Ашлы эш. 12 яшьлек эшмәкәр 3 млн сум акча эшләргә хыяллана

Кукмарада яшәүче 12 яшьлек Мөхәммәтәмин Газизов сарыклар үстереп сатып, 18 яшенә 3 млн сумнан артык акча эшләмәкче була. Тавыклардан башланган «бизнес» акрынлап сарыкларга барып тоташкан. Ә  моңа исә хыяллар алып килгән. 

– Без тормышта дини мәсьәләне дә, дөньяви мәсьәләне үзара бәйләп алып барырга тырышабыз, – ди малайның әтисе Райнур хәзрәт Газизов. – Гыйлем алып, аның мәгънәсенә тирәнрәк төшенә башлагач, шундый нәтиҗәгә килдем: адәм баласы көн саен 4 юнәлештә үсеш алырга тиеш: рухи, сәламәтлек, гыйлем, финанс аңлылык. 7 яшьтән алып шушы юнәлешләр буенча тәрбия бирү – әти-әнинең бурычы.

Мөхәммәтәмин апрельдә буласы 8 яшенә әти-әнисеннән квадроцикл сорый.

– Ул август ае иде. Мин балалар Мөхәммәтәмин белән Сөембикәне чакырып китердем дә, бурыч-план төзергә тәкъдим иттем. Көндәлек эшләрен (йокыдан торгач, теш чистарту, бит юу, урын җыю, мәктәпкә бару, дәресләр хәзерләү...) калдырмыйча эшләп барсалар, сигез айда 40 мең балл җыярга тиешләр иде. Ул вакытта квадроцикл бәясе шундый иде. Балалар биремнәрен төгәл үтәп барып, сигез ай эчендә тиешле балл җыйды. Туган көне алдыннан улым янына кердем дә, акчаны күрсәтеп: «Квадроцикл аласыңмы, әллә боларын эшкә җигеп, акчаңны арттырасыңмы?» – дип сорадым. Ул вакытларда үзебез дә күп итеп тавыклар тота идек, улыбыз да кош-корт алырга булды. Йомыркаларын сатып, акча туплап, калган акчаны да кушып, икенче елга казлар алды. Аларны саттык та, Рамазан гаетенә 140 мең сумлык квадроцикл алдык. Бераз җитмәгәнне үзебез өстәдек, – ди Райнур хәзрәт.

10 яшенә исә Мөхәммәтәмин айфон сорый. Бу юлы да нәкъ шундый принцип белән эшләп, акчасын арттыру җаен карый. Тик бу юлы инде малайга ун сарык алып кайтып бирәләр. Алар бәкәйләгәч, баш саннары егермегә тула. Аларны саткан акчага әнисенә кер юу машинасы сатып ала һәм узган елның көзендә кече хаҗ (гомрә) кыла. Шуннан соң кабат 40 сарык алып кайталар. Киләчәккә планнары да зурдан: ел саен сарыклар санын арттырып барып сатса, 18 яшькә казнасын 3 млн 120 мең сум акчага баетмакчы. Инде исәпләп тә куйган: эшләгән акчасының 120 мең сумын печән һәм моно азык сатып алуга тота да,  калганына сарыклар ала.

– Мин аларны карарга бер дә авырсынмыйм. Ни теләгәннәрен дә аңларга өйрәндем инде. Кичен аеруча зәһәр тавыш бирәләр. Мин усал хуҗа түгел үзе, ләкин кайвакыт ачуланмыйча да булмый, чөнки ашарларына биргәндә сөзеп тә алырга мөмкиннәр. Андый чакта ачу килеп, бераз кычкырып та алырга туры килә, – дип елмая яшь фермер. – Мәктәпкә киткәнче, сарыкларны ашатам, су бирәм. Кышын учак ягып, суны үзем җылытам. Әти өйдә булмаганда, җәен сарыкларны сарайдан әни чыгара. Кышын тулысынча үзем карыйм, дәрес әзерлисе булса, бабай яки әти-әни булыша. Әлегә миңа сәламәтлек буенча авыр күтәрергә ярамый, шуңа күрә су һәм катнаш азык биргәндә өлкәннәр ярдәменнән башка булмый.

Үскәч инвестор булырга хыялланган Мөхәммәтәмин башка балаларга да үрнәк күрсәтә. Мәктәптә дә сыйныфташлары сарыклар үстерү белән кызыксына башлаган икән.

Сарык йонын кайчы белән алганда да читтә калмый Мөхәммәтәмин. Моңа кадәр теплицадагы җиләкләр өчен җаваплы булган сеңлесе Сөембикә дә быелдан абыйсы бизнесына кушылган. Малларга печәнне Сөембикә җыйган акчага алганнар, эше бергә булгач, ашы да уртак булачак, димәк.

– Без абыем белән сүзгә килеп алабыз, тик барыбер дуслар. Мин аңа сарыкларны карарга, көтү көтәргә, су тутырырга булышам. Аларга бергәләп печән бирәбез, – ди кечкенә кызчык.

Бу гаиләдә барысы да булдыра. Балалары бер сокландырса, әниләре Рузилә Газизова икенче гаҗәпләндерде. Балалары үстергән сарыкларны әтиләре Райнур хәзрәт чалса, әниләре Рузилә ханым аларны эшкәртә. Бер көнгә 70әр сарык эшкәртергә туры килгән чаклар булды, дигәч, бөтенләй таң калдырды ул безне.

– Кечкенә чакта ук әти сарык чалганда, эшкәрткәндә янында йөреп, булыша идем. Барысын да шунда ук сеңдереп бардым. Үзебез 320 сарык асраган чорда атнага берничә тапкыр эшкәртергә туры килә иде. Хәтта көненә 60–70әр баш сарык эшкәрткән вакытлар булды, – ди ул.  – Миңа тырышлык, бар эшне дә булдыру әниебез Руфия тәрбиясеннән киләдер, дип уйлыйм. Аларның нәселләре дә бик көчле, тырышлар. Әти мәрхүм булганда, миңа – 10, апага 13 яшь иде. Әни сеңлебез белән корсаклы булып калды. Ә эш күп, абзар тутырып терлек тота идек. Җебеп торырга чама юк. Әни үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тырыш хатын иде. Кечкенә чакта ук җимешләр, җиләкләр җыеп сатып, мәктәпкә киемнәр, каләм-дәфтәрләр алыр өчен үзенә акча эшли торган булган. Шуңа күрә безне дә үзе кебек эш сөючән итеп үстерде. Әнинең безгә еш әйтә торган сүзләре: «Хатын-кыз эшен генә түгел, ир-ат хезмәтен дә эшли белегез! Мин урман кисәргә, шахтада күмер чабарга кушмыйм. Көчегездән килгәнне генә эшләргә кушам, әйдәгез, бергә эшлибез», – булды. Шуңа күрә без яшүсмер чактан ук ат та җиктек, бакча да сукаладык, чалгы тотып печәнен дә чаптык. Бер эштән дә куркып тормадык. Әни үз-үзебезгә ышаныч арттырып, алга таба атларга көч бирде, – ди Рузилә.

Кәеф төшеп, башлаган эшне ахырга кадәр җиткерергә куркып торганнарга киңәшен дә бирде тырыш ханым:

– Бер тапкыр килеп чыкмый икән, һич кенә дә бирешергә ярамый, – ди ул. – Икенче, өченче тапкыр тырышырга кирәк. Илленчесендә булса да ул барыбер килеп чыга! Үземнең дә тырышып-тырышып та, ниндидер эшнең тиз генә килеп чыкмаганы бар. Мондый чакларда әнинең сүзләре колакта яңгырый. Мин үзем эшне ахырына кадәр җиткерергә яратам. Нәтиҗәсен күрү мөһим, ул миңа стимул бирә. Балаларда да үҗәтлек, кул селтәп кереп киткәннән соң да, кабат чыгып эшкә тотыныр өчен көч, рух ныклыгы тәрбияләргә тырышабыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре