Без хәзер бии беләбезме? Ни өчен халык көнкүрешенең бер өлеше булган бию сәхнәдә генә калып бара? Сәнгатьнең бу төрен урыныннан кузгату өчен нишләргә кирәк? Әлеге һәм башка сорауларны без Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, педагог-хореограф Алсу Мәгъсумҗановага бирдек. Аның белән татар халык биюенең төрлелеге, үткәне һәм киләчәге, биючеләрнең абруе турында сөйләштек.
“Халыкның биисе килә”
– Алсу, ничә яшьтән бирле биисез инде?
– Әти белән әни: “Әйдә, кызым, иннә-иннә-иннә-нә” дия башлаганнан бирле. Төгәл ничә яшьтән икәнен хәтерләмим дә инде. Ә сәхнәгә 6-7 яшьлек чагымда чыктым. 2010 елдан Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшлим.
– Алсу, татарлар өчен бию – нәрсә ул, синеңчә?
– Татарлар өчен генә түгел, башка милләтләр өчен дә бию – ул, беренче чиратта, халык иҗаты. Бию – тормышның үзе ул. Кызганыч, хәзер ул күбрәк сәхнә сәнгатенә әверелде. Кеше хәзер биими, биегәннәрен карарга гына ярата. Ә элек ул көнкүрешнең бер өлеше, көндәлек тормыш өчен табигый нәрсә булган.
– Татар биюе безнең көннәргә асыл формасында килеп җиткәнме?
– Миңа калса, элек күпкә остарак биегәннәр. Гай Таһиров китабын гына ачып карасаң да, анда шулкадәр күп һәм төрле хәрәкәтләр бар. Хәзер халык арасында андый виртуозлар юк. Булганнары да – өлкән яшьтәге кешеләр. Ләкин аларны табу өчен дә тырышырга кирәк бит. Әйтик, “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектында күзәтәбез бит: анда килүчеләр бер-ике хәрәкәт кенә беләләр. Әйткәнемчә, хәзер бик биимибез бит, шуңа күп нәрсә онытыла, бию гадиләштерелә.
– Биюнең сәхнәдә генә калып баруын сез дә әйттегез. Ә халыкның биисе киләме соң?
– Миңа калса, килә. Шул ук мин атаган проектта да катнашучылар һәм кызыксынучылар саны елдан-ел арта гына. Атна саен килүчеләр дә, яңа кешеләр дә күп. Миңа калса, мондый проектлар биюне янә халыкка кайтаруда зур роль уйный. Хәер, бию булган җиргә кеше гел теләп килә. Биемәсә дә, кызыгып килә ул.
– “Хәрәкәттә-бәрәкәт” – фәкать шәһәр проекты. Ә авылларда бииләрме? Ни генә дисәк тә, аның чишмә башы – авыл бит.
– Үзем күргән-белгәннәрдән чыгып фикер йөртсәм, юк, биимиләр дип уйлыйм. Биюгә мәхәббәте булган кеше мәҗлесләрдә, Сабан туйларында “парын” чыгарадыр. Әмма көндәлек тормышта – юк. Нигә биимиләр? Минем бу сорауны фольклорчы Фәнзилә апа Җәүһәровага да биргәнем бар. Аның сүзләрен кабатлыйм. Бию бит ул – энергия алмашу, аралашу, эмоциональ яктан бушану. Ә хәзерге көндә биюдән тыш та бушаныр өчен мөмкинлекләр күп. Шул ук интернет, социаль челтәрләр, уеннар һәм башкасы. Шуңа да бию икенче, хәтта өченче планга күчеп бара.
“Инде соңга калабыз бугай...”
– Бию аша, хәрәкәтләр аша халыкның үткәнен, шатлык-фаҗигасен күрсәтеп буламы?
– Шәхсән минем өчен бу – бик катлаулы сорау. Әмма белгечләр, адымнар, хәрәкәтләр буенча кешенең кайда яшәгәнен, аның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен күреп була, дип әйтә. Әмма аны күрер, аңлар өчен бию өйрәнелгән булырга тиеш. Ләкин, ни кызганыч, хәзерге көндә татар биюе һәм, гомумән, халык биюләре бик аз өйрәнелә. Татарстан буенча карасак, бердәнбер Дәүләт абый (хореограф, культурология фәннәре кандидаты Дәүләт Умеров – Авт.) бардыр. Аның кебек экспедициләргә чыгып китеп, авыллар буйлап йөреп, фәнни эшләр язучы башка кешене белмим мин.
Бию тормыш-көнкүрешнең бер өлеше булгач, халыкның кайсы төбәктә, кем белән аралашып яшәве, менталитеты аның йөрешенә йогынты ясаган. Әмма, әйткәнемчә, моны аңлар өчен тирән казырга кирәк.
– Сәнгатьнең башка тармаклары белән чагыштырып карасак, татар биюе бер урында туктап калган кебек. Бу стагнация халәтеннән ничек чыгарга, сезнеңчә?
– Халык биюендә, чыннан да, стагнация бар. Һәм ул бездә генә түгел. Без менә бер дәрәҗәгә кадәр барып җиттек тә туктадык. Менә шул торыштан кузгалып китә алмыйбыз һаман. Миңа калса, тагын да тирәнрәк казырга, тамырларга мөмкин кадәр якынаерга кирәк. Әмма, ничек кенә булса да, бу халәттә калырга ярамый. Башка темаларга табарга, музыкантлар белән бергәләп эшләргә кирәк. Бездә конкурс-фестивальләр узып тора торуын. Әмма алар “килдек, күрсәттек, кайтып киттек” рухында уза бит. Жюри бәя бирде ди, ә алга таба бу материал белән нәрсә эшләргә? Үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз? Тагын нинди яңа темалар таба алабыз татар биюендә?
Шул ук конкурсларга килүче биючеләрне карыйсың. Алар әлеге дә баягы безнең Дәүләт ансамбле программасына нигезләнә. Мин моны начар димим, әмма үз җирлегеңдәге бию традицияләрен өйрәнеп, асыл халык сәнгатен күрсәт син! Хәрәкәтләр аша гына түгел, киемнәр аша да күрсәт. Билгеле, әзер материал белән эшләү күпкә җиңел инде ул. Ләкин барыбыз да әзергә ияләнсәк, бернинди хәрәкәт булмый бит.
– Нәрсәдән башларга соң?
– Минемчә, бу сорауны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Безнең бит белгечләребез юк – менә шуннан башларга кирәк. Фәнзилә апа бу сорауны бик күп тапкырлар күтәрде. Ул да инде күп еллар, авылларда йөреп, эзләнеп, татар биюен өйрәнүче белгечләр кирәк, ди. Чагыштыру өчен: Төркиядә 400 халык биюе бар. Һәм аларның барысы да энәсеннән җебенә кадәр өйрәнелгән һәм язылган. Аларның кайда-нәрсә биелгәне язылган карталары бар. Ә без әле дә ярмак вагы белән себер татарлары биюенә барып төртеләбез. Ә ниндидер зур эшләр башкарылганы юк. Ни өчен? Әйе, белгеч юк чөнки. Без Фәйзи Гаскаров, Гай Таһиров эшләренә нигезләнәбез. Сүз дә юк, ул – фундамент. Әмма, казынсаң, әллә нинди байлык табып чыгарырга була! Халык арасында йөрергә кирәк. Фәнзилә апа әйтмешли, соңгы вагон инде кузгалды, ә без әле дә басып карап торабыз. Халык биюен белүчеләр исән чакта отып алырга кирәк. Инде соңга калабыз бугай, үкенечле булуы бар.
“Эчке хис биюдә чагыла”
– Без, татарлар, тыйнак халык бит инде. Биегәндә дә тыйнакмы без?
– Татар кызының бию рәвешен алып карасак, әйе, чаялык бар, әмма ул, әйтик, испан кызы белән чагыштырсак, күпкә тыйнаграк. Ул кулларын да уңга-сулга, алга-артка җилпеми. Вак-вак кына атлап йөри. Чөнки аның тәрбиясе башка, ул башка җәмгыятьтә үскән, аңа ул генетик яктан “салынмаган”. Татар кызы испан биюен дә испан кызлары кебек иркен бии алмый. Ул аның барыбер татарча килеп чыга. Менә шул эчке хис биюдә чагыла. Әмма, шул вакытта, түгәрәк уртасына чыгып бии башлаган кешене тыйнак дип атап та булмый. Тыйнаклыкны оныта ул.
Биегән чакта милли код белән холык бергә кушыла.
– Биегәндә татарлар үзләрен иркенрәк, иреклерәк итеп хис итә, димәк?
– Әйе. Ул хис-кичерешләрен чыгара, һәр хәрәкәттән көч ала.
“Актерларны беләләр, җырчыларны беләләр, биючеләрне – юк...”
– Татар биюен бөтен дөнья күрергә тиеш, дип әйтә алабыз.
– Әлбәттә! Күрсәтәбез бит. Ансамблебез белән төрле шәһәрләргә, илләргә барабыз. Һәм безнең бию, чыннан да, кызыксыну уята.
Әмма күрсәтеп йөреп кенә буламы соң? Әйтик, шул ук испаннарның фламенкосы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Нигә әле без татар биюен дә кертмибез? Кертә алмыйбызмы? Мин бу сорауларга әле дә җавап таба алмыйм. Гомумән, кирәкме икән ул безгә? Халык биюен, беренче чиратта, халык үзе яратырга, аны белергә, аның белән горурланырга тиеш бит.
Бәлки, безгә аны таныту өчен шәхесләр җитмидер? Исемен бөтен дөнья белерлек шәхесләр. Хәер, бөтен дөнья түгел, татарлар арасында да исемнәре таралган солистлар юк бит. Элек Ләйсән белән Айрат Хаметовлар бар иде. Аларны халык белде, алар турында тапшырулар төшерелде. Хәзер менә андый кешеләр бармы? Актерларны беләләр, җырчыларны беләләр, биючеләрне – юк... Белмим, ихтыяҗ юкмы? Һич җавап таба алмыйм.
Испаннарның данлыклы биючеләре, атаклы мәктәпләре бар. Ә безнең татар биюенең башкалада да үз мәктәбе юк... Мин ачып җибәргән идем, әлегә эшчәнлеген туктатып торырга туры килә.
– Минем киләсе соравым да нәкъ менә биюченең абруй-дәрәҗәсе турында иде...
– Абруй, дип... Беләсезме, хәзерге көндә җаны-тәне белән хезмәт сөйгән, чын эш кешесенең абруен күтәрергә кирәк. Табиблар, педагоглар, авыл хезмәтчәннәренекен. Мин үз хезмәтемнең дәрәҗәсен төшерергә теләмим, әлбәттә. Әмма мин кайчак үз-үземә сорау бирәм: биюче кем соң ул? Кирәкме ул менә хәзерге вазгыятьтә? Кыйммәтләр үзгәргән, дөньясы буталган чорда? Әллә бездә бөтен халыкның рухын күтәрерлек биючеләр юкмы? Бәлки, биесәң, шулай итеп биергә кирәктер?
Тагын чагыштырам инде. Әйтик, мөгәллимнәр арасында Ходайдан бирелгән сәләтлеләре бар. Аларга карап сокланасың. Биючеләр арасында да шулай. Гаиләсенең тамагын туйдыру өчен генә түгел, тирәнрәк уйлап, җаны белән бии торганнар була. Кешеләр дә, һөнәрләр дә, карашлар да төрле бит.
– Татар биюенең киләчәген ничек булыр дип күз аллыйсыз һәм ничек булуын телисез?
– Без Сәйдә Миңнебаева белән “Әйдә бас” татар биюен үстерү остаханәсе булдырган идек. Һәм ул фәкать беренче адым гына булды. Мондый остаханәләр күбрәк булырга һәм ешрак оештырылырга тиеш. Әйткәнемчә, белгечләр, хореографлар әзерли башларга кирәк. Һәм, әлбәттә, материал тупларга, тирән казырга, фольклор яктан якын килергә, актуаль темалар барга кирәк. Киләчәк ничек булыр дип... Эшләсәк була, эшләмәсәк – юк инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез