Җәймә – чәй ризыгы?! Асаевлар 20 елдан артык милли ризык пешереп сата

Әйе, бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Оренбург өлкәсе татарларында нәкъ шундый исемле чәй ризыгы бар. Аның тәмлелеге... Авызда эреп тора. Борынгыдан калган милли ризыкны Яфар авылында яшәүче Асаевлар гаиләсе пешерә. Ул – хәзер аларның гаилә бизнесы. Инде 20 ел буе кечкенә генә цехларында җәймә пешереп саталар.

«Хатыным Рәисә белән 40 елдан артык гомер итәбез. Шуның яртысын бергәләп милли ризыгыбызны әзерләп сатабыз. Хәзер хезмәтебезне улларыбызга да өйрәтәбез», – ди гаилә башлыгы Радик Асаев. Хатынының сеңлесе дә апасы белән җизнәсенең эшләгәнен читтән генә күзәтеп тормый икән. Җәймәне пешерергә ул да булыша. Кыскасы, милләттәшләребезнең эшләре уңышлы бара. Оренбург җәймәсе Россия күләмендәге иң яхшы 100 ризык исемлегенә дә кергән. Өлкәдә оештырылган илкүләм бәйгедә дә беренче урынны яулаганнар. Әзер продукцияне Оренбургка, күрше-тирә авылларга, Чуашстанга, Чиләбе өлкәсенә җибәрәләр. Татарстан белән дә элемтәләрне ныгытасы килә. Шуңа күрә мөмкин булганда Казанда оештырылган азык-төлек ярминкәләренә, күргәзмәләргә дә килергә тырышалар. Мин алар белән әнә шундый күргәзмәләрнең берсендә таныштым.

Әлбәттә инде, тәмләп караганнан соң, авызда эреп тора торган мондый тәмле чәй ризыгының ничек пешерелүен дә беләсе килә. Асаевлар, рецептын сорагач, хәйләкәр генә елмаеп куя. Кем инде үз бизнесының бар нечкәлекләрен дә ачсын?! «Бу – Оренбург өлкәсенә хас ризык. Ул духовкада пешерелә. Аннары авыл каймагы белән балны бергә болгатып, һәр җәймәгә сылыйлар. Иң мөһиме авыл каймагы сыйфатлы булырга тиеш. Шул вакытта гына тәмле була ул. Җәймәне һәркем дә пешерә алмый. Безнең гаиләдә әби-бабайлардан калган рецепт бар. Элек авылларда еш пешергәннәр. Хәзер сирәк. Бездә дә пешереп караучылар булды, тик ул һәр очракта да килеп чыкмый», – ди Радик Асаев. Шуңа күрә бәйрәм, туйларга авылдашлары җәймәгә заказны аларга бирә. Татлы ризыкны, бозылмасын өчен, суыткычта катырып саклыйлар икән.

Соңгы вакытта эшмәкәр гаиләне борчый торган бер кыенлык та килеп чыккан. Чәй ризыгын әзерләүдә кирәкле төп ингредиент – авыл каймагы. Авылларда сыерлар кими. Сөт саву күләме азайгач, яңа аертылган каймакка да кытлык барлыкка килгән. Тик Асаевлар төшенкелеккә бирелә торган гаилә түгел. Хәзергә сыйфатлы каймакны кирәк кадәр табалар. Гомумән, аларның һәр эшне уйлап эшләргә күнеккәне сизелә. Шуңа күрә мин дә сүзне әкренләп чәй ризыгыннан гаилә серләренә күчерәм. «Сезнең гаиләнең ныклыгы нәрсәдә?» дигән сорауга да җавап бер: «Гаилә дә, башлаган эшең дә уңышлы, нык булсын өчен,  сабырлык кирәк. Бер-береңә түзә дә белергә кирәк», – ди гаилә башлыгы. Психологларча әйтелгән җавапны ишеткәч: «Гаилә ныклыгында ирнең роле нинди?» – дип тә сорамый булдыра алмадым. Радик әфәнде мондый төпченүгә дә исе китеп тормады. Тәҗрибәле ир икәне күренеп тора. «Ир кешегә йомшак телле булырга һәм хатын-кызны хөрмәт итәргә кирәк. Бер-береңне хөрмәт итсәң генә яшәп була. Гаиләне саклар өчен мәхәббәт кирәк. Балалар да артсын. Татар гаиләсе телне онытмасын иде. Балаларга да, оныкларга туган телне өйрәтегез, дим», – диде. Сүзләре бигрәк тәмле. Авыл каймагына гына пешерелгән җәймә ашаган абзый шул ул. Эшнең дә җаен белә, сүзнең дә тәмен тоя. Җитештергән продукцияләрен төяп күргәзмәләргә дә үзе чыгып китә. Шуңа күрә булдыклы гаилә башлыгының эше дә тәртип белән уңышлы бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре