Әлмәндәр карт кушкач: мәктәпләрдә Белем көне ничек үтте?

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә... Бүген белем йортларында беркайчан да искерми торган әнә шул матур җырны суздылар. Быел республикада 50 меңгә якын бала тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керде. «ВТ» хәбәрчесе Белем көнен Биектау районының Сая һәм Әлдермеш авылларына барып күзәтеп кайтты. Ни генә дисәң дә, авылда белем учакларының үз җылысы бар. Анда балаларның күзендәге очкыны да башка кебек...

Юлыбызны кечкенәсеннән башлыйк әле дидек. Сая мәктәбендә нибары биш бала укый. Быел 1 һәм 2 нче сыйныфка баручылар бөтенләй юк икән. Авыл өен хәтерләткән кечкенә генә мәктәп бу. Тәрәзә йөзлекләренә кадәр бар үзенең. Заманасында авыл баеның йорты булган ул. Узган гасырның җитмешенче елларында мәктәп итеп үзгәрткәннәр. Менә шуннан бирле монда балаларга белем һәм тәрбия бирәләр. Без килгәндә, барысы да, мәктәп почмагына сыенып, бәйрәм башлаганны көтә иде. Дөрес, капкасыннан кергәндә, мондый агач мәктәпләр калганмыни әле дип, гаҗәпләнеп куйдык. Әмма авыл халкы ничек бар шулай кабул итә аны.

– Безнең аның иске булуына исебез дә китми. Иң мөһиме: балаларыбызга иртүк торып, күрше авыл мәктәбенә барырга кирәкми. Уку бетүгә, өйгә кайталар. Укытучыларыбыз яхшы белем һәм тәрбия бирә. Ничә еллардан бирле ябыла-ябыла дисәләр дә, саклап тоталар әле. Без барысыннан да канәгать, – диеште әти-әниләр.

Гөлнара Сабирова – өч бала анасы. Ике баласы башлангычны тәмамлаган инде. Быел Сәйдәләре 3 нче сыйныфта белем ала. Ул да: «Мәктәбебез бик җайлы. Күңелебез тыныч», – диде.

Балаларга укытучы гына түгел, 38 ел буе укучыларга тәмле ризыклар әзерләгән, сыйныф бүлмәләрен тәртиптә тоткан Фирдинә апалары да кадерле. Кызганыч, ул инде быел эштән китәргә булган. Бүләкләр тапшырып, рәхмәт әйтеп, күз яшьләре белән озаттылар үзен.

Башлангыч сыйныф укытучылары Рамилә Ибраһимова белән Миләүшә Гайнетдинова да озак еллардан бирле белем бирә икән инде. Быел 3 нче сыйныфта – 2 кыз, 4 нчедә 3 малай укыячак.

– Укытырга килгәндә, миңа 20 яшь тә тулмаган иде әле. Хезмәт юлымны башлавыма – 25 ел, – ди Рамилә Ибраһимова. – Балалар саны бер арта, бер кими дигәндәй. Быел иң аз вакыты. Узган ел унау иделәр. Киләсе елда укырга керүчеләр күренми. Киләчәге өметле түгел шул мәктәпнең. Әти-әниләрнең ул-кызларын зур, матур мәктәпкә бирәсе килә. Үзегез күреп торасыз, безнеке кечкенә бит. Сакланып калса, бик әйбәт инде. Балалар аз булгач, ябылырга да мөмкин.

Башлангыч сыйныфны тәмамлаган укучылар күршедәге Әлдермешкә китә. Белем көне белән котларга килгән мәктәп директоры Азат Шакировтан уку йортының язмышы турында кызыксындык. «Әгәр 1 нче сыйныфка баручы булмаса, киләсе елдан мәктәпкә вакытлыча ябылып торырга туры киләчәк», –диде ул.

Укучылар әзерләгән концертны карагач, Әлдермешкә кузгалдык. Анда инде балалар тавышы да көчлерәк яңгырый. Яңа уку елында бирегә 121 бала килгән. Беренчеләр саны – 13. Биш авылдан килеп укыйлар икән.

Фирдисә Камалиева беренчеләрне үз кочагына җыйган. Сабыйларны иңнәреннән каккан, сорауларына җавап биргән мизгеле иде аның.

– Бездә әзерлек төркеме бар. Балаларның барысы да Әлифбаны белә. Әмма язарга өйрәнмәдек әле. Анысын инде мәктәптә өйрәнербез, – ди озак еллардан бирле эшләүче Фирдисә Камалиева.

Мәктәп директоры Азат Шакиров белән яңа уку елы яңалыклары, укытучылар кытлыгы турында да сөйләшеп алдык. Быел кытай теле дәресләрен дә кертергә җыеналар. Моның өчен белгечләре бар. Укучыларның телефоннарын җыю гадәте юк. Алар дәрестә үзләрен тәртипле тота. Шуңа күрә тел-теш тидереп булмый.

– Кадрлар кытлыгы бар. Август ахырына кадәр укытучыларны табып өлгердек, шөкер. Химия, рус теле, физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучылары килде. Дилә Ибәтуллина, КФУны тәмамлап, рус телен укыта башлады. Ул хәзер түгәрәкләрдә балаларга кытай телен дә өйрәтәчәк. Әти-әниләрнең дә кызыксынуы бар, – ди Азат Шакиров.

Алмаз Нуретдинов та әлеге мәктәптә – яңа укытучы. Моңа кадәр ул биш ел Бөгелмәдә укыткан. Шуннан соң ун ел бу һөнәрдән аерылып торырга туры килгән. Биектауда икмәкханәдә эшләп алган.

– Узган елдан тренер буларак, райондагы балаларны туп тибәргә өйрәтәм. Быел менә укытырга чакырдылар. Авыл мәктәбендә укыткан юк иде әле. Ышанып, эшкә чакырганнары өчен рәхмәт, – ди Алмаз Нуретдинов.

Кара, бәйрәмгә Әлдермешкә Әлмәндәр карт та килгән түгелме соң? Ул балаларга хәер-фатихасын биреп: «Әлдермештә татар рухы сүнмәскә тиеш», – диде. Саклыйлармы? Татарча укырга теләгән балаларның өметләрен аклый алалармы? Туган телгә караш ниндирәк?

– Без татарча укытабыз. Тик быел килгән химия укытучысы дәресләрне русча алып барачак. Татарча белгән кадрлар табу җиңел түгел бит, – дип аңлатты ул.

Татар теле дәресләре турында да сораштык. Директор белдергәнчә, узган ел 1 нче сыйныфларда ике сәгать татар теле һәм бер дәрес уку кергән булган.

– Быел бер сәгатен дәрестән тыш үткәрәчәкбез. Әмма бу түгәрәк түгел. Мәҗбүри укытылачак. Бар мәктәпләрдә дә шулай булачак. Башка сыйныфларда үзгәреш булмады, – ди директор.

11 нче сыйныфта алты бала белем ала. Алар инде БДИга нинди фәннәрне сайлаячагын да алдан хәл иткән. Тугызынчыны 12 укучы тәмамласа, бишесе генә унынчыга калган. БДИ шаукымы һаман үзен әнә шулай сиздереп тора шул әле.

Быелгы уку елында Татарстанда 1 нче сыйныфка 49 мең 477 укучы керде. Шуларның 18 мең 633 е – Казанда. Мәктәпләрдә барлыгы 521 мең 878 укучы белем алачак. Мәктәпләргә 1 мең яшь укытучы (400 гә якыны башкала мәктәпләренә) килде. Быел республикада 5 мәктәп, 3 өстәмә корпус, 7 бакча төзелә. Белем көнендә Лаеш районының Сокуры һәм Тукай районының Кече Шилнә бистәләрендә 618 әр урынга исәпләнгән өстәмә корпуслар, Биектау районында 120 урынлы бакча ачылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре