Газетага язылу

Акча җыюның 10 сере

«Кара көн»гә бераз акча хәстәрен күреп куюның беребезгә дә зыяны юк. «Болай да чамалы гына хезмәт хакыннан аны җыеп буламыни?» – дип сукранырга ашыкмагыз.

Тиеннән куян җыела, дигән гыйбарәне ишеткәнегез бардыр. Аз гына керемнән дә «оек»ка салып кую өчен өлеш чыгарырга мөмкин. Белгечләр киңәшләренә таянып, акча җыю ысулларын аңлатып үтәбез.

Чыгымсыз көн

Башта көндәлек чыгымнарның уртача күләмен исәпләп чыгарасы. Шуннан соң аена бер яки берничә көнне чыгымсыз көн итеп билгелисе. Мәсәлән, ял көнен. Бу көнне тотылмыйча калган акчаны җыеп куясы һәм «иминлек мендәрчеге»н туплый башлыйсы.

Автомат күчерү

Чын-чынлап акча җыя башлау өчен мобиль банкта «автопереводы» функциясен тоташтырырга мөмкин. Аннан соң картагызга килгән акчаның берникадәр өлешен (мәсәлән, 10 процентын) янга калдырып баруга көйлисе генә кала. Шул рәвешле акча әкрен генә тупланып барачак. Сезгә аның турында уйларга да кирәк булмаячак.

Онытып тору

Атна дәвамында нәрсәдән башка яши алуыгызны билгелисе. Мәсәлән, пирожный (уртача 100–200 сум тора) турында онытып торырга мөмкин. Шулай итеп, көндәлек тәм-томнан баш тартсагыз, сәламәтлекне дә кайгыртачаксыз, акчаны да янга калдырачаксыз. Бу гадәтне даимигә әйләндерсәгез, ел азагында «оек»ка әйбәт кенә акча җыелганын күреп сөенерсез.

Банк «рәхмәте»

Хәзер банклар үз хезмәтләреннән файланган өчен «рәхмәт»ләрен кызганмый: сатып алынган товар бәясенең берникадәр өлешен кешбэк рәвешендә кире кайтара, счетта калган акчага процентлар өсти, тупланма счет (анысына да һәр банкның мобиль кушымтасында тоташырга мөмкин) буенча зуррак ставкалы процентлар биреп кызыксындыра. Менә шуларның барысыннан да файдалансаң, әйбәт кенә акча җыелганын сизми дә калачаксыз.

Түгәрәкләү

Баш миебез түгәрәк санны ярата. Димәк, аннан файдаланырга кирәк! Кичен банк кушымтасына кереп, картадагы акчаның тиеннәреннән «котылырга» мөмкин. Әйтик, 11 367 сум акча калган ди. 67 сумын матур гына итеп тупланма счетка күчереп куегыз. Аермасы сизелмәячәк, аның каравы бер ел эчендә байтак кына мая җыелачак.

Банкага җыю

Берәр нинди матур тартма яки банка алып, шуңа максатыгызны язып куегыз. Әйтик, «диңгез буенда ял итәргә» дип. Һәр көнне кичен янчыгыгызга эләккән кәгазь акчаның берникадәр өлешен шунда салып барыгыз.

Зарарлы гадәтләрдән котылу

Әлбәттә, мондый гадәтләр акча таләп итә. Алардан баш тартсаң, икеләтә файда алырга: сәламәтлекне ныгыту гына түгел, акча да җыярга була. Мәсәлән, көненә бер кап тәмәке 150 сумга төшсә, бу акчаны төтенгә әйләндермичә, «копилка»га озатырга мөмкин. Шулай икән, бер елга 54 750 сум акчагыз янга калачак!

Уен уйнау

Бу кадәресен азартлы һәм бик төгәл кешеләр генә булдыра алыр, мөгаен. Мәсәлән, 365 көн уены. Һәр көн ел көненең тәртип санына тигез суммада акчаны янга калдырып барырга була. 1 гыйнварда – 1 сум, 31 декабрьдә – 365 сум. Бер ел эчендә әз дә түгел, күп тә түгел – 66 795 сум җыелачак.

Көтелмәгән керем. Премия яки акчалата бүләк кебек җиңел генә кергән акчаны шундук тупланма счетка күчерүдән дә яхшысы юк.

Ышанычлы һәм керемле

Тупланма счетка юлланган әз-мәз генә акча да процентлар хисабына акрынлап артачак. Һәрхәлдә, «тере» акчаны «оек»ка салып саклауга караганда отышлырак бу. Ләкин тупланма счетның шартларына игътибар итегез. Кайвакыт, билгеләнгән вакыт узмыйча, акчаны алып булмый. Гадәттә мондый счетлар буенча зуррак процентлар бирелә. Түбәнрәк процентлы, әмма шартлары йомшаграк итеп билгеләнгән тупланма счетлар да була. Боларыннан байлыгыңны теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре