Акча шәп – кызыктырмый: яшьләрне ничек авыл хуҗалыгы тармагына китерергә?

20 июньнән югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башлана. Мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызларның да, аларның әти-әниләренең дә төн йокыларын качырган көннәр бу. «Укырга кая барырга, нинди һөнәр сайларга икән?» – дип баш ватучыларга белгечләр авыл хуҗалыгы тармагына игътибар бирергә киңәш итә. Алар булачак студентларны нәрсә белән кызыксындыра?   

Акча шәп кызыктырмый 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Фән, мәгариф һәм инновацияле технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров әйтүенчә, бүген тармакта агрономнар, ветеринарлар, зоотехниклар һәм инженерлар җитми.

– Бу һөнәрләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар. Татарстанның сөт республикасы булуын исәпкә алсак, бигрәк тә зоотехниклар һәм мал табиблары тәгаен эшсез калмаячак, – диде ул.

«Союз-Агро җәмгыяте директоры урынбасары Гаяз Миңнехуҗин исә: «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә барлык белгечләргә дә эш җитәрлек», – дип өстәде.

– Барлык белгечлекләр буенча 110 процент хезмәткәрләр таләп ителә. Белеме булмаган гади слесарь-ремонтлаучы, инженердан алып оешма җитәкчесенә кадәр. Иртәгә пенсиягә чыгарга яки авырып китәргә мөмкин булган оешма җитәкчесен алыштырырдай кеше бармы? Россия, хәтта Европа һәм дөнья буенча авыл хуҗалыгы шундый проблема кичерә. Россиядә кешеләр 5–6 млрд сумлык товарлыклы сөтчелек комплекслары төзеделәр, ә баш белгеч юк. Алар зур күләмдә акча түләргә әзер, тик кызганыч, бу мәсьәләләрне хәл итәрлек әзерлекле кешеләр юк. Ә авыл хуҗалыгы бары тик эш сөючән кешеләрне генә ярата. Тармакка хезмәткәрләр җитмәү эш бирүчеләр һәм уку йортларының гына җаваплылыгы түгел. Монда барыбызга да тырышырга кирәк. Бөтен кеше дә космонавт була алмый, авылда эшләргә дә  кеше кирәк, – диде Гаяз Миңнехуҗин.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген тармакта 2 меңнән артык (игенчелектә – 1173, терлекчелектә – 998) эш урыны бар. Киләчәктә бу саннар да тагын да артырга мөмкин, чөнки республикада шушы ук сандагы яңа эш урыннарын күздә тоткан эре инвестиция проектларын тормышка ашыру планлаштырыла.

Алмаз Гамиров фикеренчә, авыл хуҗалыгы тармагына кадрлар җитмәүне хезмәт хакларының аз һәм аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсе түбән булу белән аңлату дөрес түгел.

– Бүген вазгыять үзгәрде, – ди ул. –  Ел саен хезмәт хаклары тотрыклы үсеп килә: авыл сәнәгате оешмаларында бүген уртача айлык хезмәт хакы – 58,9 мең сум, бу узган елгыдан 22 процентка югарырак. Шул ук вакытта республиканың алдынгы предприятиеләрендә 94,8 мең сум алып эшләүчеләр бар.

Хәзерге вакытта тармакта эшләүчеләрнең уртача яше 40 тан артык китә. Кадрлар җәлеп итүнең авырлыгы – үсеп килүче буынга авыл хуҗалыгы тармагының бүгенге торышын җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтә белмәүдә дә, дип саный Алмаз Гамиров.

– Әгәр без яшьләргә тармакның никадәр тиз үсүен күрсәтә алсак, бу деурбанизация процессын башлап җибәрәчәк, яшь белгечләр яшәү һәм эшләү өчен авыл җирен сайлаячак, – диде ул.

Максатчан укыту

Билгеле булганча, 20 июньнән югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башлана. Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфасын башкаручы Илшат Нуриев сүзләренчә, университет агрономия, ветеринария, урман хуҗалыгы, биотехнология, зоотехника, экология, роботлаштыру һәм автоматлаштыру, проектлау һәм АПК мәгълүмат системаларын гамәлгә кертү өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча әйдап баручы югары уку йорты булып тора. Быел көз биредә 8,5 меңнән артык студент белем алыр дип планлаштыралар, шуларның 3 меңгә якыны 1 нче курска кабул ителәчәк.

– Без студентларны практик яктан әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Алар агросәнәгать комплексының иң яхшы оешмаларында практика уза. Бу, беренчедән, тәҗрибә тупларга, икенчедән, элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә, –  диде ул.

Максатчан укытуга аерым тукталды Илшат Нуриев. Аның сүзләренә караганда, мондый нигездә укырга теләгән егет яки кыз заказчы оешма белән килешү төзи, югары уку йортында бушлай укый, уку барышында эш бирүчедән өстәмә матди ярдәм ала, практиканы шунда уза, ә инде укуны тәмамлаганнан соң, шул оешмага эшкә урнаша.

Яңа җитәкче узган елдан башлап югары уку йортларына кабул итү механизмының тулысынча үзгәртелүенә дә басым ясады. Аның сүзләренчә, заказчылар һәм эш бирүчеләр һәр елның 10 маенннан 10 июненә кадәр «Работа в России» платформасында максатчан укыту буенча үз тәкъдимнәрен урнаштырырга тиеш.

– Абитуриент 20 июньнән «Работа в России» платформасында максатчан укытуга тәкъдимнәр белән мөстәкыйль таныша, аларны өйрәнә, оешмалар белән элемтәгә керә, килешүдә билгеләнеләчәк төгәл шартлар турында сораулар бирә һәм университетка керү өчен документлар белән бергә максатчан укуга гариза бирә ала. Гаризаны кәгазьдә дә, электрон вариантта Дәүләт хезмәтләре сайты аша рәсмиләштерергә була. Әмма документларны тапшыру көненнән (1 сентябрь) соңга калырга ярамый, – дип аңлатты Илшат Нуриев.

Безгә килегез!       

Ә менә студентларны максатчан укытуга килешүләрне Татарстан предприятиеләре 14 майга кадәр генә тапшыра ала. КДАУ проректоры Андрей Дмитриев әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, гаризалар саны 40 процентка кимегән. Әгәр хәлләр үзгәрмәсә, киләсе елда максатчан юнәлештә укучы студентлар азрак булырга мөмкин.

Ә шартлар кызыгырлык. Эш бирүчеләр дә, дәүләт тә яшь белгечләрне төрле ярдәм чаралары белән җәлеп итә. Болар арасында иң саллысы – республика бюджетыннан бирелә торган 750 мең сум. Моның өстенә, килешү төзегән оешмалар да тәмле «күчтәнәчләр» вәгъдә итә. Әйтик, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында эшләүче «Союз-Агро» җәмгыяте максатчан юнәлештә укып чыгып, яңа гына эшкә килгән яшь белгечкә бер тапкыр 200 мең сум акча бирә. Моның өстенә, компания бер ел дәвамында һәр квартал саен хезмәт хакына 10 мең сум өстәмә түли.

Хәзерге көндә әлеге оешма, студентларны максатчан юнәлештә укытыр өчен, 28 килешү төзегән. Алар хәтта өметле студентларны эзләү белән шөгыльләнергә аерым белгеч тә билгеләп куйган.

– Әйе, бизнес яңа кадрларга мохтаҗ, – ди Гаяз Миңнехуҗин. – Безнең өчен хезмәткәрнең нәтиҗәле эшләве бик мөһим, чөнки киләчәктә ул компаниягә керем кертә алыр иде.

Югары уку йортында да максатчан юнәлештә укучы студентларга аерым караш икәнлеге сизелде. Әйтик, студент яки аның булачак эш бирүчесе сорый икән, КДАУ хәтта уку планын үзгәртергә һәм алар белән аерым эшләргә әзер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре