– Бүген ипи көне, онытмадыңмы, килен? – Ишектән керүгә, Сылуга кайнанасы шулай дип эндәште.
– Истә иде лә. Барсаң – бер, бармасаң – бер... Бу вакытта кеше күп була инде. Ипигә барып, тагын гөнаһ җыеп, гайбәт җыеп кайтам дип ашыкмый идем.
– Бармасаң, иписез калабыз инде... Нәрсә дип шуны аз гына кушалардыр... Килгәнен җыйнаулап көтеп торалар да алып та бетерәләр дисең бит... Ипи эзләп, башка авылга да барасың килмәс, килен. Болай да ике көнгә бер барасың. Тыңлама син аларны, уең белән җүнлерәк әйберләр уйла, сүзләренә дә кушылма...
– Шулай итәм дә инде... Әмма барган саен гайрәтем чигеп кайта. Кайлардан сөйләргә кешесен табып бетерәләр диген. Кем юк, шуны сөйлиләр. Әллә кемнәрнең әллә нинди серләрен беләләр... Читләргә ышанып, серен сөйләгән кешеләрен әйтер идем. Хәер, андый кеше бер алдыңа, бер артыңа төшә бит ул. Күңелеңдәгесен ничек әйткәнеңне сизми дә каласыңдыр. Үзләре көтүләре белән шул бер кешене сөйлиләр, әмма ул килеп керсә, шул арада ай да һай килеп, аны мактый, “сайрый” башлыйлар. Шул чакларда ник әле генә хурлый идегез дип кычкырасыларым килә инде. Әле алар мине гаепли, бер нәрсәгә кушылмыйсың, сүз урлап торасыңмы, диләр. Ачу китереп, ала карга булдың инде, диләр...
– Андыйлар бездә генә түгел инде, килен. Һәр авылда бар. Элек тә булды, хәзер дә бетмәде. Гайбәттән, ахирәттән курка белмәгән кешеләр барында бетмәс тә инде ул. Алар арасында ала карга булып калуың мең артык... Син аларга җайлап кына әйтеп күрсәт.
– Әйтәм дә инде. Без гайбәтен сөйләмибез, гадәтен генә әйтәбез, диләр.
– Үзе югында сөйләсәң, барыбер гайбәт була бит ул, дөрес булмаганны сөйләсәң, яла ягу була диген.
– Күңелем белән гел алар белән бәхәсләшәм инде. Кайчакта түзмичә әйтеп тә куям. Менә хәзер берәүне сөйли дә инде бу, әзрәктән түренә менеп утырып, тагын хәленә керә, икенче кибеткә килгәч сөйләрлек серләрен алып чыга инде дим.
– Сер димәктән, без яшь чакта шундый бер гыйбрәтле хикәят сөйлиләр иде. Бер кеше хәзрәт янына килә дә: “Фәлән кеше синең турында начар сүзләр әйтте”, – ди. Хәзрәт сораша башлый: “Кайчан? Кайда?”... Баксаң, теге кеше аны ашка, кунакка чакырган да хәзрәт турында начар сүз әйткән икән. “Аның өендә ниләр ашадың соң?” – дип соравын дәвам итә хәзрәт. Теге кеше тырыша-тырыша, сигез төрле ризык исемен саный. Шунда хәзрәт: “Ул кешенең сигез төрле ризыгын эчеңә сыйдыргансың, ә бер сүзе сыймадымы?”– дип, аны өеннән куып чыгарган ди.
– Их, барыбызда да шулай яман сүз йөртүчеләргә сабак бирердәй үткен зиһен булса иде име, әнкәй! Сигез генә түгел, аннан да күбрәк ризыгын сыйдырган, үзенә авыр чакта яклау тапкан, күңелендәге үпкә-ачулары да, борчу-мәшәкатьләре дә сыйган, үзе исә, һич оялмыйча, аның гайбәтен саткан, аны башкалар алдында каралту өчен тырышкан бәндәләр дә, үз сүзен дә башканыкы дип сөйләп, башкалар арасын бозучылар да уйлана калыр иде, име... Бөтенләй бетәрләр иде димим, әмма кимерләр иде. Менә шушы минутта ул сине сөйләде дип килеп әйтсәләр, күбебез ышана, үпкәли, кайберәүләр рәнҗи, каргый да башлый бит. Беркем дә, үзең дә сөйләгәнсең икән әле дими шул... Кешенең башка кешедә ни эше бардыр дип тә аптырый торган. Проблемалары юктыр дияр идең... Үзләренең ничек яшәгәне дә, кайсыларының кыек басканы да бөтен авылның күз алдында бит... Беребезнең дә кеше сөйләрлеге юк.
–Әйдә, үзең тәрбияли башла әле шуларны, килен. Менә хәзер бар да, кеше сөйли торган чакларына туры килсәң, бүлдер, өйдә икәү сөйләшкәннәрне чатнатып әйтеп күрсәт. Берәрсе генә аңласа да файда була бит. Син кибеттә чакта кеше сөйләргә курка инде алар аннары. Аңламасалар, тыңламасалар да, кисәткән өчен, дөресләргә тырышкан өчен үзеңә савабы булыр...
...Ныклы карарга килгән Сылу өйдән үк шактый каты итеп басып чыгып китте...
Гөльяр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез