Авыру бала тәрбияләүче әниләр хакында еш язып торабыз. Сер түгел, язмыш тарафыннан сынау килгәч, күп ирләр гаиләсен ташлап китә. Баласына ДЦП диагнозы куелгач, Казанда яшәүче Ләйсән Мөстәкыймова да, ирем ташлар, дип уйлый. Алмаз исә: «Мондый уйны башыңа да кертмә, балабызны бергә үстерәчәкбез», – дип кырт кисә.
– Шулкадәр көтеп алган балабыз иде. Олы кызыбыз Зәринәгә иптәшкә бәби алып кайтырга булдык. Карынымда ир бала икәнен белгәч, и шатландык инде. Тик бар да без теләгәнчә генә булмады, – ди Ләйсән. – 2020 ел иде ул. Мин декретка чыктым да авылга кайтып киттем. Бер атнадан тулгагым башланды. Улымның җитлекмичә туганына бик борчылдым инде. Башка авыруы бардыр дип уйлап та карамадым.
Данияр хастаханәдә 26 көн ята. Бераз авырлык җыйгач, аны өйгә чыгаралар. Ул чакта Ләйсән баласының җитди авыруы бардыр дип уйламый да. Әмма кызы белән чагыштырып карап, сәламәтлегендә тайпылыш барлыгын сизә. Зәринә 6 айда утырып торса, Данияр әле әйләнә генә башлый. Борчылу юкка булмый, тикшеренә торгач, табиблар ДЦП диагнозы куя. Ләйсән бу сүздән чак егылмый кала.
– Аяк астындагы җир убылгандай булды. Бер мәлгә берни аңламыйча тордым. Әле ярый бездә авыруның бик катлаулы төре түгел икән. Улымның теле дә ачылды. Барысын да аңлый. Тик менә аякларның гына тыңлыйсы килми. «Әллә ул чакта, үзем дә белмичә генә, ковид белән авырдыммы икән?» – дип, башта бик бәргәләндем инде. Нишләргә дә белмәдем. Үземне бик гаепләдем. Сау-сәламәт бала таба алмаганыма борчылдым. Балам сәламәтләнә, дисәләр, гомеремне дә бирер идем, – ди ул.
Ана баласы өчен утка-суга керергә риза. Гомеремне бирер идем дип күп елый ул. Бервакыт каенанасы янында шул сүзне әйтә. Әнисе киленне тиз тәртипкә китерә. «Башка болай димә. Үз балагызны ирең белән икегез үстерегез. Сабыйга әнидән дә якын кеше юк», – ди каенанасы. Шуннан соң Ләйсән бераз тынычлана. Башыннан күңелен борчыган уйларын алып ташларга тырыша. Балам авыру дип башкаларга булган ачуын, үпкәсен дә бетерергә өйрәнә. Күңелендә тынычлык, рәхәтлек урнашкач, тормышны башкача кабул итә башлый.
– Ирем, әти-әниләребез, туганнарым ярдәме зур булды. Алар да безнең балабызны сау-сәламәт итеп кабул итте. Берәү дә кимсетмәде. Авыру бала үстерүче әниләр еш кына, дусларыбыз, туганнарыбыз кинәт юкка чыкты, диләр. Ә бездә бөтенләй башкача булды. Киресенчә, без тагын да бердәмгә әйләндек. Тиздән 4 яшен тутыручы улыбыз Данияр да аңлый кебек моны. Шулкадәр матур итеп сөйләшә, елмаеп куя. Өебезнең нуры ул, – ди Ләйсән.
Ире Алмаз да терәк була аңа. «Аяклары йөрми дип тә борчылма. Аның бит акылына зыян килмәгән. Ничек тә үстерербез», – ди ире.
– Башта без өч айдан өч айга тернәкләндерү курслары үткәрдек. Алар бушка бирелә. Буш өч ай эчендә акча түләп массаж, ЛФК уздырдык. Гел күнегүләр ясатып тордык. Әмма ничек кенә итсәк тә, аяклары нык түгел. Данияр өч яшендә йөри башлады. Әмма үзе түгел. Ярдәм итәргә кирәк. Тотынып басып тора, тик гәүдәсен нык итеп тота алмый әле. Табиблар, аякларына операция кирәк, диләр. Безгә кирәген Россиядә ясамыйлар. Шуңа да чит ил клиникасын белештек. Әлегә видеоэлемтә аша гына сөйләштек. Табиблар, баланы күрми, төгәл җавап бирә алмыйбыз, диләр. Әмма аякларына басачагын вәгъдә итәләр, – ди Ләйсән.
Башта ул кешедән акча сорарга бик уңайсызлана. Ире белән киңәшеп, машиналарын сатмакчы булалар, калган акчаны кредитка алырга җыеналар. Әмма туганнары, дуслары аларны туктата. Баланы йөртү өчен машина бик кирәк бит. Ләйсәнне 2 ай буе акча җыярга күндерәләр. Тик ул карыша. Балалар мәйданчыгындагы хәл булмаса, әле дә кешедән ярдәм сорамас идем, ди.
– Улымны сау-сәламәт балалар янына урамга алып чыгу җиңел булмады. Күз яшьләре аша үземне җиңеп, кеше арасына чыктык. Шөкер, сабыйлар аны җылы кабул итә. Алар кебек йөгереп тә йөри алса... – ди Ләйсән. – Бервакыт балалар сабын куыгы белән уйныйлар. Ул очып китә дә, артыннан йөгерәләр. Бөтен бала чаба, Данияр баскычка тотынып тора. Шунда ул күзләремә тутырып карады да: «Әни, мин кайчан йөгерәчәкмен?» – диде. Өстемә кайнар су сипкәндәй булды. Күз яшьләремне эчкә йоттым. Өйгә кергәч, барысын да тагын бер кат уйладым. Улымның бу теләген чынга ашырасы иде, дидем. Менә шуннан соң чит кешеләрдән ярдәм сорарга дигән фикергә килдем. Мин Даниярның йөреп китәчәгенә бик ышанам.
Даниярга ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Ләйсән Рафаэль кызы исемендәге Саклык банкы 2202 2081 2965 4332 картасына акча күчерә ала. Карта 89372810127 телефон номерына беркетелгән.
Әтисе Алмаз Таһир улы исемендәге Т-Банк (Тинькофф) банкы 2200 7013 3901 1444 картасына үзеннән өлеш җибәрә ала. Карта 89991552553 телефон номерына беркетелгән. Акча күчергәндә «Даниярга» дип куйсагыз иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез