Республикада хайван, җәнлек, кош атамалы авыллар аз түгел. Бер үк исемдә, әмма төрле районнарда урнашканнары да җитәрлек. Апас һәм Кайбычтагы – Ябалак, Актаныш һәм Минзәләдәге Куян авылында яшәүчеләрнең хәлен белештек. Исемнәре кайдан килеп чыккан, тормышлары охшашмы?
Минзәлә Куяны
Биредә авыл исеме белән горурланып яшиләр. Музейда куяннар коллекциясен җыя башлаганнар. Анда уенчыклар да, конверт маркасы, куян рәсеме төшкән тастымал һәм башка әйберләр дә бар. Бу – Минзәләдә яшәүче Нәзимә апа Галләмова идеясе. Экспонатлар артып тора икән.
Куянда 24 йорт исәпләнә, тик 15 ендә генә яшиләр. Пропискада торучылар – 49 кеше. Халкы бик аз калса да, куянлылар өчен туган нигезләре кадерле. Узган ел үзара салым акчасына авыл урамнарына юл салганнар. Быел бәйрәмнәр үткәрү өчен мәйданчык булдырган алар. Моннан тыш, үз акчаларына авылга керә торган юлларны төзекләндергәннәр. Ниһаять, үзәккә үткән проблема хәл ителгән. Куян авылындагыларны элек «декабрист балалары» дип йөрткәннәр. Авыл кияүләре: «Сезгә ат һәм вертолет белән генә кереп була», – дип шаярткан. Шәт, авыл бу ярлыктан котылгандыр.
Авыл атамасының куян холкына бәйлесе дә бар. Авыл, чукындырудан качып, Чүркә борыны дигән аланда яшәгән өч татар гаиләсеннән барлыкка килгән дигән риваять яши. Куян бит ул качарга гына тора...
– Әмма авыл халкы куркак түгел. Бик бердәм без. Быел Авыл көнен үткәрү өчен бер атна эчендә 70 мең сум акча җыелды. Моннан тыш, юл салырга – 400 мең сум. Арада ике айлык пенсиясен бирүчеләр дә бар. Куянлылар читтә яшәсә дә, авылны ташламый, – ди Гөлшат Галәветдинова.
«Мин Куяннан!» Кеше сораганда болай дип әйтү сәер түгелме икән? Гөлшат апаның бер тапкыр да читенсенгәне булмаган анысы. Ә менә студент чакта егетләр белән хат алышканда аптырап калучылары да очраган. «Минзәлә районы, Аю җирлеге, Куян авылы», – дип язарга туры килгән аңа. Нишләтәсең, исемнәре шулай булгач?
Элек куян үрчетә торган ферма булган биредә. Шуннан качкан куяннарны тотып, авыл халкы да асрый башлаган. Кайберләрендә 20 шәр читлеккә җиткән. Хәзер куян итен сагынырга гына калган.
Актаныш Куяны
Ә менә Актаныш Куянында куян асраучылар бар әле. Элек аларда да куян фермалары булган. Тиресен иләп, бүрек теккәннәр.
– Куянны һаман асрыйбыз. 12 яшьлек улым Айбулат карап тора. Оныклар өчен зоопарк кебек инде ул. Бакчадан кайтышлый өчесе дә безгә керәләр, – ди Фәүзия Ганиева.
Актаныш Куянында 95 йортта 254 кеше яши. Авылның килеп чыгышына бәйле риваять болайрак. Аңа Агыйдел елгасы буенда урнашкан Әҗәкүл авылыннан дүрт кеше – Солтанай, Яманай, Йосыф, Бикбай нигез салалар. Яңа урын тапканнар, авылга исә нинди исем кушыйк, дип уйланганда, куян чабып үткән. Менә шулай исем дә табылган.
Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова әйтүенчә, куянлылар – бик тырыш халык. Бер-берсе белән аралашып яшиләр. Ураза вакытларында мәчеттә чират торып, көн саен ифтар ашлары уздыралар. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә оекбашлар бәйләп, токмачлар кисеп, шәмнәр әзерләп җибәрәләр. Ике ел инде шушы эш белән шөгыльләнәләр.
«Агыйдел куяны» дигән китап чыккан. Авыл турында җырлары да бар. Яңа ел бәйрәмнәрендә Куян сынын ясамый калмыйлар.
Кайбыч Ябалагы
Кайбыч авылындагы Ябалак авылын Бүәле дип тә йөртәләр. Авыл тарихына бәйле шундыйрак риваять яши. Авылга исем кушарга дип җыелгач, озак бәхәсләшәләр, эңгер-меңгер җитә. Шул чакта аксакаллар киңәшен истә тотып, очына бик матур яулык бәйләнгән биек багана утырталар. Колга башына беренче кайсы кош куна, шул исемне бирергә килешәләр. Ябалак өлгеррәк булып чыга. Менә шулай исем дә уйлап табыла. Революциягә кадәрге чыганакларда Ебалакова, Эбалаки исемнәре белән дә йөртелгән ул. Җирле халык Рус Ябалагы дип атый. Рус авылы булып саналса да, чуаш, мордвалар да яшәгән биредә. Хәзер татарлар күбрәк.
Заманасында игенчелек, терлекчелек, кәбестә тозлый торган мичкә, тәгәрмәч ясау белән дә шөгыльләнгәннәр монда. Хәзер мал-туар асрауга әллә ни исләре китми. Вахта белән эшкә йөрүчеләр дә бар. Шәһәрдән кайтып, җиләк, карлыган үстереп, табыш алучылар да юк түгел.
– Элек авыл халкы көндез генә түгел, төнлә дә эшләгән. Заманы шундый булган. Хәзер инде тормыш башкачарак. Авыл халкы Ябалак кебек төне буе йөри дип әйтеп булмый. Ябалак кушаматлылар да юк бездә, – ди авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина.
Авылда мәчет, кибет, клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар. Хәзерге вакытта 65 хуҗалык исәпләнә, әмма 16 сында яшәмиләр. 162 кешесе бар, шуның 21 е – балалар. Мәктәпкә күрше авылга йөреп укыйлар. Ябалакта яшәүчеләрнең 70 проценты – хатын-кызлар. «Ирләр бик кадерле бездә. Махсус хәрби операциядә өч кеше катнаша, берсе яраланып кайтты. Кайбер урамнарда нибары бер генә ир-ат яши. Хатын-кызлар озын гомерлерәк. Алар арасында 4–5 бала үстергәннәре дә бар. Мәчет төзелгәч, шәһәрдән мулла да кайтты. Ул да өч бала тәрбияли. Демографияне бергәләп арттырабыз», – ди Мөслимә Гыйззәтуллина.
Кызыклы бәйрәмнәре дә бар. Сабан туенда трактор ярышлары уздыралар икән. Авыл халкының иң яраткан тамашасына әверелгән ул.
Апас Ябалагы
Менә бу авылны ябалаклар чыннан да үз итә. Җәен генә түгел, кышын да күренә алар. Агачларда корган ояларын да санаганнар хәтта. Дистәдән артык. Яз көне килә торган «колаклы ябалак» дигән токымлысы үзгә бер тавыш та чыгара икән. Ел әйләнәсендә яши торган йорт ябалаклары да бар.
Морзалар мәктәбенең география укытучысы Рифат Бәдертдинов үзендә ябалакка хас гадәт барлыгын да яшерми. «Йокларга соң яткач, иртә белән тиз генә тора алмыйм. Авылда Ябалак кушаматлы кешеләр юк», – ди ул.
Авыл тарихы болайрак. Руслар килгәч, Биеш җирлегендә яшәүче татарлар, чукындырудан куркып, урман тирәсендәге аланга төпләнгән. Исем кушарга кирәк. Колга куеп, беренче кунган кош исемен кушарга җыена алар. Беренче көнне ябалак кунган. Матуррак исем өмет итеп, тагын бер көн көткәннәр. Башка кош килмәгәч, исем мәсьәләсе шулай хәл ителгән. Кайбыч Ябалагы белән бәйләнеш бармы-юкмы икәнлеген авылда белмиләр.
Авылга тимер юл якын, җирләре тигез. Зур сулыклар юк. Ленин ордены белән бүләкләнгән Газиз Хәмитов заманасында биредә күл казыткан. Авылда почта, китапханә, музей, медпункт, кибет эшли.
Мәктәп ике авыл уртасында урнашкан. Адресы – Ябалакныкы, ә менә исеме – Морзаларныкы. Элек интернаты да булган. Ябалакның үз мәктәбе янгында әрәм булган. Укытучылар өчен махсус күпфатирлы йорт та төзегәннәр хәтта. Пятигорск, Мәскәүдән кадәр эшкә килгән укытучылар белем биргән биредә. Еллар үтүгә кайберләре үз төбәкләренә кайтып киткән. Клублары ике катлы. Шунысы күңелле: яшьләр дингә тартыла. Мәчеткә биш вакыт намаз укырга йөрүчеләре дә бар. Балалар да әтиләренә ияреп бара икән. Җомга намазларында 20–30 кеше җыела. Авылда 232 кеше пропискада исәптә тора. 121 хуҗалык саналса, шуның 89 ында яшиләр. Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел диләрме әле? Ябалакта барысын да күрәләр, ишетәләр. Һәркем тормыштан мәгънә табып яшәргә тырыша. Авыл тыныч, нурлы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез