Әмирхан Еникине искә алдылар: җиз кыңгырау чыңлап торсын

Каләме белән күңелләргә үтеп кергән язучы, морзалар нәселеннән булган затлы шәхес, татарның үзаңын үзгәрткән әдип. Казанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникине искә алдылар. Әдипнең 115 еллыгына багышланган кичә Галиәсгар Камал театрында узды.      

«Әйтелмәгән васыять», «Матурлык», «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады» хикәяләрен укымаган, ишетмәгән татар кешесе юктыр. Мәшһүр әдипне искә алу кичәсендә татар зыялылары, Әмирхан Еникинең туганнары һәм Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале кунаклары җыелган иде.

Кичә язучының үз сүзләре белән башланды. Гомумән,  сәхнәдән ул көнне Еники сүзе генә яңгырады дип әйтергә була. Тантаналы чарага килгән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да чара башында шуны әйтеп куйган иде.

– Минемчә, бүген бернинди рәсми сүзләр кирәк түгел. Бу сәхнәдән Әмирхан Еникинең матур сүзе генә яңгырасын, – диде ул.

Чыннан да, Еники кичәсе рәсми сүзләрсез, чыгышларсыз гына узды. Министр үзе сәхнәдән язучының «Мәк чәчәге» әсәрен укыды. Кичәгә килгән тамашачы Әмирхан Еникинең тормыш юлын хәтерендә яңартты, аның үзе язып калган истәлекләрен тыңлады. Язучы турында кызыклы мәгълүматлар да белдек. Әйтик, аның белән рус язучысы Александр Куприн арасында туганлык җепләре булу, Бөек Ватан сугышында язып барган көндәлекләрен сугыштан соң 45 ел үткәч кенә күрсәтүе, Аппак кушаматлы яраткан песие  булу турында.

Еники әсәрләреннән сәхнәләштерелгән өзекләрне Камал, Кариев, Тинчурин һәм Әтнә театрлары артистлары уйнады, спектакльләрдән һәм язучы әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән «823 километр» фильмыннан өзекләр күрсәттеләр.

Сүз уңаеннан, кичәнең «Җиз кыңгырау» дип аталуы очраклы гына түгел. Әмирхан Еникинең кызы Флера Карташова кичәгә гаиләнең кадерле ядкарен – җиз кыңгырау алып килгән иде. Аны ул Язучылар берлегенә бүләк итте.

– Безнең гаилә өчен бу – бик кадерле әйбер. Ул әтинең якты хатирәсен саклый,  – диде Флера Карташова. – Бүген бөтен гаиләбез белән җыелып килдек. Әтине хөрмәтләвегез, аның әсәрләрен укуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт. Әмирхан Еники исеме әле онытылмаган.

Бу көннәрдә язучыны күренекле шәхесләр, аны шәхсән белгән кешеләр еш искә ала. «Әмирхан абыйның фатихасы белән мин кырык ел иҗат иттем». Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да хатирәләрен яңарткан:

– Моннан нәкъ 39 ел элек, 1985 елның маенда, Әмирхан ага минем  «Болын»  китабыма кереш сүз язды. Китап 1986 елны Казанда басылып чыкты. Шул елны ук мине, шул бер китап белән, Татарстан Язучылар берлегенә алдылар.  Әмирхан аганың минем китабыма кереш сүзе кыска, әмма бик төгәл, хәерхаһ иде. Мин аның башка берәү иҗатына андый зур бәя биргәнен хәтерләмим, китапларына кереш сүз язганын да белмим. Ул, гомумән, мактауга шактый сак һәм саран кеше иде, – дип искә ала Фәүзия Бәйрәмова социаль челтәрләрендә. – «Болын»нан соң да дистәләгән әсәр яздым һәм аның ышанычын акладым, дип уйлыйм. Бөтенләй билгесез яшь бер язучының иҗаты турында үзенең зур сүзен әйткән Әмирхан ага Еникинең рухы шат булсын.

«...Гаҗәп, вакыт дигәнең дә көчсез икән бу ҖИЗ КЫҢГЫРАУ алдында, вакыт аны әз генә дә, ичмасам, үзгәртә алмаган, ул элеккечә яшь, дәртле, моңлы...» (Әмирхан Еники «Җиз кыңгырау», 1995 ел)

Җиз кыңгырау чыңлап торсын, тынмасын өчен нишләргә соң? Еникине тыңларга! Әнә шул фикер белән тәмамланган кичәдән соң һәр кеше бу сүзләрне күңел дәфтәренә язып куйгандыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре