Газетага язылу

Ашыгып ашка пешкән бармы? 26 февраль – Халыкара ашыкмау көне

26 февраль – җиде кат үлчәп, бер кисәргә өнди торган, ягъни Халыкара ашыкмау көне. Нык итеп авыз пешкән чагыгызны хәтерлисезме? Ашыкмый гына искә төшерегез әле.

Ашыгып ашка пешкән бармы? 26 февраль – Халыкара ашыкмау көне

Илнур Габдрахманов, авыр йөкләр ташучы:

– Юлда ашыгырга ярамаганын барыбыз да белә инде. Тик минем турында түгел бу. Тиз кирәк! Кайвакыт ашамыйча, юынмыйча, өйдә ял да итмичә чираттагы рейска чыгып китәсең, ашыгасың, беренче барып җитеп, тизрәк бушатырга тырышасың. Ә тегендә... ике көн чират көтеп утырасың! Тормыш өйрәтә инде ул. Яшь чакта авылда комбайнда эшләдек. Үзара ярышып, кем күбрәк суга, кем басудан соңрак кайтып китә, дип узыштык. Үзара рейтинг бар. Кем ничәнче урында барганын исәпләп торалар, һәркемнең беренчелеккә чыгасы килә. Бервакыт двигатель кыза башлады. Баш бирәсе килми, чыдар әле, 30–40 метр гына калды басуны чыгып җитәргә, дип, эшне дәвам итәм. Бабай әйтмешли, шунда «чукынып чыкты» бит теге хәерсез! Вакытында туктаган булсам, өч көн двигатель ясап ятмаган, ярыштан төшеп калмаган булыр идем. Ашыккан соңга кала, дип әйтә шул халык.

Рузилә Кәлимуллина, иминиятләштерүче:

– Алтын урталыкны сакларга тырышам. Эшем дә кешеләргә алдан «салам түшәп» куярга, куркынычсызлыкны кайгыртуга өйрәтә. Җитезлек кирәк заманда яшәсәк тә, ашыгу еш кына үкенечле була. Үземә колак салып ашыкмаска тырышам. Тик бервакыт кешегә ышанып, ашыгып, соңыннан үкенгән чак булды. Бер клиент, шалтыратып, бүген үк машинасын иминиятләштерүне сорады. Бүген рәсмиләштерсәк, иртәгәсе көннән гамәлгә керә страховка. Тәртибе шундый. Танышлар да булгач, аерым очрак итеп, аңа ярдәм иттем. Ә ул мине төп башына утыртты. Нигә шулкадәр ашыктырганы икенче көнне үк мәгълүм булды. Баксаң, юл-транспорт һәлакәтенә очраган икән. Страховкасы булмагач, үзенә түләргә туры килер иде. Ул проблемасын безнең оешма аша хәл итәргә уйлаган. Миңа җитәкчеләр шалтыратып бик зур кисәтү ясады. Шуннан соң беркемнең дә хәленә кермим дә, кызганмыйм да. Эшнең тәртибе бар, дим.

Рамилә Сөләйманова, 4 бала әнисе:

– Ашыгучан кеше түгел мин үзе. Әмма еш кына күпбалалы әни режимын кушарга туры килә. Барысының укуларын, бакча мәсьәләләрен, түгәрәкләрен хәл итәр өчен шунсыз булмый. Атлап йөргәндә дә бик кызу йөрим. Тиз кызып китүчәнлегем дә бар. Сабырлыгымны җуеп, кешегә турысын әйтеп куя идем. Ярый да ул кеше тиз генә онытса... Йөрәгенә якын алып, аралар өзелергә дә мөмкин. Хәзер ул гадәтем өстендә эшлим. Ничек кенә тел кычытса да, үземне тыям. Тукта, сабыр ит, синең каты бәрелүең, дөресен аңлатырга тырышуың бу кешегә ничек тәэсир итәр, нәтиҗәсе нинди булыр, дип үземне бастырам. Диндә дә «ашыгу – шайтаннан» диелә. Синең авызың пешү генә кирәк аңа. Шундук кирәкмәгән сүзләр әйтеп атканчы, бераз сабыр итүең, тагын бер кат уйлавың хәерлерәк. Вакыт узгач, ул сүзләрнең бер кирәге дә булмаганлыгына инанасың.

Рөстәм Галимуллин, мал җыючы, ит сатучы:

– Мин үзем – әкрен кеше. Хатынның шуңа бик эче поша. Нишләтим, яхшылап әзерләнмичә, кат-кат уйламыйча берни эшли алмыйм. Ашыгуның нәтиҗәсе кыйммәткә төшәргә мөмкин. Әти бик кызу кеше безнең. Фермада маллар белән эшләде. Ит җибәрәсе булса да, берүзе бер үгезне суеп эшкәртә иде. Менә шул мал суйган вакытта ничә тапкыр тирән итеп кулын кискәне, бармагын сындырганы, аягын имгәткәне бардыр. Пычак белән үзенең балтырын да ярып төшерде ялгыш. Шул кызу итеп эшләү аркасында гына бу. Кулындагы бармаклары сынып та үз җае белән ялгана, табибка бармый. Авыррак очракларда, әлбәттә, эштә түгел, хуҗалыкта да эшкә ярамас хәлгә калганы бар. Шул балтырын ярганнан соң бик озак төзәлде. Ул вакыйга да сабак булмады. Аннан соң тагын берничә тапкыр чәнти бармагын сындырды инде. Шуңа күрә, кеше табигатьтән кызу икән, аны берничек тә үзгәртеп булмыйдыр. Безнең әти – шундыйларның берсе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре