Хәзер ул якынча 65 мең сум. Эш хакы түбән булу аркасында, тармакта хезмәткәрләр саны да кими, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та бу проблемага басып ясады. Аның фикеренчә, әлеге мәсьәлә хөкүмәт һәм республика Рәисе дәрәҗәсендә фикер алышуны таләп итә.
Татарстандагы массакүләм мәгълүмат чараларының рәсми сайтларына тәүлек эчендә 332 мең кеше керә. Социаль челтәрләрдә исә 16 миллионга якын язылучы бар.
Коллегиядә Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Ул Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләрне төрле фаҗигале хәлләрне яктыртканда игътибарлырак булырга өндәде. «Әйдәгез, кеше кайгысыннан шоу ясамыйк. Журналистларның төп кагыйдәсе – җәмгыятькә мәгълүмат бирү, шуны онытмыйк», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез