1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә җәйге лагерьлар эшли башлый. Быел анда 172 меңнән артык бала ял итәргә җыена. Юллама бәяләре 5–36 мең сум тора. Хосусый лагерьларда ял иттерү исә әти-әниләр кесәсенә шактый сугачак. Аларда юлламалар бәясе 40 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында балларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифингта сөйләделәр.
Зәлинәгә – 10 яшь. Ул Казандагы 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә белем ала. Кызчык инде җәйне көтеп тормыйча, 24 майда ук лагерьга киткән. Икенче ел “Мирас” бию коллективы белән Яшел Үзән районында урнашкан “Мирас” лагеренда ял итә.
– Балалар бию серләренә төшенә. Барлыгы – 128 бала. Лагерь тирәсе бик чиста, корпуслар яңартылган. Ашау хәләл. Юллама 26 мең сумга төште. Киемнәргә – 10–15 мең, кирәк-яракларга тагын 3 мең тотылды, – ди әнисе Ләйсән Рәфыйкова. – Балаларга биюдән тыш, төрле очрашулар, түгәрәкләр оештырыла. Отряд белән эшләр дә алып барыла. Гомумән, балаларның яллары күңелле үтә. Телефонда утырырга вакытлары юк. Әти-әниләр “Ватсап” төркемендә аралашабыз. Иртән көндәлек режим белән таныштыралар, кич белән фотохисап җибәреп торалар. 1 июнь – Балаларны яклау көнендә әти-әниләргә концерт оештырмакчылар.
Салмачы бистәсендә яшәүче Рамилә Мөхәммәтҗанова кызының ялы турында февраль аенда ук кайгыртып куйган инде. Ул “Байтик” лагерен сайлаган. 12 яшьлек кызының беренче генә баруы әле. Урын булса, августта да ял итәргә исәбе бар.
– Мәктәп яны лагерьларына күп кеше эләкмәгән дип ишеттек. Без профсоюз аша барабыз. Ай саен взнос кертеп барган әти-әниләр, юллама бәясенең бер өлешен генә түләп, ул-кызларын ял иттерә ала. Лингвистик сменага барырга булдык. Чөнки мәктәптә шундый сыйныфта укыйбыз. Балаларыбыз чит телләрне өйрәнә. Лагерьда исә чит илләрдән килгән белгечләр булачак. Шуңа күрә тәҗрибә тупларга дип җибәрәбез, – ди ул.
Балалар арасында мәчет каршында оештырган лагерьларга язылучылар да бар. Ун көн эчендә дини гыйлем туплап, ял итү нибары 3–4 мең сумга гына төшә. Ә кемдер әле юллама көтә.
– Улым футбол белән шөгыльләнә. Шуңа күрә ел саен җәй көне спорт мәктәбеннән лагерьга баралар иде. Былтыр кэшбек программасы беткәч, чыгымнар арта дип зарланышкан идек. Быел исә акча түлим дисәң дә, лагерь юк. Спорт мәктәбендә лагерьда урын таба алсак дигән шарт белән генә ялга барырга теләүчеләр исемлеген җыйдылар. Бу атнада җәй башлана, әле бернинди дә җавап юк. Җәй өч ай бит ул. Көн буе эштә булгач, өйдә утырган баланы ничек кайгыртып бетерәсе булыр? – дип борчыла хезмәттәшем Эльвира Вәлиева.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, балаларның сәламәтлегенең кыйммәте, иминлеге – өлкәннәр кулында. Иминлек һәм туклану темасы көн саен контрольдә тотылачак. Башка төбәкләргә ял итәргә барганда, лагерьларның таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүе белән кызыксынырга киңәш итте ул.
Дәүләт программалары кысасында 42 мең юллама бушка биреләчәк. Алар арасында ярдәмгә мохтаҗ булган, тәрбиягә алынган, авыру, сәләтле, әтиләре махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән балалар да бар.
Лагерьларда быел нинди үзенчәлекләр көтә? Алар белән Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков таныштырды.
– Быел беренче тапкыр яшьләр сәясәте оешмалары, мәдәният йортлары каршында лагерьлар оештырылачак. Әлегә бу тәҗрибә Азнакай, Алабуга, Яшел Үзән районнарында сыналачак. Глэмпинг форматындагы лагерьлар эшләячәк. 2024 елда Гаилә елына, фән һәм технологияләргә дә игътибар биреләчәк. Кичләрен патриотик темага фильмнар күрсәтеләчәк. Быел 303 программа арасыннан иң кызыклы, нәтиҗәле 257 профиль сайлап алынды. Һәр сменадан соң әти-әниләр үз фикерләрен җиткерә. Узган ел барлыгы 28 мең шалтырату кабул иттек. Әти-әниләрнең 80 проценты яшәү шартларыннан, сменалардан канәгать калган. Кимчелекләрне исә төзәтәбез.
Бәяләр тешләмиме? Мәктәп яны лагерьларында ял итү 5130 сум торса, әти-әниләр түләве 770 сумны тәшкил итә. Барлыгы 841 мәктәп яны лагере эшләячәк. Анда 56774 бала ял итәчәк. Сүз уңаеннан, әлеге төр лагерьларның барысында да “Ватан гаиләдән башлана” дигән фестиваль узачак. Район лагерьларында юллама бәясе – 9–20 мең, Кара диңгез буенда ял итү – 37–40, хосусый лагерьларда юллама хакы 40–70 мең сум тирәсе тора. Әти-әниләр түләве, смена төренә карап, 4–40 мең сумны тәшкил итәчәк. Анапа, Кырымда рәхәт чиктерү әти-әни кесәсен 39300 сумга такырайтачак.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтүенчә, быел ковид чикләүләре бетерелгән. Әти-әниләргә килергә аерым көннәр билгеләнәчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Максим Трущин әйтүенчә, лагерьларда янгын куркынычсызлыгы тикшерелгән. Шул исәптән 11 оешмада 52 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында Әгерҗе, Әлмәт, Чистай районнары лагерьлары бар. Шуларның 39ы таләпләрне үтәгән. Ә 13 кисәтүнең үтәлешен контрольдә тотачаклар.
Сәламәтләндерү кампаниясе өчен республика бюджетыннан – 2 млрд 387,1 млн сум, федераль казнадан 119 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Ял – саннарда
Барлыгы 1683 оешма.
Шәһәр читендәге 126 стационар лагерьга 91327 кеше барырга планлаштыра. Шул исәптән шифаханә-курорт оешмаларында 12 мең бала сихәтләнәчәк.
Чатыр тибындагы 46 лагерьга 12 529 кеше язылган.
885 мәктәп яны лагеренда 56884 баланы көтәләр.
626 хезмәт һәм ял лагере эшләячәк. Анда 11315 үсмер ял итеп, тир түгәчәк.
Кара диңгез яры буенда урнашкан лагерьларда 5 меңнән артык үсмер ял итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез