Без инде күптән акча бар нәрсәдән дә өстен торган җәмгыятьтә яшибез. Күпләр кешенең уңышлылыгын, хәтта бәхетен дә аның кесәсе, янчыгы белән үлчи. Акчаны без хәзер тамак тук, өс бөтен булсын өчен генә тапмыйбыз. Күпләр аны үзенең дәрәҗә, статусын тиешле югарылыкта тотар өчен эшли. Күршеңнән күбрәк аласың, машинаң аныкыннан кәттәрәк, телефоның затлырак, ераккарак барып ял итәсең икән – син уңышлы, дөньяң түгәрәк, түбәң күктә. Киресенчә булса – кәефең китек, күгең кояшсыз, сөмсерең коелган. Акчадан кала адәми зат әле тагын дәрәҗәле урынга, шул икәү китергән данга да бик мөкиббән.
Акчаның беренче үзлеге шул: ул күпме булса да җитми, диләр. Шулайдыр, доллар миллиардерлары туяр иде акча белән байлыктан. Берсенең дә туйганы, «Шөкер, булды, бүтән кирәкми», – дигәне ишетелми. Власть та күпләргә җитми: сержантның – генерал, мастерның – директор, директорның – министр, министрның премьер буласы килә. Бу кагыйдә халыкның йөз проценты өчен дә түгел әлбәттә, тик күпләр ярата югары үрмәләргә. Кайчакта башкалар башына баса-баса үрмәлиләр. Чөнки власть белән акча гел янәшә йөри. Властьтагы кешенең ялгыш та фәкыйрь булганы юк әле. Әле тагын «фәлән кеше хәзер төгән урында» дигән даны да була. Гавам төрле дәрәҗәдәге башлыкларга көнләшеп тә, сокланып та, бераз куркып та караганда, шөһрәт бер дә артык түгел инде ул.
Ярар, баесыннар, хакимлеккә дә ирешсеннәр. Тик менә акча, югары кәнәфи, дан – шул өчәү, бер-берсенә бәйле шул триумвират кешене үзгәртә дә куя. Ул аны еш кына үзен, үз мәнфәгатьләрен генә күрә торган итә. Өстән аска карау, эреләнү, вәкарьлек, кеше хәленә керә белмәү –бу сыйфатлар, тиешле тәрбия булмаганда, бик тиз өскә калкып чыга. Соңрак кемдер гади кешедә, гомумән, бөҗәк кенә күрергә мөмкин. Бераз «кеше» булуга, башкалар белән өч бармак белән генә исәнләшкәннәр танышларым арасында да хәтсез булды. «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә», – дию дә татарга гына түгел, бөтен кавемнәргә дә кагыла. Шунлыктан «Кешене беләсең килсә, аңа власть биреп кара», – дигәннәре дә бик дөрес. Армиядә чакта яшь бер майорны ике айга бүлек башлыгы урынына калдыргач, башка офицерларга акыру-бакырулары, иртән аларга юньләп кулын да бирмәве хәтердә калган. Подполковник хезмәткә чыгуга, бүлек аңа җәзаны мулдан бирде: ярты елга якын аның белән кул кысышучы булмады...
Власть һәм акча кешене үзгәртә, диюдә бер төгәлсезлек бар. Үзгәрүдән дә бигрәк, баюга яисә властька ирешүгә, бәндәдәге эчке, элек яшеренебрәк яткан сыйфатлар бер-бер артлы тышка чыга башлый. Башкалардан статусы, дәрәҗәсе белән аерылмаганда үзен тыйнак тоткан: уртак тел эзләгән, кирәк чакта дәшми калган, башкалар фикерен ишеткән, тыела белгән кеше кәнәфигә менеп кунаклауга, андагы эчке тәрбиясезлек материальләшә дә куя. Аңа «ярдәм» дә итәләр: тирә-яктагылар аңа ярарга тырыша, әйткәнен җөпләп тора, мактый, хәтта ялагайлана. Читләр мактауга күркәдәй кабарынмый, «важный»ланмый, сүзеңне сүз итми кара, башкалар фикерен ишетеп кара син. Шактый кыен. «Ике генә фикер була ала: беренчесе – мин әйткәне, икенчесе – дөрес булмаган фикер». Югарыга үрмәләгәндә, совет җитәкчеләренең берсе, бераз шаярып, бераз чын итеп әйткән шундый хәлгә дә җитәргә мөмкин кеше заты. Бигрәк тә куштаннар күбәеп, каршы әйтүчеләр калмаса, тәнкыйть күзәтелмәсә. Бу инде – әлеге зат бозылуның ахыр стадиясенә керде дигән сүз. Ягъни «Власть портит, абсолютная власть портит абсолютно» дигән әйтемнең үтәлешенә.
Акча очрагында да шулайрак. Акчасы булмаганда, бәндә акча эшләргә, аны табарга, башкалар белән кешечә мөнәсәбәтләр корырга, кешечә яшәргә мәҗбүр. Байгач, элек норма саналган рамкалардан чыгуны, «тәртәгә тибү»не ул кимчелек санамый башлый. Теләкләр, мин-минлек ишәйгәндә, әхлак, кешелеклелек нормалары да истән чыга. Ни кылсам да килешә, ярый, дигән инану ярала. Андый кеше законнарны да бары тик ярлы катлау өчен генә язылган, дип фикерли. Акчага бар нәрсәне дә, кирәк икән, судья белән прокурорны да сатып алырына ышана.
Достоевскийдан калган «Деньги это – отчеканенная свобода» дигән сүз бар. Классик бу фикерне ихтимал, фәкыйрь кешенең хокуксызлыгы, ирексезлегенә бәйләп әйткәндер. Кесәңдә нидер шалтырый икән, синең, әлбәттә, ирегең арта: үзеңә кирәкне сатып ала, хәтта күңел ача аласың, тамагың тук, өстең бөтен, күңелең көр. Ә инде акчаң бер букча, чамасыз икән, ирек артудан да бигрәк, әйткәнебезчә, эчтәге инстинктлар уянып, «ярларны югалту» ихтималы көчәя. Кеше заты зәгыйфь бит, вәсвәсәгә тиз бирешә. Тик акча, власть һәм дан – зурдан алганда, өчесе дә – тозак. Аңа күпләр каба. Дан белән, байлык, власть белән сынауны күпләрнең үтә алмавына чал тарих үзе шаһит. Кешелекнең хәтсез фаҗигаләре дә шуңа барып тоташа.
«Яхшы кешене власть та, акча да, дан да боза алмый, чөнки сез яхшы кеше икәнсез, сездә аның берсе дә булмаячак». Бу шаяртуда да дөреслек зур. Властька да, байлыкка да юллар күп очракларда гөнаһлы. Шул сәбәпле дан да еш кына кире тамгалы була. Акча белән дәрәҗәгә артык кызыкмыйча, яхшы кешеләр булып калсак икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез