Акча эшли берәү

Сезнең балалар эш сорыймы ул? Минем шәһәр балаларым яздан бирле эш сорыйлар менә. Өйдәге эшләр турында әйтүем түгел. Анысын ничек тә эшләмәү ягын карыйлар. Каядыр урнашып, акча эшлиселәре килә. «Аның мәшәкате тагын безнең өскә калачак, менә әйтте диярсең», – дип, кире уйлатмакчы булам. Юк инде, бер башына керткән үсмер малаеңны туктатам димә.

Акча эшли берәү
gossov.tatarstan.ru

Бездән булмагач, улыбыз җәйгә дип үзенә берничә эш тапты. Тик бер проблема бар – эшкә илтеп куярга, барып алырга кирәк булачак икән. Үзе генә барып та, кайтып та җитә торган түгел. Әйттем бит, безгә кала, дип...

Сыйныфташ малайлар да эшли, көрәштәгеләр дә ял көннәрендә барып акча эшләп кайта, дигәч, «разведка» ясар өчен, әниләренә яздым. Беләсезме, эшлим, дигән баланы эшенә илтеп кую, барып алу әле ул проблема да түгел икән. Хастаханәгә эләгергә туры килсә, «әле мин Аллага шөкер икән», дип чыгасың бит... Нәкъ шул инде менә!

Әниләр сөйли...

«Каникулда улыбыз төзелешкә урнашкан иде. Әтисе иртән «Мерседес»та эшкә илтеп куя, балакаебыз көне буе кирпеч ташый, измә изә, кич әтисе тагын машина белән килеп ала. Бергә эшләгән ирләр-атлар көлә, дип, үзе дә уңайсызлана хәтта. Читтәрәк төшеп калып, берникадәр араны җәяү йөгерә башлады. Ничек йөртмисең – эшләгән акчасы таксига китеп барса да кызганыч, бала үзеңнеке бит. Авыр физик эштән соң бала, автобустан автобуска күчә-күчә, тилмереп кайтмасын инде, дибез. Безнең бензинга киткән акча расхудка саналмый, әлбәттә».

«Улыбыз ресторанга официант булып урнашты. Озак эшләмәде, ун көннән китәргә булды. Эшләгәненә исап-хисап ясаганнар, тик беренче көннәре өчен, сыналу срогы иде бу дип, хезмәт хакы түләмәгәннәр. Бала биш мең сумга якын акча югалта дигән сүз. Үзем – юрист, әтисе – МВД подполковнигы. Проблема тиз хәл ителде. Әйбәт кенә эшләп йөри хәзер».

«Без авылда казылык ясап сатабыз. Атны чалып, эшкәртүдән башлап, әзер казылыкны кибәргә элгәнче бөтен эшен гаиләбез белән үзебез эшлибез. Балаларны да эшләтәбез. Тугызны бетергән улыбыз башны ашады бит – районга барып эшлим, брусчатка җәябез малайлар белән, ди. Әтисе казылык ясаган өчен, эшләгән өчен акча түлим, дип тә карады. Риза булмады. «Самостоятельный» буласы килде. Иртән юлда очраган машина белән районга китә, тузан, измә эчендә эшли, төшкә үзе белән алып киткән салкын ашавын ашап куя да кич кайта. Озакка җитте дисеңме? Дүрт көннән соң «иртәгә бармыйм» дип кайтты. Әтисенә генә эшкә урнашмакчы иде. «Вакансия калмады» диде ирем».

«Киңәшләшеп тә тормады, өйгә китереп бирү хезмәтенә урнашты безнеке. Булдырам, дип уйлыйлар бит алар, имеш, бездән башка да барысын да үзе белә. Бер-бер артлы әллә никадәр заказ алган. «Әни, өлгермим, отказ биреп тә булмый», – дип шалтырата, еламый гына. Нишлисең инде, бала – йөрәк ите. Эштән сорап китеп, заказларын өләшергә булыштым. Мин генәме әле?! Машинасыз өлгереп булмый – әтисен дә чакыртмый хәлебез калмады. Ишеттек инде ишетмәгәнне улым белән икебез дә... Аның каравы тәҗрибәсе бар малайның (безнеке дә!). Кыйбатка төшкән тәҗрибә...»

Нәрсә дисәң дә, бу малайлар белән чагыштырганда безнең «эшкә чыгулар» майлаган күк узды үзе. Дөрес, «шабашник» улын вакытында эшенә алып барып җиткерү өчен әтисе эшкә тагын да иртәрәк йөрергә мәҗбүр булды. Шуны әйтергә кирәк – хезмәт хакы көненә минекеннән күбрәк чыкты. Дөрес, алар авыр хезмәттә тир түктеләр: щебенка төяделәр, иске тукталышлар сүттеләр. Клавиатурада пичәтләп утыру гына түгел бу, малай!

Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дигәндәй, авыр эшнең ни икәнен белеп үсү начармыни?! Егет кешегә бер дигән! Эшлим дип торган кешене йөртерсең дә! Малай кешегә проблемаларны ясалма рәвештә махсус тудырып торырга кирәк, ди әнә танылган нейропсихолог Валентина Паевская. Аларның тормыш алып барасы, гаилә кайгыртасы бар. Тик нигәдер үзебез үк кызганабыз. Эш эшләп кеше булганыбызны онытып җибәрәбез. Барыр юлларына салам түшәргә тырышып, тәҗрибә тупларга, вакыт-вакыт маңгай тишәргә, тезләрен канатырлык итеп егылырга ирек бирмибез... Кыскасы, үз башына үзе маҗара эзләп йөргән улымны тыймаска булдым әле мин!

Җәйге эшләр тәмам. Хәзер дуслары белән интернет-кибет ачып, хушбуйлар сатарга йөриләр әнә.  «Синнән була ул, улым! Эшләп кара», – дим үзенә. Күрәселәр бар икән, дим эчтән генә...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре