Бер үкенеч калды. Композитор Әнвәр Шәрәфиев белән ишегалдында күрешеп, әңгәмә корырбыз дип уйлаган идек, чынга ашмады. Инде хәзер уйланылган ниятне үзеннән башка чынга ашырырга калды.
Мин аның кебек тыйнак кешене башка белмим. Иҗаты да, яшәве дә, үлеме дә шулай булды. Инде бу фикерне саннар белән дәлиллик: 50 елдан артык иҗади гомердә 200 дән артык җыр һәм романс язган, 50 дән артык инструменталь камера әсәре иҗат иткән, симфоник поэмалар, симфониетталар, хор һәм балалар өчен әсәрләр тудырган. Әмма кем дә булса хәтерлиме икән чәчрәп чыгарлыгы булса да, зур сәхнәләр даулаганын, медиакырда үзен күрсәтүне таләп иткәнен? Интервью дигәч тә, бик озак уйланды бит ул, әйтер сүзем бар, музыка өлкәсендәге хәлләр бик борчуга сала, дип ризалашты. Әмма мин бүтән элемтәгә чыкмагач, үзе эзләп йөрмәде. Ул шундый иде. Шул ягы белән дә бердәнбер булды.
Хәзерге буын бәлкем Әнвәр Шәрәфиев дигән композитор барлыгын белмидер дә. Чөнки аның Мидхәт Миншин сүзләренә язылган «Нигә мин ятим?», Илдар Юзеев сүзләренә язылган «Моңлы бала», Әхмәт Исхак сүзләренә язган «Сандугачкай» җырлары бүген бер генә радио-телевидениедә дә яңгырамый диярлек. Күләмле әсәрләре турында әйтеп торасы да юк. Хәер, аның җырларын репертуарына алган Фәхри Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллина, Габдулла Рәхимкулов, Гөлзада Сафиуллина, Рөстәм Маликов чыгышлары да теш сызлаганда бирелә торган дару ише генә – бик сирәк булгалый. Әмма Әнвәр Шәрәфиевне бөтенләй оныттылар дияргә тел әйләнми. Ник дигәндә, ел да «Уйнагыз, гармуннар» парады уза, ел да «Уйнагыз, гармуннар!» җыры яңгырый. Ә бу җырның авторы нәкъ менә Әнвәр ага Шәрәфиев инде.
Иҗат кешесенең дөнья мәшәкатьләрендә гаме булмый. Әнвәр абый янында Румиясе булганга бик бәхетле гомер кичерде. Румия апа исә гомерен нинди талант иясе белән бәйләвен аңлап, иҗат өчен бөтен шартларны тудырды. Матур пар иде алар. Икәүләшеп урам әйләнүләрен карап тору да рәхәт иде.
Иҗат кешесенең тормыш шартларын яхшыртуны сорап йөрергә дә вакыты булмый торгандыр. Алар ике бүлмәле фатирда юкны бар итеп, булганын шөкер итеп гомер кичерделәр. Әнвәр абый җырчыларга җырларын сатып та бирә белмәде бит. «Җыр сорарга мактаулы исемнәр алган кешеләр килә кайчак. Мин, рәхәтләнеп җырлагыз, дим, җыентыгымны тәкъдим итәм. «Әнвәр абый, үзегез өйрәтсәгез генә, без бит нота белмибез», – дип аптырашка калдыралар», – дип ачынып сөйләгәне бар аның. Аннан бу фикерен үз тормышындагы мисал белән дәлилләгәне истә: «Румия бик матур җырлый иде. Музыка училищесында укыган чакта аңа нота белеме биреп, концертлар оештырырга исәп бар иде. Әмма Румиянең нота өйрәнеп утырасы килмәде. Ә минем нота белеме булмаган килеш аны сәхнәгә чыгарасым килмәде. Бакча күршебез композитор-симфонист Борис Трубин бар иде. Румиянең бакчада җырлаганын ишетсә, табигый тавышына шаккатып, сиңа бит сәхнәгә чыгарга кирәк, дип тел шартлата иде».
Румия апа әйтүенчә, Әнвәр абый соңгы көннәренәчә тормыш өчен көрәшкән, соңгы сулышынача музыка хәлләре турында сөйләшкән. Әйе, академик музыканың кадерсезлеге өчен бик борчыла, ул бит халыкның генофонды, дип әрни иде.
Берәм-берәм кадерле затлар китә. Әнвәр абыйның вафатына да 3 ай булды. Сагынганда юанырга музыкасы калды. Үзе кебек ягымлы, салмак, күңел кылларын тибрәтә торган. Югалтмыйсы иде шушы бай мирасны, искә алу кичәләре оештырып, шәхеснең рухын сөендерәсе иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез