12 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Иран һәм Төркия президентлары белән Путинның очрашуында катнашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Россия Президенты Владимир Путинның Иран һәм Төркия лидерлары белән очрашуларында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Россия Конституциясе көнен кабат ял көне итәргә тәкъдим иттеләр
Россиядә РФ Конституциясе көнен, 12 декабрьне, кабат ял көне итәргә кирәк – нәкъ менә шушы көнне, 1993 елда илнең Төп законы кабул ителгән. Конституция авторларының берсе – хокук белгече, юридик фәннәр докторы Сергей Шахрай шулай дип белдерде, дип хәбәр итә «Абзац» басмасына сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«ВТ»да чыккан язма аркылы балалар йортына 1 миллион сумлык сертификат тапшырдылар
Журналист Гөлгенә Шиһапова «Зов Разума» хәйрия фонды уздырган бәйгедә катнашты. Ул анда ике социаль йорт турында язган язмасын җибәргән. Беренчесе –Түбән Кама районының Югары Чаллы интернат мәктәбендә укучылар, икенчесе Яшел Үзән районының Норлат балалар йорты турында булган.
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты елга нәтиҗә ясады
17 утырыш, 20 закон проекты. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты елга нәтиҗә ясады. Комитет рәисе Алексей Созинов журналистларны ел буе башкарылган эшләр белән таныштырды.
-
Яңалыклар
Казансуга төшеп киткән машинада яшь егет батып үлгән
Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янында Казансуга төшеп киткән машина салонындагы 19 яшьлек егет батып үлгән. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанның бер районында дүртенче бала өчен 200 мең сум күләмендә түләү кертеләчәк
2026 елда Апас районында гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм чарасы барлыкка киләчәк: дүртенче яки аннан соңгы бала тудырган хатын-кызлар 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак, дип хәбәр итә «Реальное время».
-
Яңалыклар
13 декабрьдә Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла
Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Юрист җәмәгать урынында тәмәке тартучылар өчен җаваплылык каралганын искә төшерде
Җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен булган тыюларга һәм штрафларга карамастан, урамда очраклы хокук бозучыны аның шәхесен ачыклаудагы проблемалар аркасында җаваплылыкка тарту бик кыен. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Алла Георгиева хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә республика халкын Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады.
-
Яңалыклар
Дарулар, анализлар өчен салым чигерүен кайтарып буламы?
«Миндә яман шеш, беренче группа инвалидлык бирделәр. Пенсиядә булсам да, авырый башлаганчы эшләп йөри идем. Хәлем авырайгач, китәргә туры килде. Даруларга, анализларга бик күп акча тотыла. Шуларның салым чигерүен кайтарып булмый микән?» дип сораган Казанна укучыбыз Алсу Галләмова.
-
Риман Гыйлемханов
Протез (Уены-чыны бергә)
Юк, бүтән сузып йөреп булмый, мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк.
-
Язмыш
Әле дә бала
Кукмарада бик күпләргә үрнәк итеп куярлык ана белән бала яши. Язмыш ничек кенә сынамасын, бирешмәгән алар. Рәмзия Миннемуллинага 91 яшь. Яшем олы, дип тормый ул – әле дә хәрәкәттә. Иңнәрендә 61 ел күтәреп килгән биштәре бар аның. 30 яшендә тапкан кызы Рәсүлә авыру булып туа.
-
Интервью
Миләүшә Тәминдарова: «Мине шоумен дип тә атадылар»
Ул сәхнәдә бер урында гына басып тора алмый. Үзе җитәкләгән Татарстан дәүләт камера хорын да башкача иҗат итәргә, халыкчан булырга өйрәтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын озайтуны раслады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыздан» да ким булмаган категорияле, 50 дән артык номеры булган яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы законга кул куйды.
-
Җәмгыять
Сөремле бәла: тәмәке тарткан кешенең гомер озынлыгы кыскара
Олысын да, кечесен дә саклыйсы! Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан җыелган бер төркем белгеч әнә шул фикерне кабатлады. Гадәти тәмәкенең зыяны турында сөйләшүдән башланган очрашу үзеннән-үзе электрон тәмәке, вейпларның зыянына барып тоташты. Төп фикер-киңәшләрне укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.