Газетага язылу

Сак булыгыз, стресс!

Кайчакларда мин зур байлык һәм шөһрәт ияләренең биографияләрен караштыргалыйм... һәм дан һәм муллык ияләренең бәхетсезлеген күреп шаккатам.

Сак булыгыз, стресс!

Адәм баласының нәфесе малга, популярлыкка, бу дөнья ләззәтләренә омтыла. Әйтик, үзенең чибәр булуын теләмәгән кыз баланы табу мөмкин түгел диярлек. Бу дөнья байлыкларын үзенә теләмәгән кешене табу – шулай ук кыен мәсьәлә. Әмма шуларның барысына да ирешкән шәхесләр никтер тынычлык тапмый: стресс диңгезендә йөзәләр, депрессиягә бирелеп, йөрәк чиренә һәм инсультка юлыгалар, хәтта кайвакыт үз-үзләренә кул салуга кадәр барып җитәләр. Бер-ике мисал карыйк.

ХХ гасырның иң мәшһүр һәм йогынтылы җырчыларының берсе Мария Каллас 53 яшендә Парижда кинәт үлеп китә. Ул үлгәч, аны яхшы белгән Джиролами исемле ханым: «Мария ак үлем юлын сайлады. Ул үз-үзенә кул күтәрмәде; бары тик тормышка булган ихтыярын, кызыксыну һәм дәртен әкренләп югалтты. Яшәүдән бизде. Эчендә бушлык кына калды. Яшәү көчe сүнде. Аның өчен җыр да, тормыш та ямьсезләнеп, кирәксезгә әйләнде», – дигән сүзләр әйтә. Гадәттән тыш сәләтләргә һәм тавышка ия булган Каллас беренче карашка тормышта кирәк булган бар нәрсәгә дә ирешә: унсигез яшендә үк атаклы җырчы булып таныла, бай итальян эшмәкәренә кияүгә чыга, грек суднолар магнаты Онассиска гашыйк булгач, ирен ташлап шуның хатынына әйләнә... Кыскасы, ни тели, шуны эшли. Әмма стресс кичерүдән һәм бәхетсезлек хисеннән беркайчан да бушамый. Байлык һәм шөһрәт диңгезендә йөзгән килеш өметсезлеккә бирелеп үлеп китә.

Атаклы актриса, Капучине кушаматы йөрткән Жермен Лефевр тормышы да гыйбрәтле. Аның турында менә ниләр язалар: «Бу гүзәлгә Dior, Феллини, Висконти кул чабып сокланды, аның исеме Европа һәм Голливуд богемасының үзенчәлекле билгесе иде. Әмма, ни кызганыч, болар аңа бәхет китермәде». Аристократ гаиләсендә туып үскән, дөньяның иң мәшһүр шәхесләренең игътибар үзәгендә булган актриса, беркайчан да тормыштан канәгатьләнү таба алмыйча, маниакаль-депрессив психоз дигән чиргә юлыга, ике тапкыр үз-үзенә кул сала: беренчесендә коткарып калалар, икенчесендә Лозаннадагы фатиры тәрәзәсеннән сикергәч, ярдәм итеп булмый. Биографлары аның турында: «Кояшлы көньяк кызының акылны җуйдырырлык матурлыгы, аристократка хас якты һәм саф йөз сызыклары, камил фигурасы – берсе дә Жерменга шәхси хатын-кыз бәхете китермәде», – дип яза.

«Ватаным» хәбәрчесе махсус рәвештә бәхет эталоны булып саналырлык нәрсәләргә ия булган шәхесләр тормышыннан алды мисалларны. Югыйсә, тормыштан тәм тапмыйча, депрессиягә бирелеп яшәүчеләр янәшәбездә дә җитәрлек. Гомумән, канәгатьсезлек хисе – хәзерге җәмгыять кешеләренең даими юлдашы, дисәм, бәхәсләшүчеләр күп булмас дип уйлыйм. Ә бит барыбыз да моннан утыз еллар элеккегә караганда күпкә мулрак һәм җиңелрәк тормышта яшибез. Әмма стресс һәм депрессия статистикасы көннән-көн югарырак саннарны яулый, антидепрессантлар һәм йокы даруы сату табышлы бизнеска әверелә, кешеләр, зур акчалар түләп, психологларга чиратка языла. Бу вазгыятьне Аллаһы Тәгалә, тормышны һәм аның вакыйгаларын бар иткән бердәнбер зат, бик аңлаешлы итеп шәрехли: үзенең әмерләреннән баш тарткан кешегә бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетсез, тар тормыш вәгъдә итә.

Мал һәм шөһрәт, чибәрлек һәм физик куәткә ия булу адәм балаларына булышмый: инсан үзен тар тормышта хис итә, язмышына үпкәли... Мал һәм сәламәтлек югалса, дан ташлап китсә, хәл тагын да кискенләшә: дөньяда яшәү туйдыра, аның мәгънәсе калмый...

Бу дөнья мәйданына адәм балалары чарасыз итеп җибәрелмәде ләкин. Бәхетле тормыш өчен, даими хәсрәттән имин булу өчен махсус кулланма бирелде. Аллаһы Тәгалә бу хакта Коръәндә берничә тапкыр искәртә: һидаятькә туры юл күрсәтә торган китап бирәчәген, шул китаптан файдаланганнар куркудан һәм хәсрәттән имин булачагын әйтә, гарантияли.

Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе йөз процентка тормышка ашырыла, шартын гына үтә. Стрессыз һәм бәхетле тормышта яшәүнең шарты күпләр уйлаганча байлык та түгел, дан-шөһрәт тә түгел, хәтта саулык-сәламәтлек тә түгел. Классик язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев: «Бәхетсез генерал булырга мөмкин, бәхетле көтүче дә була ала», – дип әйтә иде бит әле. Аның ул сүзләре бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән. Кайберәүләр моны үлем түшәгенә яткач, бик соңлап аңлый. Легендар Стив Джобс, мәсәлән, үзенең озакламый үләсен аңлагач: «30 долларлык сәгать белән 300 долларлык сәгать икесе дә бер үк вакыт күрсәтә», – дип яза һәм: «Сезнең эчке чын бәхетегез бу дөньяның матди әйберләреннән килми», – дигән васыятен калдыра.

Стресслар һәм депрессияләрдән котылу өчен Коръәннән бер рецепт тәкъдим итәм. «Хәдид» сүрәсенең 22–23 аятьләре бирә аны. «Җирдә булган яисә сез үзегез юлыккан бәла-каза, без аны бар иткәнче үк, китапта теркәлгән иде инде. Дөреслектә, бу Аллаһ өчен бик җиңел. Моны искә алуыбыз, сезнең югалтканыгызга кайгырмавыгыз һәм Аның (Аллаһның) биргәннәренә масаеп сөенмәвегез өчен кирәк. Аллаһ бит тәкәббер мактанчыкларның берсен дә яратмый». Күп вакыт без – мөселманнар да, бу аятьләрдәге хикмәтне белмичә яисә аңламыйча, үзебезне күңелсезлек һәм бәхетсезлек мәйданына тартып кертәбез, чөнки Коръән кушканча яшәргә өйрәнмибез. Нәтиҗәсе күңел төшенкелеге һәм стресс була. Үзенә байлык яисә гадәттән тыш сәләтләр бирелгән адәм баласы, барысы да Аллаһтан икәнен онытып, күңелендә горурык һәм тәкәбберлек хисләрен үстерә икән, котылгысыз рәвештә Аллаһның җәзасына тап була: көнчеләр аның аркасына пычак кадый, бер кирәкмәгән конфликтларга кереп чума, югалтуларга тап була, ул югалтулар янә аны күңел газапларына сала. Үзенә аз бирелде дип уйласа, башкаларга карап көнчелек газабында яна һәм башка хаталар ясый. Тормышы ямен югалта. Ә бит аның вазыйфасы бер генә: Аллаһы Тәгалә үзенә тәкъдир итеп язган вакыйгалар эчендә үзен дөрес итеп тоту. Шуңа ирешә икән, ул – бәхетле, юк икән, хуш киләсең, депрессия.                                      

 

  

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре