Газетага язылу

Алмагачым чәчәк атты августның унбишендә: ​​​ни өчен куак, үсентеләр икенче тапкыр чәчәк ата?

Көзләрдә дә язлар кабатлана. Табигатьтә дә шулай була кайчак. Кемнеңдер бакчасында икенче мәртәбә алмагач, чияләр чәчәк аткан. Язның беренче чәчәкләре – тузганак та «күз»ен кысып маташа. Мәтрүшкә җыючылар да бар хәтта. Язлар белән көзләр нигә буталды? Шул сорауга җавап эзләдек.

Алмагачым чәчәк атты августның унбишендә: ​​​ни өчен куак, үсентеләр икенче тапкыр чәчәк ата?
Фотолар: шәхси архивтан

Үзе бер хикмәт

 – Әнинең бакчасында мәтрүшкә үсә. Чәчәк аткач, бер тапкыр сабакларын җыеп алган идек инде. Хикмәт, менә тагын шау чәчәктә утыра. Болай булгач, кыш буе тәмләп чәй эчәбез инде, – ди Әлмәт районының Яңа Нәдер авылында яшәүче Айгөл Әхмәдуллина. – Үзебезнең бакчада пәйгамбәр тырнагы (календула) сары болыт кебек утырды. Яфраклары ямьсезләнгәч, тамыры белән йолкып, тирескә аттым. Шул урында яңадан ямь-яшел булып үсеп киләләр. Бу елларда көз соң килә бит. Узган ел ноябрь азагында кар төшмәгән иде. Әлеге күренешләр шуңа бәйле, дип уйлыйм.

Аксубай районының Түбән Татар Майнасы авылыннан Фәнүзә Гафиятуллина алмагач чәчәге фотосын төшереп җибәргән. Барыбызга да мәгълүм җырның сүзләрен үзгәртеп, «Алмагачлар чәчәк ата августның унбишләрендә», – дип тә язып куйган.

Кемнеңдер җиләк үсентеләре кабат бөреләнеп, җимеш бирергә әзерләнә. Әмма көз җылысы җитмәс шул. «Быел шактый гына куак, үсентеләрнең икенче мәртәбә чәчәк атуына игътибар иттем. Ишегалдында миләш чәчәк атып утыра. Узган ел балан белән алма шулай шаккатырган иде. Бакчадагы бәрәңге дә чәчәктә утыра. Монысы инде соң утыртуга бәйле. Авылда тузганаклар чыккан. Галәмәт бит бу», – ди Казанда яшәүче Динара Миңнекәева.

Зәйдә яшәүче Нәзилә Тучыбаева да бакчасында шундый хәлгә тап булган.

– Беркөнне теплицага кыяр, помидор җыярга чыккан идем. Күзем алмагачка төште. Ак күбәләк утырамы әллә, дип килеп карасам, алмагач чәчәк аткан икән. Бик кызык тоелды. Видеога төшереп, социаль челтәрләргә дә куйдым. Баксаң, бездә генә түгел икән. Берәүнең бакча ясмине (чубушник) икенче кат чәчәк аткан. Икенче тапкыр бакчага чыксам, башка алмагачта да шундый ук хәл. Интернетка кереп, сәбәпләрен дә эзләп карадым. Эсседән соң салкын һава торышы килсә, шулай була икән. Дөрес су сипмәсәң, ашлама кертмәсәң дә, мондый саташулар булырга мөмкин, диелгән. Чәчәген өзеп ташларга кушканнар. Мин дә шулай эшләдем. Күргән берсен өзеп барам, – ди ул.

Түбән Камада яшәүче Лилия Габдрахманова дачасында чәчәкләрнең ниндиен генә утыртмый. Агач-куаклары да мул уңыш бирә.

– Узган ел грушабыз октябрьдә кабат чәчәк аткан иде. Әмма аңа карап, быел җимеш бирмичә калмады. Мондый күренешләр бик сирәк була. Чәчәкләрнең алай вакытсыз атканын күргән юк. Әлегә бакчада гайре табигый күренешләр күзәтелми. Әмма көз барысын да үзгәртергә мөмкин, – ди ул.

Ялгышып ашыгу

Балтач районындагы Салавыч мәктәбенең биология укытучысы Резеда Бәдгиеваның да мондый күренешләргә тап булганы бар. Табигатьнең икенче сулыш алуын ул болай дип аңлатты:

– Узган ел чиябез бик күп җимеш бирде. Аны җыйганда, чәчәк атканын күреп алдым. Моның сәбәбен гормоннар тайпылышында дип уйлыйм. Уңыш күп биргәч, агач бөтен көчен җимеш өлгертүгә юнәлтә. Шуның белән гормоннар балансы бозылырга һәм агач үзенең вегетатив бөреләрен (яфрак чыгара торган бөре) чәчәк бөреләре кебек ялгыш үстерергә мөмкин. Ул чәчәкне өзеп алырга кирәк. Мин нәкъ шулай эшләдем дә. Калдырган булсам, ул юньле җимеш бирмәс иде. Быел чия уңышы узган елгыдан начаррак булды. Сәбәбен былтыргы күренештән күрдем. Чия агачының гормоннары бозылып, быел яз көне чәчәк атарга тиешле бөре узган җәйдә үк чәчәк атып куйган, күрәсең.

Аның фикеренчә, агачларның икенче тапкыр чәчәк атуның сәбәпләре бу гына түгел. Һава торышының да йогынтысы бар. Җәй башында корылык булып, аннан көчле яңгырлар яву да тәэсир итәргә мөмкин. Механик җәрәхәтләнүләр дә андый хәлне булдыра ала. Җимешләре күп булып, агачның ботаклары сынып төшәргә мөмкин. Агач тиз генә үзенең ябалдашын торгызу өчен эшли башлый. Шул рәвешле запаска калган бөреләрен, шулай ук чәчәк бөреләрен активлаштыра.

Азнакай районы агрономы Равил Ризаэтдинов белән дә әлеге темага сөйләшеп алдык.

– Кырларда тәртип. Игеннәргә бәйле андый күренешләрне очратканым юк. Ә менә быел авылда шомыртның кабат чәчәк атып утыруын күрдем. Гаҗәп тоелды, әлбәттә. 40 елга беренче тапкыр күрүем. Социаль челтәрләрдә дә төрле агачларның чәчәккә бөреләнүенә бәйле фотолар очраштыргалый, – ди ул.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы бакчачысы Олег Волков мондый күренешләргә аптырамаска киңәш итә.

– Питрәчтә яшәүче апам мәтрүшкәне икенче тапкыр җыйды инде. Көзен миләшнең чәчәк атканы бар. Алмагач үстермим, шуңа күрә әйтә алмыйм. Көннәр җылы торып, кыш озак килгәндә, карлыган да кабат яфракка бөреләнә башлый. Узган ел көз утырткан кышкы суган иртә тишелеп чыкты. Табигать үсемлекләрне алдалый. Көннәр җылы торгач, алар яз килгән дип аңлый. Ә менә лалә чәчәгенең ялгышып кына булса да икенче тапкыр үсенте чыгарганы юк. Чалма чәчәк тә (пион) шулай. Табигать тайпылышларына аптырарга кирәкми. Кеше бит мифик әйберләрне ярата. Болар климат җылынуга бәйле. Без кечкенә чакта помидор пешми иде, хәзер көзгә кадәр кызарып утыра, – ди Олег Волков.

Белгеч фикере

Казан дәүләт аграр университеты доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Александр Абрамов киңәшләре

Сәбәпләре

Үсемлекләрнең үсеш циклы агрометеорологик шартларга тыгыз бәйләнгән. Быел җәй югары температура белән аерылып торды. Шуңа күрә күп кенә үсемлекләр икенче тапкыр чәчәк атарга өлгерде. Әлбәттә, мондый очраклар агач, үсемлекнең кышка чыдамлыгын киметергә мөмкин. Шуңа күрә яфрак койганнан соң, фосфор, калийлы ашламалар кертергә киңәш ителә. Көл кулланырга була. Андый күренешләрнең сәбәбе климатның үзгәрүенә, җәен температураның күтәрелүенә бәйле. Чынлыкта бу – «гормональ өзеклек»тән бигрәк, үсемлекнең стресска яки шартларның кискен үзгәрүенә реакциясе. Моннан тыш, сәбәбе башка факторлар да булырга мөмкин. Ябалдашларның зарарлануы (боз, җил), корткычлар яки авырулар һөҗүме – болар барысы да нормаль үсеш циклын боза ала. Нәтиҗәдә агач запас (йоклап яткан) чәчәк бөреләрен активлаштыра. Шулай ук җылырак климат зоналарыннан китерелгән үсемлекләр дә кайчакта җирле сезоннарга кыенрак җайлаша. Алар өчен һава аномалияләре кабат чәчәк атуга сигнал булырга мөмкин.

Куркыныч тудырамы?

Әлбәттә, тудыра. Кайбер очракларда, чыннан да, проблемага әйләнә. Үсемлек сезоннан тыш чәчәк ата икән, ул кышка һәм киләсе сезонга запасын сарыф итә дигән сүз. Нәтиҗәдә киләсе елда уңыш кимергә мөмкин. Көзен уянып чәчәк аткан бөреләр язын инде кабат сөендермәячәк. Үсемлек көчсезләнеп, аның кышка чыдамлыгы кимеячәк. Яшь бәбәкләр туңарга, кайбер очракларда чәчәкле ботаклар кибәргә мөмкин. Ләкин чәчәк ату агачка тулаем кагылмаганда, киләсе елда уңышка җитди зыян килмәячәк.

Нишләргә?

Бөреләрне яки яшь бәйләмнәрне пөхтә итеп өзегез. Шулай итеп, сез агачның көчен кышка һәм киләсе сезонга нормаль әзерләнү өчен сакларсыз.

Үсемлеккә тернәкләнергә ярдәм итегез. Фосфор һәм калий белән тукландырыгыз. Кыш алдыннан мул итеп су сибегез. Су агачка кышны яхшырак үткәрергә ярдәм итәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре