Укытучының да матур киенәсе, тәмле ашыйсы, фатирына ремонт ясатасы, ял итәргә барасы килә. Тик бүгенге заманда 20–30 мең сум хезмәт хакы белән генә ерак китеп булмый, диләр. Дөрес, Татарстан мәктәпләрендә укытучыларның уртача хезмәт хакы 53 мең сум тәшкил итә. Тик моның өчен 1,5 ставкада эшләргә кирәк.
Хезмәт хакы – укытучыларның авырткан урыны. Редакция почтасына да бу уңайдан моң-зарлы хатлар килә тора. Билгеле, авторлар үз исемнәрен, мәктәпләрен күрсәтмәүне сорый. Күптән түгел Мамадыш районыннан да шундый эчтәлектәге хат алдык.
– Укытучы күп хезмәт хакы ала, диләр. Мин – 33 ел стажлы, югары категорияле укытучы. Әгәр закон буенча бер ставка, ягъни 18 сәгать укытсам, хезмәт хакым 25 мең сум тирәсе булыр иде. Әйе, мин күбрәк алам, чөнки 30 сәгать укытып, өйгә арып-талып кайтып керәм. Тиешле дәресне генә бирсәм, эшем тагын да нәтиҗәлерәк булыр, сәламәтлегем дә ул кадәр какшамас иде. Иртән авыртуны баса торган дару эчеп китеп, өйгә көчкә өстерәлеп кайтмас идем. Техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакы бөтенләй аз, – дип борчылып язган ул.
Казан арты районнары мәктәпләрендә чит телләр укытучысы Айсылу (исемен үзгәртеп бирәбез) да эш хакыннан канәгать түгел. Тәҗрибәсе 20 ел инде үзенең. Узган ел атнага 23 сәгать укыткан өчен аена 26 мең сум акча тигән. Барлыгы 7 сыйныфка белем бирә ул. Иң күп укучылы сыйныфында – 16, иң аз дигәнендә – 1 бала. Өстәвенә, күрше авыл мәктәбенә барып, атнага берничә дәрес укыта.
– Укытучының хезмәт хакы шундый булырга тиешмени? Бу бит – хурлык. Төн буе дәфтәр тикшерәбез, план язабыз. Укытучылар юкка гына эштән китми. Яшь укытучыларның бик азы гына мәктәптә төпләнеп кала. Яңа уку елыннан акча арта, дип сөйлиләр. Белмим, ничек булыр? – ди Айсылу. – Акча җитмәгәч, бер компаниянең әйберләрен сатарга булдым. Буш вакытымда продукция алырга Казанга киләм. Башкалардан калышмыйча яшисе килә бит. Шәһәрдә 60 мең сум алучылар да бар. Билгеле, анда укучылар саны да күбрәк. Грантлар отучыларга да өстәмә акча түләнә.
Арча районындагы Кәче мәктәбенең физика, математика, ОБЖ укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин 30–35 мең сум хезмәт хакы ала. Укытып кына калмый, сыйныф җитәкчесе дә әле ул. Эш стажы – 33 ел.
– Үзебезнең яратып сайлаган һөнәр бит. Риза булмасак, китәр идек. Моннан тыш, башка мәктәпләрдә шахмат-шашка түгәрәкләре дә алып барам, – ди Хәйдәр Зәйнуллин. – Телевизордагы игъланнардан 100–120 мең сум хезмәт хакы тәкъдим иткән эшләр дә бар. Шуларны күрәсең дә, без дә эшләп йөрибез инде, дип уйлыйсың. Хезмәт хакы 50–60 мең сум булырга тиеш дип саныйм.
Хезмәт хакы темасы Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән яңа уку елына багышланган туры эфирда да кузгатылды. Министр республикада педагогларның уртача хезмәт хакы 53 мең сум булуын әйтте. Бу – уртача хезмәт хакы. Кемнекедер азрак, кемнеке күбрәк. «Әмма бу 1,5 ставка укыткан өчен. Укытучылар өчен зур нагрузка бу. Бигрәк тә рус теле һәм математика укытучыларына авырга туры килә», – диде министр.
Илсур Һадиуллин республикада укытучылар җитмәү мәсьәләсенә дә тукталды. Шул сәбәпле, педагогларның 35 проценты 1,5 ставкага эшләргә мәҗбүр. Шул ук вакытта ел саен республика югары уку йортлары – 4 меңнән артык, педагогик көллиятләр 1 мең белгеч әзерләп чыгара. Әмма барысы да мәктәпкә урнашмый. Шуңа күрә кадрлар кытлыгы туа да инде. Педагогларының 25 проценты – яшьләр. Пенсия яшендәгеләр 21 процент чамасы. Ә менә ир-ат укытучылар – нибары 10 процент.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге белдергәнчә, укытучының хезмәт хакы оклад, компенсация һәм стимул өчен түләүләрдән тора. Соңгысын (өстәмә түләүләр, премияләр) мәктәп җитәкчелеге билгели. Хезмәт хакы квалификация, башкарылган хезмәтләр авырлыгыннан, эш сәгатеннән чыгып түләнә. Ул шулай ук, укучылар белән аерым эшләүгә, категориягә, оешмада өзлексез эш стажына да бәйле. Авыл җирендә укытучыларга айга 1388 сум өстәмә түләнә.
Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Ирина Проценко әйтүенчә, 1 июльдән педагогларның, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең окладлары 2–3 мең сумга артты.
– Быел гыйнварда минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) артты. Әмма окладларга индексация булмады, ул МРОТтан түбән килеш калды. Шуңа күрә без профсоюз оешмасы исемннән Рәис Рөстәм Миңнехановка хат яздык. Барлык окладлар минималь хезмәт хакыннан югары булырга тиеш. Без, укытучылар, бүгенге вазгыятьне аңлыйбыз. Әмма укытучының хезмәте һәрвакыт лаеклы бәяләнергә тиеш. Ел саен индексация булырга тиеш. 1 июльдән оклад күләме артты. Моның өчен Рәискә рәхмәт, – диде Ирина Проценко.
Бу инде – укытучының төп оклады – 21000, тәрбияче һәм хезмәткә өйрәтүче останыкы (мастер производственного обучения) 20900 сумга җиткерелде дигән сүз. Кече тәрбияченеке 19625 сум булачак. Мәгариф оешмалары җитәкчеләренең оклады – 3 меңгә, өстәмә түләүләр 1 мең сумга арта. Моннан тыш, элек билгеләнгән барлык түләүләр дә саклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез