– Күз яше – көчсезләр юанычы, ди халык мәкале. Тик кайчак артык көчле булганнар да елап юана. Бу – Аллаһ алдында һәркемнең бертигез дәрәҗәдә булуына дәлилме?
– Елау – табигый халәт. Аллаһы Тәгалә һәр кешене елау һәм көлү, шатлану һәм кайгыру кебек сыйфатлар белән дөньяга яралткан. Коръәндә «Йолдыз» сүрәсенең 43 нче аятендә: «Аллаһ кешене көлә һәм елый торган итте», – дип әйтелгән. Шуңа күрә елау гарьләнерлек нәрсә дип саналмый һәм көчсезлек билгесе дә булып тормый. Киресенчә, елау – ихласлык һәм дөрес күңелле кеше булуның билгесе ул.
– Кеше үлгәч, елама, мәет су эчендә булыр, диләр. Бу – каян чыккан сүз?
– Татар халкында шундый гыйбарә бар, ләкин диндә бу аның дөреслеген раслаган дәлил юк. Ислам дине үзеңне кулда тотып, әдәп-әхлак саклап елауны тыймый. Бары тик үзеңне кулда тотмыйча кычкырып елау, елаганда Аллаһны ачуландыра торган сүзләр сөйләү чын мәгънәсендә зур гөнаһ булып санала. Мөслим хәдисләр җыентыгында килгән бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Каты кычкырып еласалар, мәет каберендә газаплана», – дип әйткән. Галимнәр аңлатуынча, бу хәдистә сүз үзе үлгәннән соң каты тавыш белән кычкырып еларга васыять иткән кеше турында бара. Аның туганнары шушы васыятьне үтәп кычкырып еласалар, үлгән кеше гөнаһлы эшне эшләргә кушканы өчен кабердә газап күрәчәк.
– Намаз укыганда елаучылар да бар. Мондый намаз кабул буламы?
– Намазда Коръән аятьләренең мәгънәләре турында фикерләп, Аллаһының газабыннан куркып һәм җәһәннәм газабын искә төшереп еласаң, андый намаз дөрес була. Аллаһы Тәгалә намазны укыганда елаучы кешеләрне мактап, Коръәндә «Исра» сүрәсенең 109 нчы аятендә: «Иман китергән кешеләр елап сәҗдә кылалар һәм Коръән аятьләрен тыңлау аларда Аллаһка буйсынуларын арттыра», – дигән. Мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) төннәрен намаз укыганда елый торган булган. Шулай ук икенче хәлифә – Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк (Аллаһ аннан разый булсын) имам булып җәмәгать намазын укыганда елый торган булган. Бервакыт икенче тугры хәлифә Гомәр әл-Фәркук (Аллаһ аннан разый булсын) ахшам намазында имам булып «Тур» сүрәсен укыган. «Дөреслектә Раббыңның газабы һичшиксез төшәчәк», – дигән аятькә җиткәч, елый башлаган. Ул шул кадәр каты елаган ки, хәтта авыруга сабышкан. Соңыннан кешеләр аның хәлен белергә килә башлаганнар.
– Ә өшкергәндә күз яше агу нәрсәне аңлата?
– Дөрес, өшкергәндә кайбер кешеләрнең күзләреннән яшь ага башлый. Бу күренеш яки күз тигәнне, яки Коръән аятьләрен тыңлап тәэсирләнгәнне аңлатырга мөмкин.
– Аллаһы Тәгалә чын күңелдән елап сораган теләкләрне кабул итә, дибез. Бу чыннан да шулаймы?
– Кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен өчен, иң беренче чиратта, тапкан малыбыз, ашаган ризыгыбыз һәм эчкән эчемлегебез хәләл булырга тиеш. Бервакыт Мөхәммәд (с.г.в.) Сәгед ибне Әбү Ваккас исемле сәхабәсенә болай дигән: «Йә Сәгед, ризыгың хәләл булсын, шул вакытта догаң кабул булыр. Мөхәммәднең җанына хуҗа булган Аллаһ белән ант итәмен ки, әгәр дә бер кеше бер кисәк хәрам ризык ашаса, аның 40 көн буе кылган изге гамәлләре кабул булмый. Әгәр дә бер кешенең тәне ришвәт һәм риба акчасы хисабына үссә, ул җәһәннәм утына иң лаеклы кеше булачак».
Дога кабул булуның икенче шарты – теләкләрнең кабул булуына ышанып, Аллаһка ялвару. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Догагызның кабул булуына чын күңелдән ышанган хәлдә Аллаһы Тәгаләгә ялварыгыз. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә чит нәрсә турында уйлаучы гафил күңел белән кылган доганы кабул итми», – дигән.
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә күз яше түккәнме?
– Кыямәт көненә хәтле иң хәерле кеше булып калачак Аллаһының илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр дә вакыт-вакыт елый торган булган. Бигрәк тә ул Коръән укыганда һәм аны тыңлаганда елаган. Габдуллаһ ибне Мәсгүд исемле сәхабә: «Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр миңа: «Коръән укы», – диде. Мин аңа: «Йә Аллаһның илчесе! Коръән сиңа иңдерелде бит, шулай булгач, ничек инде мин аны сиңа укыйм?» – дидем. Ул: «Әйе, шулай, ләкин мин башка кешенең Коръән укуын тыңларга яратам», – диде. Шуннан соң мин «Ниса (Хатыннар)» сүрәсен укыдым. «Әгәр дә Без кыямәт көнендә һәрбер өммәттән үзләренә каршы бер шаһит китерсәк, ә сине мөселман өммәтенә карата шаһит итеп китерсәк, имансызларның хәлләре ничек булыр?» – дигән аятькә җиткәч, ул: «Хәзергә җитеп торыр», – диде. Аңа күтәрелеп карасам, аның ике күзеннән яшь ага иде», – дигән.
Шулай ук ул кайгы килгән вакытта да елаган. Ибраһим исемле улы вафат булгач, аның күзләреннән яшьләр тама башлый. Габдрахман ибне Гауф исемле сәхабә бу хәлне күреп: «Йә Аллаһның илчесе! Әллә син дә елыйсыңмы?» – дип сораган. Мөхәммәд пәйгамбәр аңа: «Әй, Гауфның улы! Дөреслектә, елау ул – мәрхәмәтлелек билгесе», – дип әйткән һәм тагын елый башлаган. Шуннан соң ул: «Дөреслектә, күз елый, йөрәк кайгыра, ләкин без Аллаһ риза булган сүзне генә әйтәбез. Әй, Ибраһим! Без синең белән аерылуга бик нык кайгырабыз», – дигән.
– Коръәндә елау, балавыз сыгу хакында нинди аятьләр бар?
– Коръәндә елау турында җиде аятьтә зекер ителә. Аларның кайберләре әңгәмә башында искә алынган иде. Гомумән алганда, елау иманның камиллеген һәм күңелнең ихлас булуын күрсәтүче билге булып тора. «Мәрьям» сүрәсенең 58 нче аятендә: «Әгәр дә аларга рәхимле Аллаһының Коръәндәге аятьләре укылса, алар елап сәҗдә кылалар», – диелгән. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга намаз һәм Коръән укыганда елаучы күзләр насыйп әйләсен иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез