Сәхнәдә ул – ут. Кайсы ролен генә алма, алар үзенчәлекле, шул ук вакытта табигый да. «Ак калфагым төшердем кулдан» спектаклендәге Зөбәйдә Прайсны, «Килә ява, килә ява» спектаклендәге Зәйнәпне, «Хуш, авылым» спектаклендәге берьюлы өч роле – алтын тешле әби, тугыз яшьлек Рәдиф, авыл театры актрисасын гына искә төшерсәк тә, моңа инанырбыз. Без аның белән артист һөнәренең уңай һәм тискәре яклары, һөнәргә тугрылык, алдагы үзгәрешләр һәм аларга әзерлек турында сөйләштек.
– Иң беренче ролеңне искә төшер әле. Кемгә охшарга тырышып уйнадың икән?
– Миңа 3–4 яшь булгандыр, әтием («Нур» театры артисты Рушат Мөдәрисов. – Ред.) спектакльгә алып килде. Димәк, беренче режиссерым да Фәрит абый Бикчәнтәев булган! Казанга театр училищесына укырга килгәч: «Сез мине хәтерлисезме соң, миңа 3–4 яшь иде, сезнең спектакльдә уйнадым», – дидем әле. «Кайчан, нинди спектакльдә?» – диде ул, гаҗәпләнеп. Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Көз» спектакле иде ул. Күптән түгел генә интернетта шул спектакльнең видеоязмасы килеп чыкты. Бар икән бит ул! Балачак белән очрашкандай булдым. Шушы спектакль белән Казанга да килдек без, Камал сәхнәсендә уйнадык, Мәскәүгә кадәр барып җиттек. Миндә Казан метросының яшел жетоны да саклана әле.
Кемгә охшарга тырыштым икән, әйтә алмыйм инде хәзер. Һәрхәлдә әтигә ошарга тырышканмындыр. Бик матур күлмәк кидертүләре истә. Һәм алма. Әти, сәхнәнең бер башыннан икенче башына матур итеп узсам һәм сүзләремне әйтсәм, алма бирә иде. Яки башка тәмлүшкә.
– Сез, дүрт туган, дүртегез дә сәнгать юлын сайлагансыз. Сәбәбе нәрсәдә икән?
– Өебездә мохит шундый булгандыр, мөгаен. Әтием – театр артисты, әнием – гомерен безгә, балаларына, багышлаган кеше. Мин, иң олысы, Камал театрында эшлим. Сеңлем Раушания – биюче, Ижау ансамблендә, икенче сеңлем Җәмилә Мәскәүдә, Олег Табаковның Театр мәктәбендә Россиянең халык артисты Владимир Машковта икенче курста укый. Аңа зур өметләр баглыйбыз. Энекәшебез Бәхтияр дә спектакльләрдә уйный башлады. Әмма аның артист булуын теләмәс идем мин. Чөнки ир-атка гаиләсен туендырасы була. Ә артист хезмәте белән бу авыррак.
– Инде хәзер аңлы ролеңне, шул вакытта әтиеңнән алган, гомер буе онытылмаган сабакны искә төшерик.
– Ун яшемдә Салават Юлаевка багышланган «Гөлбәзир» спектаклендә Гөлбәзир роле иде ул. Салават Юлаевның өченче хатыны. Мин бу рольне елый-елый өйрәндем. Режиссер Илдар абый Вәлиев усал иде; әти янына яклау эзләп еш килгәнмендер, күрәсең. Шунда ул миңа: «Үзең шушы юлны сайладың, миңа елап киләсе булма», – диде. Үзең сайлагач, үзең җавап бирәсе, үзең башкарып чыгасы. Шуннан әти янына зарланып килгәнем булмады. Театр дөньясына әнә шулай кереп киттем. Башка дөньяны һәм башка һөнәрне уйлаганым да булмады.
– Аннан профессионал буларак беренче роль. Беренче режиссер. Шул чактагы хис-тойгыларың истәме?
– Театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт театрында эшләп алдым. Ике ел эшләү дәвамында олы бер мәктәп үттем. Минем бер генә спектакльне һәм режиссерны аерып әйтәсем килми. Анда төрле режиссерлар белән эшләдек, гастрольләргә күп йөрдек. Бер көндә өч урында өч төрле спектакль куя идек. Әле дә хәтерлим: җәй көне үзебез белән мультиварка ала идек. Әлмәт театрына мин бик рәхмәтле. Чөнки артист уйный-уйный шомара. Әлмәт театрында артист буларак шомардым дип әйтергә мөмкин. Анда гел процесста булдык: монда текст ятлыйсың, монда башка артист урынына рольгә керәсең, монда – балалар өчен, тегендә зурлар өчен уйныйсың.
– «Камал театры – тормышымны 180 градуска үзгәрткән урын», – дип әйтә аласыңмы?
– Мин аны юлымның дәвамы дип кабул итәм. Монда кайткач, иң беренче очраган артист Ләйсән апа Рәхимова булды. Ул: «Кайтуың белән», – дип каршы алгач, «Мөгаен, бар да шулай булырга тиеш булгандыр», – дип уйладым һәм тынычландым. Күп кенә артистлар, училищедан соң монда калыр, дип уйлаган икән. Күрәсең, миңа йөреп кайтырга, түл җыярга кирәк булгандыр.
Алмаз белән кавышып (Алмаз Гәрәев – ире, Камал театры артисты. – Ред.), Казанга күченсәм дә, әгәр Фәрит абый үзе чакырмаса, Камал театрына килмәс идем. Бәлкем икенче профессиягә киткән булыр идем. Мине белгән кешеләр чамалый: сорарга яратмыйм. Юк икән, юк инде.
Килеп керүгә, сәхнә бөтереп алды, Зөбәйдәм белән декретта да утырмадым диярлек. «Ак калфагым төшердем кулдан» (Илдар Юзеев пьесасы, реж. – Фәрит Бикчәнтәев) спектакленең премьерасын чыгарганда, кызыма 40 көн генә иде әле. Шушы спектакльдәге героинямның исеме ошагач, кызым Зөбәйдә исемле булды. Менә хәзер Зөләйхасына 2 яшь тула, балалар бакчасына йөри башлады. Инде хәзер авыз тутырып әйтә алам: декрет ялында нишләргә белмим мин. Бар бит ул шундый әниләр дә: рәхәтләнеп декретта утыралар, үзләренә мең төрле шөгыль табалар – шәмнәр ясыйлар, тегәләр, пешеренәләр. Мин өйдә утыра алмыйм. Мин – сәхнә җанлы кеше, миңа монда булу мөһимрәк. Ярый инде Алмаз хәлемне аңлый.
Мин начар әни түгел, әмма дөньям балаларым тирәсендә бөтерелә дип әйтә алмыйм. Ана үзен бәхетле хис итсә, балалары да бәхетле була. Минем балаларым бәхетле. Алар мине аңлый. Хәер, үзләре дә театрда үсә инде.
Театрда үссәләр дә, олы кызыбыз артист тормышын сайламас, ахры. Гәрчә өч яшеннән телевидениедә съемкаларда катнашса да. Аның табиб буласы килә. Нинди юнәлеш сайлыйсын да белә, хирург булам, ди. Ә менә Зөләйха безнең юлдан китәр төсле. Ул бөтенләй икенче төрле. Аңа исем кушканда, шулай ук шул вакыттагы ролем тәэсир итте. ГТРКда спектакль яздырганда, Зөләйха исемле героиняны тавышландырдым. Күңелгә ятышлы исем булгач, кызыбыз Зөләйха дип куштык.
– Сине Фәрит Бикчәнтәевнең яраткан артисты, диләр.
– У-у-у, шулаймы, мин бик шат! Әле бер көнне Мәскәүдә Женовач спектакленнән соң каршыбызга бер кеше очрады. Мөгаен, ул артист булгандыр, чөнки «Любимая актриса Женовача» дигән футболка кигән иде. Әллә миңа да «Бикчәнтәевнең яраткан актрисасы» дигән футболка ясатыргамы икән? Просто кызык өчен генә (көлә).
– Театр зур үзгәреш кичерәчәк. Алда яңа бина, яңа сәхнәләр, яңа мөмкинлекләр көтә, син әзерме?
– Мин бүгеннән барып уйнарга әзер. Үзгәрешләр, тәҗрибәләр, ниндидер яңалык минеке инде. Кайчак артистлар белән, адашып бетәрбез инде, дип көлешәбез. Кайсы сәхнәдә уйнавыңны онытсаң, әйеме (көлә)? Булсын гына, чөнки артистка рольсез тору бик авыр. Миңа нинди роль булса да, кызык. Хәер, төп рольләр бик кызык түгел. Ярый җырлый белмим әле. Героиняларны уйнап йөрү – иң күңелсез эштер ул.
– «Голубая героиня»ларны уйнарга хыялланмыйсың, димәк?
– Мин күбрәк практик. «Иң зур хыялың нәрсә?» – дип сорый күрмәгез, яме, мин аны әйтә алмыйм. Максат куйсам, аңа тиз ирешәм. Спорт, бәлки, шулай тәэсир иткәндер. 13 яшьтә шөгыльләнә башладым, 15 яшьтә кара пояс алдым, спорт мастерлыгына кандидат булдым. Иртәнге алтыда, мәктәптән соң шөгыльләнә идем. Аннан үзем барып, музыка мәктәбендә гитара классына язылып кайттым. Өйдә, эшең юкмы синең, дип сүктеләр әле. Шунысы үкенечле: тәмамлый алмадым. Казанга театр училищесына кергәч, өзелде. Юкса бер ел гына калган иде. «Хуш, авылым» спектакленнән соң гармун уйныйсы килеп калды. «Нишләп мине гармун уйнарга өйрәтмәдең, әни дә уйный бит әнә», – дип тә әйттем әле әтигә. Сәләтем бар юкса.
Еш кына, хатын-кызның бәхете – гаиләдә, диләр. Ә мин: «Хатын-кызның бәхете тормышта үз урынын табуда», – дим. Мин икеләтә бәхетле: гаиләдә дә, профессиядә дә. Һәрбер кешенең профессиядә дә бәхетле булуын телим.
Блиц-сораштыру:
– Актриса өчен нинди төп 3 сыйфат кирәк?
– Фантазия, үз-үзеңә ышану, балаларча самимилек.
– Сәхнәдә уйныйсыңмы, яшисеңме?
– Уйнап яшим.
– Тормышта әртисләнгән бармы?
– Юк, тормышта мин – «скучный» кеше.
– Төп таянычың?
– Аллага таянам. Калган бар нәрсә вакытлыча.
– Соңгы укыган китабың?
– Сумкамда һәрвакыт китап йөри. Бу көннәрдә Евгений Водолазкинның «Авиатор»ын укыйм (сумкасыннан тартып чыгара). Артист даими укырга, театр дөньясындагы яңалыклардан хәбәрдар булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез