Газетага язылу

Әле дә бала

Кукмарада бик күпләргә үрнәк итеп куярлык ана белән бала яши. Язмыш ничек кенә сынамасын, бирешмәгән алар. Рәмзия Миннемуллинага 91 яшь. Яшем олы, дип тормый ул – әле дә хәрәкәттә. Иңнәрендә 61 ел күтәреп килгән биштәре бар аның. 30 яшендә тапкан кызы Рәсүлә авыру булып туа.

Әле дә бала

– 1957 елда Кукмарага кияүгә чыктым. Үзем Камышлы авылыннан. Ирем Хәйдәр белән дүрт бала үстердек. Өч балабызга да югары белем бирдек. Авыру кызыбызны да укыттык әле. Кызганыч, балаларымның икесе исән түгел инде. Ирем дә арабызда юк, – дип сөйли Рәмзия апа. – Иң олы балам Тәлгать исемле иде. Ул Якутиядә яшәде. Гомере бигрәк кыска булган баламның, 37 яшендә кинәт кенә үлеп китте. Кабере дә еракта калды.

Вәсилә исемле кызы кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Бар теләге өйдәге сеңлесен дәвалау була. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга табиблыкка укырга китә. 7 ел белем ала, укыганда ире булачак егетне очрата. Алар гаилә корып, кияүнең туган ягы Яшел Үзәндә яши башлыйлар.

– Кызымның тормышы сокланырлык иде. Икесе дә бик тырыш булдылар. Кешедән ким-хур яшәмәделәр. Гел эшләделәр. Ике катлы йорт салып чыктылар. Бер ул, бер кыз үстерделәр. Кызганыч, кызым җитеш тормышта яши башлагач кына, арабыздан китеп барды. Өч хәрефле чир харап итте аны. 49 яше тулып киткән генә иде, – ди Рәмзия апа. – Өченче балам Илшат исемле. Шөкер, ул сау-сәламәт. Казанда яши. Безне ташламый инде. Һәрвакыт хәлебезне белеп тора.

Рәмзия апаның кече кызы Рәсүлә дөньяга авыру булып аваз сала. Заманасы шундый булган, күрәсең, башта моны белүче дә, игътибар итүче дә булмый.

– Кызым кечкенә чакта башын тота алмыйча тилмерде. Шуннан соң без аны табибларга йөртә башладык. Ул чакта авыру балалар да хәзерге кебек күп түгел иде. Табиблар, нишләтсәгез дә, дәвалап була торган авыру түгел, диде. Мин ул чакта ДЦП дигән сүзне беренче ишеттем. Әле аны аңламадым да. Кабат табиблар гади тел белән әйтеп күрсәтте. Балагыз йөри алмаячак, диделәр. Ирем бик үткен кеше иде. Кая барса, шунда керә алды. Аның сүзе үтте. Ул белешеп, ике тапкыр шифаханәгә дә бардык әле, – дип искә ала Рәмзия апа. – Кызымда бер дә үзгәреш күренмәгәч, ирем, йөрисе түгел, диде. Өйдән чыгып китеп йөргәнне яратмады. Хәйдәр үлгәннән соң, мин кызымны янә белгечләргә йөртә башладым. Кызым кеше арасында үзгәреп, җанланып китә иде. Ул вакытта ярдәм сорап, кешедән акча җыю гадәте дә юк иде. Бар авырлыкны үзебез күтәрдек. Җитмәсә, акчаның да юк вакыты. Әле ярый туганнарыбыз ташламады. Бөтенебез бергә Рәсүлә тирәсендә бөтерелдек. Һәрберебезгә җитәрлек кыз булды ул. Яратуга төрдек без аны.

 Рәсүлә апа коляскада йөрсә дә, акылы сөбханалла. Белмәгәне юк. Әнисе әйтүенчә, укырга да тиз өйрәнгән, хәзер интернет белән дуслашкан. Шуннан үзенә кирәк бар нәрсәне эзләп табып карый икән.

– Кайчагында каядыр чыксам, күлмәгемә туры китереп яулык япмакчы булам. Рәсүлә белән киңәшергә дип эндәшәм, мине ишетми дә. Кул-аяклары тыңламаса да, күңеле матурлыкны күрә. Бик төгәл, пөхтә. Каядыр барасы булса, бөтен әйбер яңа кирәк, – ди Рәмзия апа. – Аллаһы Тәгалә сынауларны өеп бирде. Бала хәсрәтләре эзсез югалмады, үзем дә чиргә сабыштым. Күп операцияләр кичерергә туры килде. Бүгенгемә шөкер итәм. Балам ятим түгел, янында мин бар. Кызым бәхетенә яшимдер инде мин.

 Туксанның теге ягына чыккан әни белән аның олы яшьтәге баласына социаль хезмәткәр ярдәм итә. «Алардан нидидер җылылык, нур бөркелә. Бер-беребезне аңлап яшибез. Аларга көн дә минем ярдәм кирәк. Рәмзия апа әкренләп йөреп тора. Рәсүлә дә тик тормый. Райондагы чаралардан читтә калмый. Гел йөрергә тырыша, – ди Наталья. – Үз хәлләрен үзләре генә белгән вакытлары күп булса да, бер генә зарлану ишетмисең алардан. Икесе дә тормышның якасына ябышкан».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре