Татарстан Эшкуарлар йортында киләсе елдан гамәлгә керәчәк салым түләүгә бәйле үзгәрешләр турында сөйләштеләр. Тик әлегә җавапларга караганда сораулар күбрәк кебек тоела.
Билгеле булганча, хәзер салым түләүнең гадиләштерелгән системасы (УНС) һәм патент буенча эшләүче эшкуарлар киләсе елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салым (НДС) түли башлаячак.
– 2025 ел нәтиҗәләренә караганда, республикада кече һәм урта бизнес тармагы үсеш кичерә. Бер ел эчендә аларның саны 3 процентка артып, 183 меңгә җитте. Шул ук вакытта күбесе салым түләүнең гадиләштерелгән системасы яки патент буенча эшли, – диде эшкуарлар белән очрашуда Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова.
Киләсе елдан алар НДС түләүчеләр рәтенә эләгәчәк тә инде. Законга кергән үзгәрешләр нигезендә, 2026 елдан еллык кереме 20 миллион сумнан артып киткән оешмалар әлеге салымны түләргә мәҗбүр булачак (хәзер әлеге чик 60 миллион сум тәшкил итә. – Ред.). 2027 елдан әлеге чик – 15 миллион сумга кадәр, 2028 елдан 10 миллион сумга кадәр төшәчәк.
– Бүген безнең алда торган төп бурыч – артык кыенлык китермәслек итеп 2026 елга керү, – диде очрашуда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы салымнар һәм дәгъвалар буенча эшче төркем җитәкчесе Светлана Беляева. – Моңа кадәр бизнесның салымнарга бәйле йөкләнеше чыннан да мөмкин кадәр уңайлы иде. Еллык кереме 40 миллион сумнан 60 миллион сумга кадәр тәшкил иткән оешмалар салымны патент буенча түләде. Хәзер югалтуларсыз башка системага күчү бурычы тора.
Четерекле хәлдән чыгу юлы буларак, эшкуарларга салым түләүнең автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына (АУСН) күчәргә киңәш иттеләр. Аннан штатында иң күбе биш кеше булган һәм еллык кереме 60 миллион сумнан артмаган, төп байлыгы 150 миллион сумга кадәрле оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала. Ул салым түләүче өчен автомат рәвештә касса һәм банк исәпләреннән салым күләмен билгели. 8 процентлы салым ставкасы белән “табышлар” дигән салым түләү объекты яки 20 процентлы ставка белән “табыштан чигерелгән чыгымнар” дигән салым түләү объекты тәкъдим ителә.
– Бизнесны башкача алып барырга өйрәнү, аның нәтиҗәлерәк юлларын эзләү һәм алмаш булырлык юнәлешләрдән файдалануны арттыру күпкә куркынычсызрак, – диде бу уңайдан Светлана Беляева.
Бу мәсьәләдә Татарстан өстенлеккә дә ия, диделәр очрашуда. Республикада салым түләүнең автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын гамәлгә кертүгә бәйле тәҗрибә рәвешендәге эш 2022 елдан бирле гамәлдә. Шуңа күрә кече һәм урта бизнес вәкилләренә аның мөмкинлекләрен якыннанрак өйрәнергә киңәш иттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез