Газетага язылу

Апрель безне нинди үзгәрешләр белән сөендерәчәк?

Язның икенче ае – апрельгә аяк басарга да санаулы көннәр калып бара. Яңа ай безне нинди үзгәрешләр белән сөендерәчәк? Шуларны барлап, яңалыклар белән таныштырабыз. Беренче чиратта үзгәрешләр пенсия түләүләренә, ипотека һәм микрозаемнар бирү тәртибенә кагыла.

Апрель безне нинди үзгәрешләр белән сөендерәчәк?
Фото: Татар-информ

*2026 елның 1 апреленнән Россиядә социаль һәм дәүләт пенсияләре индексацияләнә. Түләүләр 6,8 процентка артачак. Бу үзгәрешләр Россиянең 4,3 миллион халкына кагылачак. Социаль пенсияләр иминият стажы җитәрлек булмаган кешеләргә түләнә. Шулай ук бу түләүләр инвалидлар һәм туендыручысын югалтучылар өчен дә каралган. Дәүләт пенсиясен алучылар категориясенә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» һәм «Камалыштагы Сталинградта яшәүче» тамгалары белән бүләкләнгән гражданнар керә. Шулай ук монда сүз хәрбиләр, космонавтлар, очучы-сынаучылар, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары турында бара. Картлык буенча социаль пенсия якынча 8824 сумнан 9424 сумга кадәр үсәчәк. I төркем инвалидлар өчен пенсия 17 648 сумнан 18 848 сумга кадәр арта. Инвалид балага яки I төркем инвалидка социаль пенсия 21 178 сумнан 22 618 сумга кадәр җитәчәк. Шул ук вакытта социаль пенсиянең уртача күләме индексациядән соң 16 590 сум була. Исәп-хисапларны һәм түләүләрне социаль фонд автомат рәвештә башкара: гариза бирү таләп ителми.

*Апрельдән микрофинанс оешмаларының эш шартлары катгыйландырылачак. Беренче чиратта, микрокредитлар бирүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Барыннан да элек, заемнар буенча түләү бер елга кадәр кими: элеккеге 130 процент урынына ул бурыч суммасының 100 процентын тәшкил итәчәк. Әгәр заемчы, мәсәлән, ун мең сум алса, түләүләрнең гомуми суммасы (процентларны, штрафларны һәм комиссияләрне исәпкә алып) 20 мең сумнан арта алмаячак дигәнне аңлата – элек лимит 23 мең сум булган. Алга таба кредит бәясе югары булган заемнар санын этаплап чикләү кертелә. Бизнес өчен үзгәрешне аерым билгеләп үтәргә кирәк: юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен микрозаемның максималь күләме 5 миллион сумнан 15 миллион сумга кадәр арта. Бу чара кече һәм урта бизнесның финанслар җәлеп итү мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш, дип көтелә.

*Шулай ук 1 апрельдән Россиядә ипотека бирү кагыйдәләре үзгәрә. Үзәк банк банкларга заемчыны бәяләгәндә «соры керемнәр»не исәпкә алуны тыя. Хәзер банклар бурыч йөкләнеше күрсәткечен исәпләү өчен Федераль салым хезмәте һәм Россиянең социаль фондыннан рәсми расланган керемнәргә генә таяначак. Мәгълүматлар «цифрлы профиль» системасы аша алына. Бу системага кредит оешмалары 1 марттан тоташты инде. Гариза биргәндә клиент «цифрлы профиль»дәге мәгълүматларны соратуга ризалык бирә.

*2026 елның апреленнән этләрне урамда йөртү урыннарына карата илкүләм стандарт кертелә. Хәзер уен, өйрәтү урыннары, гигиена һәм йөрү зоналарын төзүгә аерым таләпләр билгеләнелә. 10 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә этләр өчен ким дигәндә бер өйрәтү һәм өстәмә уен мәйданчыклары булырга тиеш. Мәйданчыклар, яңа стандартка туры китереп, куркынычсыз өслек һәм калдыкларны җыю өчен инфраструктура белән җиһазландырылырга тиеш.

*Кабат автомобильләр өчен утильләштерү җыемын исәпләүнең яңа кагыйдәләрен гамәлгә кертәчәкләр. Хәзер Евразия икътисадый берлеге илләреннән автомобильләрне таможнядан чыгару буенча яңа кагыйдәләр эшли башлый. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы чит илдә түләнгән таможня пошлиналары һәм Россия тарифлары арасындагы аерманы бетерәчәк компенсация җыемнары кертергә җыена.

*1 апрельдән бодай оныннан ипигә яңа стандарт үз көченә керә. Бу документ продукцияне сату формасына, авырлыгына һәм шартларына карата таләпләрне үзгәртә. Стандарттан икмәкне пешергәннән соң бер тәүлек дәвамында сату таләбе төшереп калдырылган. Шул ук вакытта ипи заводында ипине кибетләргә озатканчы саклау вакыты элеккечә кала – ун сәгатьтән дә артык түгел. Алга таба ваклап сату вакытлары җитештерүчеләрдән алынган мәгълүматлар нигезендә кибетләр тарафыннан билгеләнәчәк. Шулай ук икмәкнең тышкы кыяфәтенә һәм авырлыгына таләпләр йомшартылган. Хәзер икмәк 500 г булырга тиеш дигән таләп юк. Аның авырлыгы 350 граммнан башлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре