Үз исемеңә кредит алуны тыярга мөмкин булачак. Киләсе елның 1 мартыннан Россиядә шундый закон үз көченә керә. Әлеге закон мошенниклардан алдану очракларын бермә-бер киметер, дип өметләнәләр. Шул рәвешле, кешенең шәхси мәгълүматларын урлап, аның исеменә кредит рәсмиләштергән кырыгалдарларга көн бетәр, дип көтәләр.
Үзәк банк бу көннәрдә үз исеменә кредит алуны тыюның тәртибен дә аңлатты. Моның өчен кеше, күпфункцияле үзәккә барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша, ел дәвамында үз исеменә бернинди кредит рәсмиләштермәүләрен сорап, гариза язарга тиеш. Әлеге тыю банкларның гына түгел, микрофинанс оешмаларының акчасына да кагыла. Кредит алуны тыю турында гариза язганда СНИЛС номерын да күрсәтергә кирәк булачак. Кешенең планнары үзгәреп, ел дәвамында кредит алырга кирәк булса, ул күпфункцияле үзәк яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша янә гариза язарга тиеш булачак.
Сүз уңаеннан, бу тыю гариза язган көнне үк гамәлгә керәчәк. Ә менә тыюны гамәлдән чыгару исә гариза язганнан соң берничә көн узгач кына мөмкин булачак. Монысы да кеше мошенникларга алданып, ялгыш адым ясамасын өчен эшләнә.
Казанда яшәүче Рузилә Закирова, бу закон гамәлгә керүгә үк шундый гариза язачакмын, ди. Моннан өч ел элек яхшы ук авызы пешкән иде чөнки. Аның мошенниклардан ничек алдануы турында газета битләрендә дә язып чыккан идек. Мошенниклар телефон аша аның исеменә 823000 сум (!) кредит рәсмиләштерде. Ике улын ялгызы үстерүче Рузилә шул рәвешле 5 ел буе ай саен 20400 сум кредит түләргә тиеш булып чыкты.
– Ул көннәрне искә дә төшерәсем килми. Үземне тиргәп тә ардым: шуларның хокук саклау органы хезмәткәре икәнен раслаган ялган таныклыгын күрүгә, зомби кебек, бөтен әйткәннәрен үтәп тордым бит. Шуңа күрә мондый законны бик кирәк дип саныйм. Олы яшьтәге әти-әниең исеменнән дә шундый гариза язарга рөхсәт итсәләр иде. Мошенниклар алдаган кешеләр арасында әби-бабайлар да күп бит, – ди Рузилә.
Узган ел мошенниклар ил халкының 15,8 миллиард сум акчасын урлаган. Банклар шуларның 8,7 процентын гына кире кайтара алган. Республикада яшәүчеләр мошенникларга көненә 10–15 миллион сум акча (!) күчерә. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның биш аенда гына да кырыгалдарлар халыкның 2 миллиард сум акчасын урлаган.
Сүз уңаеннан, хәзер банклар кешенең мошенниклар тарафыннан урланган акчаларын 30 көн эчендә кире кайтарырга тиеш. Быелның 25 июленнән Россиядә шундый закон үз көченә керде. Монда банк гаебе белән мошенниклар кулына эләккән акчалар турында сүз бара. Әгәр кеше акчасын югалтканга үзе гаепле, ягъни кырыгалдарга үзе турында шәхси мәгълүмат биргән, телефонга килгән логин-парольләрне әйткән, алар кушкан барлык гамәлләрне төгәл әйтеп барган икән, җилгә очкан акчалары өчен дә үзе җавап тотачак.
Банк кайсы очракларда мошенниклар урлаган акчаны кире кайтарырга тиеш?
– Үзәк Банкның «кара исемлеге»ндә булган шикле счетка акча күчерүгә юл куйган булса.
– Акча күчерүгә бәйле шикле операцияне ике көнгә туктатмаган булса.
– Клиентны аның ризалыгыннан башка акчасын күчерергә маташулары турында кисәтмәгән булса.
– Кеше банк картасын югалткан һәм бу хакта шундук банкка хәбәр иткән, әмма шуннан соң да аның картасыннан акча юкка чыкса.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез