Елан елында туганнар 2025 елдан нәрсә өмет итә?
2025 ел – яшел агач Елан елы. Елан дигәч, күңелләргә шик керсә дә, киләсе ел хуҗасыннан куркырга кирәк түгел. Аңа бик күркәм сыйфатлар гына хас, ди. Елан елында туучылардан да шүрлисе түгел. Аларга тирән акыл, зирәклек хас. Хәйләкәрлек һәм серлелек тә юк түгел. Хәер, үзләре турында үзләре сөйләсеннәр әле.
Алмаз Миргаязов, «Татмедиа» АҖнең телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе (1977 елгы):
– Бер генә дә шәхси сыйфатларымны туган елыма бәйледер димәс идем. Шулай да... Стратегиядән башлыйм. Әгәр кешеләр өчен, милләт, киләчәк өчен нидер эшләп калдырам дисәң, туган елыңа карамастан, стратег булырга кирәк, минемчә. Гомерләре буе «чемодан өсте»ндә бүген-иртәгәне көтеп яшәүчеләр – тактиклар (ягъни хәйләкәр, эшмәкәр кешеләр), аларга нәтиҗә иртәгә, һичьюгы берсекөнгә кирәк.
Мин озакка исәпләнгән планнар корырга яратам. Аларның кайберләре кайчагында 3–5 елдан соң гына чынга аша (мәсәлән, заманындагы «Татар радиосы»ның Россия шәһәрләрендәге челтәре, бүгенге «Китап» радиосы). Бүген килеп чыкмаган, киртәгә очраган, кулдан сугып төшерелгән план-омтылышларымны мин матур гына «яулык» белән «каплап куям» да киләсе эшемә күчәм. Берникадәр вакыттан соң теге эшләрем «яулык» астыннан үзләре өлгереп, «шытып чыга». Димәк, мин – стратегтыр.
Чикләремне саклый белүгә килгәндә, бөтенләй килешмәс идем. Чөнки минем «чик»ләргә теләсә кем кереп, утырып чәй эчеп, соңгы прәннегемне ашап, теләгән (кайвакыт пычрак) эшен эшләп чыгып китә ала. Минем лексиконда «юк» сүзе юк. Ярдәм сорап, сорау белән килгән теләсә кемгә, кулымнан киләме, юкмы, эчкерсез ярдәм итәргә тырышам. Тик бу сыйфатымны мин тискәре димәс идем, ул миңа рухи ләззәт китерә.
Бала чагымдагы җәйге тәүлекнең 16–18 сәгатен табигать кочагында, урманда (урман мин яшәгән өйгә терәлеп үк тора иде) уздырган кеше буларак, еланнан гына түгел, җитдирәк хайваннардан да курыкмаска өйрәнелгән инде. Аларны мин һәрвакыт безнең белән бер мохиттә яшәргә яратылган «туган җаннар» дип кабул иттем. Елан белән берничә тапкыр күзгә-күз очрашкан булды, бер-беребезгә юл биреп аерылыштык.
Минем балачак чикләнгән мөмкинлекләр чорына туры килде. Безнең өчен һәр Яңа ел – могҗиза, тәмле, хуш ис һәм кечкенә генә бүләкләрдән дә зур бәйрәм ясауга корылган иде. Күршедәге урманнан нарат (чыршы безнең якта үсми) кисеп алып кайтып бизәү, мәктәптә җитәкләшеп чыршы тирәсендә җырлап әйләнү, бүләк итеп бары тик Яңа ел бәйрәмендә генә биреләчәк дүртәр данә мандарин – барысы да истә.
2009 елның 31 декабрендә бердәнбер кызым Алсуны бала табу йортыннан өйгә алып кайттык. Аннан да зуррак бүләк биргәннәре юк әлегә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез