Газетага язылу

Мансур Хөснетдинов: «Хаҗдан исән-сау әйләнеп кайтсам, чишмәләрне яңартыр идем, дидем»

Кайбыч районының Чүти авылында гомер итүче 89 яшьлек Мансур Хөснетдинов чишмәләрнең югалып баруына түзә алмаган. Ике кизләү ачкан, тагын икесен төзекләндергән. Дүртесен дә тәртипләп тота хәзер. Аның белән су буйларын бергәләп урап кайттык.

Мансур Хөснетдинов: «Хаҗдан исән-сау әйләнеп кайтсам, чишмәләрне яңартыр идем, дидем»
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Гади генә, әмма бик тә сөйкемле авыл карты ул Мансур ага. Игелекле гамәлләрен истә тотып, авылдашлары аны «Чүти Әлмәндәре» дип йөртә. Яшь чагында күперләр, клуб, фермалар, тегермәннәр төзегән. Газовик булып эшләгәндә, газ баллоннарын авылга иң беренчеләрдән кайтарткан ул. Аннан 9 ел гомерен урманчы һөнәренә багышлаган, тирә-якны яшеллеккә күмгән. Яхшы гамәлләр кылып яшәргә өйрәнгән кешенең йөрәге картайгач кына түзәме соң? Чишмәләрнең бетә баруын күреп, чистарту, төзекләндерү эшенә керешкән.

– Үзеңнән соң нәсел дәвамчылары калдырырга, күперләр төзергә, чишмәләр казырга, агачлар утыртырга кирәк, диләр бит. Менә шушы сүзләр күңелемә кереп калган. Хаҗдан исән-сау әйләнеп кайтсам, чишмәләрне яңартыр идем, дип сүз биргән идем. Башта үзебезнең янәшәдәгесен тәртипләдем. Дөресрәге, иң элек күперен салдым. Басмадан бер әби егылып төшкән иде. Бу хәлгә күз йомып калып булмый бит. Аннан инде чишмәне яңартырга тотындым. Чүти авылы белән бергә яралган ул. Әлеге олы кизләүгә элек кеше бик күп йөри иде. Хәзер суны өйдәге краннан гына агызып эчкәч, халыкның әллә ни исе китми шул. Урамдагы колонкалар да юк. Әмма чишмәнекенең тәме бөтенләй башка инде, – дип сөйли Мансур ага.

Беренчесен төзекләндергәч, чират башкаларына да җитә. Авылга кергәндә, матур булып күренеп торсын дигән теләк белән тотына аларына. Юлчыларга да файдасы булсын дип тырыша.

– Берсен казып карагач, суы чыкмады. Аннан Кайбычтан Рамил дигән егет экскаваторы белән ярдәмгә килде. Рәхмәт инде үзенә. Анысын төзегәч, юлның икенче ягындагысына тотындым. Махсус җиһаз белән башта җир өстен тикшереп карадым. Әһә, минәйтәм, суы бар. Урманда эшләгәндә тракторлар белән шул юлдан йөрдек. Хикмәт, әлеге су каян килеп чыккан? Серен бер Аллаһ кына белә, – ди бабай.

Бөтенләй көтелмәгән урыннарда шулай Җир Ананың зәңгәр күзләредәй чишмәләр тибеп чыккан. Мансур ага аларның өен ясый, тирәсен рәшәткә белән әйләндереп ала. Ял итәр өчен урындыклар да куя. Бу эшкә пенсия акчасын тота. «Исәбен белмим, бер дә кызыксынып, санап караганым булмады. Барысын да авылдашлар хакына дип башкарам», – ди ул.

Авылда чишмәләр саны әкренләп артып торган шулай. Чүтидә барлыгы җиде кизләү бар икән. Мансур аганың игелекле эшләрен 2017 – Экология елында республика җитәкчелеге дә бәяләгән. Рөстәм Миңнехановтан бүләк тә эләккән үзенә. Менә шундый үзе тыйнак, үзе тиктормас бабай ул!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре