• Фото: ясалма фәһем

Акчаңны түләсәң, кыстыбыен, коймагын да китереп бирәләр... Бәлешне кем пешерсен?

Бүген авылларда да хатын-кызлар милли ризыкларны өйдә пешермәскә ияләшеп бетте. Акчаңны түләсәң, бәлешен, кыстыбыен, хәтта коймагын да тиз арада китереп бирәләр. Эшләр болай барса, асыл затларыбыз татар халык ашларын онытып бетермәсме. Ә сез үзегез әзерлисезме, әллә сатып кына аласызмы?

Танылган аш-су остасы, «Тәмле булсын» рестораннар челтәре хуҗасы Резеда Хөсәенова:

– Ресторанда милли ризыкларның барысын да үзебез пешерәбез. Заказ бирүчеләр дә бар. Бүген өйдә пешереп сатучылар да күп. Өйдә пешергәненә берни дә җитми. Күңелеңне биреп әзерләгән сый-нигъмәтләр белән гаиләңне сыйлау, таба исе чыгару – үзе бер рәхәт. Кибет киштәләре хәзер бәлешләр белән тулган. Татар халык ризыклары югалмас дип уйлыйм. Авылга кайткач, үзем дә сатып алгалыйм. Кортын яхшы итеп ясыйлар. Бик оста пешерүчеләр бар. Өчпочмакка кемдер итне иттарткычтан чыгарып әзерли. Болай дөрес түгел. Аңа тавык түгел, сыер ите салырга кирәк. Менә шул үзенчәлекләр, татар милли-аш су остасы Юныс Әхмәтҗанов безгә өйрәтеп калдырган ризыклар югалмасын иде. Өчпочмак, бәлешне ничек ясарга өйрәткән, дөньяга тараткан – шул технологиядән читләшмик.

Гөлнур Фатыйхова, табын остасы (Арча районы):

– Һәр хатын-кыз үз гаиләсенә өй ризыгы пешереп ашатырга тиеш дип уйлыйм. Гаиләң белән бергәләп әни яки хатын кулы җылысы тигән сыйны ашаганда, бөтенләй башка бит. Аны озак еллардан соң да, их, тагын бер тапкыр шуны ашар идем дип, искә төшерәсең. Ләкин өйдә пешермәгәннәрне гаепләп тә булмый. Бүгенге заманда кешенең вакыты тар, бар нәрсәгә дә өлгерми. Пешерү һәркемнең кулыннан килмәскә дә мөмкин. Күңел халәтенә, кем өчен пешерелүенә карап, ул төрлечә уңа. Ризык тәмле, матур, кешегә ошарлык булсын дип, күңел җылысын биреп пешерергә тырышам. Син пешергән бик тәмле булды, дисәләр, кәеф күтәрелә. Мин кейтеринг хезмәтенә дә тискәре карашта түгел. Үзем дә катырылган әзер продукция куллангалыйм. Әзер пироглар, сирәк кенә өчпочмак, пирожки ишесен дә алырга туры килә.

Үзебезнең милли ризыкларны онытмыйча, өйдәме, әллә кафе-ресторан, кулинарияләрдә пешерәләрме, кейтеринг белән шөгыльләнүчеләр әзерлиме – бер начар ягын да күрмим.

Ризәлә Насыйбуллина, өйдә ризыклар пешереп сатучы (Яшел Үзән районының Бакырчы авылы):

– Милли ризыкларны күбесенчә үзем пешерәм, вакыт кысан чакта сатып алган очраклар да булгалый. Китереп бирү хезмәтеннән файдаланган юк. Авылда милли ризыклар пешереп сатучылар юк бугай. Камыр ашларын өйдә пешерү яклы мин. Үзем исә сораучыларга бисквит тортлар пешереп сатам.

Гөлия Әсхәдуллина, ике бала әнисе (Питрәч районының Царево бистәсе):

– Әлегә декрет ялында мин. Пешерергә вакытым күп. Гөбәдия, җимешле бәлешләрне яратып әзерлим. Нигәдер, гаиләмнең итле бәлешкә исе китми. Өчпочмак сорыйлар. Чәкчәкне бер генә тапкыр ясап карадым. Әйбәт чыкты үзе. Атна саен коймак пешерәм. Пилмән, мантый кебек ярымфабрикатларны алдан әзерләп куям. Үзең пешергән ризыктан җылылык бөркелә, табынга ямь бирә алар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре