Финанс яңалыкларын карап баручылар соңгы көннәрдә алтын бәясенең нык үсеп, унциясе 4000 доллардан артып киткәнне яхшы белә. Бу үсеш кыйммәтле металлны иң яхшы инвестиция чараларының берсенә әйләндерә.
2022 елда санкцияләр кертелгәч башланган матавыкны хәтерлик. Россия хөкүмәте ул чакта алтын коелма сатып алгандагы өстәмә кыйммәт салымын бетерде. Элек ничек иде? Банктан алтын коелма сатып алсаң, аны финанс базарындагы бәядән 20 процентка кыйммәткәрәк аласың, кире тапшырсаң, шул күләмдә арзангарак бирәсе була. Җитмәсә, шәхси керемгә салым да түлисең әле. 2022 елның 1 мартында НДС белән бергә керем салымын түләү дә туктатылды. Россия хакимиятләре бу адымнары белән уңышлы ат йөреше ясадылар: элек акчалы катлау байлыгын долларда сакларга ияләнгән булса, хәзер алтын өстенлек алды. Өстәмә мәгълүмат китерик: 2022 елның 1 мартында алтын бәясе 1808 доллар булган. Тагын бер тапкыр хәзерге бәяне искә төшерегез дә акчаны алтында саклауның никадәр отышлы булуын аңларсыз.
Нәкъ менә шул чорда Россиядә алтын сәүдәсе җанланып китте дә инде. Банклар алтын коелмаларны килолап өйгә китереп бирә башладылар. Аңлый торгансыздыр: кредитлар хисабына көн күрүче гади халык түгел, бай катлау файдаланды алтын сәүдәсеннән. Ришвәт керемнәре дә еш кына алтынга яшерелде. Ил хакимиятләре 2022 елгы гамбит белән нигездә бай катлауның мәнфәгатьләрен яклады. Шулай да таныйк: стратегик хәйлә отышлы иде. Ул күпмедер дәрәҗәдә Россия сумына «авырлык» бирде, аны куык кына дип карау куркынычын киметте. Кулыңдагы сумнарга син теләсәң күпме күләмдә алтын сатып ала аласың икән, бу инде кулдагы акчага да ышаныч һәм кыйммәт өсти.
Соңгы елларда Россиянең кайбер сәясәтчеләре сумга алтын стандарт кертү идеясен күтәреп чыкты. Моны тормышка ашырсаң һәм гарантияләсәң, безнең кулдагы кәгазь акча бөтенләй башка кыйммәткә ия була башлар иде. Бу инде – кулыңдагы кәгазьне, теләсәң, банкка керәсең дә алтынга алыштырып чыга аласың дигән сүз. Үзеннән-үзе финанс тотрыклылыгы гарантияләнә: сумнарның кыйммәте алтын кыйммәте белән генә үзгәрә (соңгысы гел үсү ягында икәнне искә төшерик), инфляция нульгә тигезләшә диярлек, аның урынына дефляция дә килергә мөмкин әле…
Шундый тавышлар яңгырады: БРИКСның алтын белән тәэмин ителгән валютасын булдыру идеясен байрак итеп күтәрделәр. Идеянең рациональ орлыгы шулкадәр зур: гамәлгә ашырылса, без бөтенләй башка финанс системасы шартларында яши башлар идек.
Хәзерге икътисадый вазгыятькә аз гына күз салыйк әле. Ни өчен бөтен планета буйлап финанс тотрыксызлыгы атлый? Фиат валюталарга (кәгазь һәм электрон акчаларга) ышаныч юк чөнки. Аларның кыйммәте кими, чөнки артык күп басылалар. Инфляция менә шул инде ул. Үзәк банкларның, төп ставканы күтәреп, инфляцияне йөгәнләргә тырышуы шуңа күрә нәтиҗә бирми. Бирсә дә вакытлы гына. Процентларны түләү өчен банк үзе үк өстәмә акча басарга мәҗбүр була. Һәм барысы да яңадан башлана: инфляция дә, төп ставканы күтәрү дә. Акчага ышаныч калмау – дәүләтләрнең җимерелә башлавы турында кара аккош кычкыруы ул. СССР белән нәкъ шулай булды. Шундый көн килеп җитте: акчага берни дә алып булмый башлады. Бу юлларны укучыларның күбесе шаһит: 1991 ел ахырында кибет киштәләре шыр һәм буп-буш иде. Акчасы булмаган дәүләт яши аламы? Юк.
Тарихка кечкенә генә экскурсия ясап алыйк. Гражданнар сугышыннан соң хәлсезләнгән Россияне тернәкләндерү өчен Ленин нәрсә эшли? Большевиклар бит башта хәрби коммунизм кертеп, штыклар ярдәмендә социализм төземәкче булып азапланалар. Әмма тиз аңлыйлар: хәрби коммунизмны дәвам иттерсәң, социализм төзергә ил калмаячак. Һәм… алтын стандартка нигезләнгән «червонец» кертәләр. Червонец ун алтын акчага тиң дип игълан ителә. Нәтиҗәдә гиперинфляция генә түгел, гадәти инфляция дә юкка чыга, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, сәүдә үсә башлый. Эш шуңа барып җитә: кайбер илләр совет рубленә сәүдә итә башлый. Әмма червонецның гомере озын булмады. Ни сәбәпле? Сорау кызыклы. Икътисадый тотрыклылыкка китергән валютадан ни өчен Сталин баш тарта? Җавабы «Ни өчен БРИКСның алтын стандартка нигезләнгән валютасы юк?» яисә «Ни өчен Россиядә алтын стандартка нигезләнгән сумнар кертмиләр?» дигән сорауларның җавабы белән бер үк. НЭП чорында советларның банк процентлары 1922 елда – 12–18 гә, 1927–1928 елларда 6–8 гә тиң. Мондый процентлар белән түләү өчен берничә ел эчендә Җир шарындагы барлык алтын да җитмәячәк.
Алтын стандарт Россиядә беренче тапкыр Сергей Витте тарафыннан 1897 елда кертелә һәм 1914 елга кадәр йөри. Француз франклары һәм инглиз фунтлары да нәкъ шул елда алтын стандартны югалталар. Алтын стандартларның бетерелүе Бөтендөнья сугышына бәйле дип каралса да, тирәнрәк анализ ясасак, без күрер идек: сугыш үзе – процент капиталына нигезләнгән икътисадларның җимерелүе нәтиҗәсе ул. Алтын акча һәм процент капиталы берничек тә янәшә яши алмый. Алтын стандартны риба шартларында бер бетереп, бер яңадан кертеп торырга туры киләчәк. Бу халыкны массакүләм талап торуны аңлата. Андый талауны сугыш шартларында гына уңышлы тормышка ашырып була. Совет банкларында юкка чыккан акчаның салкын сугышта СССРның җиңелүе нәтиҗәсе буларак тәкъдим ителүен искә төшерик.
Алтынның соңгы айлардагы һәм көннәрдәге раллиенә әйләнеп кайтыйк. Чынлыкта, алтын кыйммәтләнми, ә фиат акчалар очсызлана. Бик куркыныч билге бу. Алтын чылтыравында зур сугыш канонадасы ишетелә. Үткән тәүлектә генә АКШның транспорт министры Шон Даффи шатдаун аркасында илдә авиаочышларны киметергә туры киләчәген белдерде. Океан артында дәүләт бурычлары шул дәрәҗәгә җитте: бюджет кабул итә алмыйлар. Масштаблы кыскартулар һәм Трамп керткән пошлиналар да булышмый. Әйе, бурычларны янәдән үстерү хисабына бюджет кабул ителер, ләкин бу хәл чиксез була алмый. Кайчан да булса Америка икътисадының коллапсы көтелә. Ул коллпас алдыннан алар зур сугыш учагы ягарга тырышачак. Шуңа кадәр без алтынның яңа рекордларын күзәтербез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез