Репетиторларсыз булмый. Ул хәзер БДИга әзерләнү өчен генә түгел, башлангыч сыйныф укучысына да, хәтта бакчага йөрүче сабыйга да кирәк. Әти-әниләр әлеге хезмәт өчен айга уртача 25 мең сум акча сарыф итә. Бу баланы акыллы итү теләгеме бу, әллә укытучыларга ышанып бетмәүме?
Казанда яшәүче Галимбәковларның быел ике кызлары да мәктәпне тәмамлый. Аларның сынау тапшырасылары бар. Мәктәп белеме генә җитми, инде репетиторга да йөртәләр.
– Олы кызыбыз 11 нче сыйныфта укый. Укытучылары сентябрь башында ук, репетитор яллагыз, дип әйтеп куйды. Имтиханнар җиңел түгел бит. Бер фән буенча репетиторга 20 мең сум акча түлибез. Әле тагын өстәлергә мөмкин. Бу әле – бер балага гына. Төпчеге 9 нчы сыйныфны тәмамлый. Анысының да чыгымнары бар. Монда инде акча санап утырыр хәлебез юк. Шуның кадәр акча түгеп, вузларга керә алсыннар инде, – ди ике бала анасы Гүзәл Галимбәкова.
Нигә кирәк ул репетитор, диючеләр дә юк түгел. Өч бала тәрбияләүче Закировлар аларны яллап караган. Әмма нәтиҗәсе булмагач, баш тартырга туры килгән.
– Улларыбыз БДИга әзерләнер өчен математика, инглиз теленнән репетиторга йөреп алды. Репетиторлар үзләренекен сөйли дә, мөстәкыйль шөгыльләнсеннәр, дип кайтып китә. Кабатлаганы кабатлыйдыр. Безнекеләр юк. Бер уңай ягы бар: өй эшен эшлиләр. Ахыр чиктә, интернеттан дәресләр сатып алдылар да шуннан өйрәнделәр. Ата-аналар җыелышында укытучылар: «Сезнең балагызга ничә балл кирәк?» – дип сорый. Әйтик, математика укытучысы, 60 баллдан артык вәгъдә итә алмыйм, диде. Ә менә информатиканыкы исә югары балларга ышандырды. Булганына риза буласың инде. Укытучы булып эшләве авыр бит. Әле менә рус теле укытучысы ике атна укытты да эштән китте. Хәзерге балаларны тыңлатып буламыни? – ди Гөлүзә Закирова.
Казанда яшәүче Ләйсән Маликова – үзе репетитор. Ул балаларга инглиз телен өйрәтә. Укучыларының көнгә унга җиткән чаклары да була. Сәгате – 1300 сум. Онлайн дәресләрнең бәясе бераз арзанрак.
– Өстәмә шөгыльләнгән бала ул әллә каян күренеп тора. Мин үзем халыкара дәреслекләр буенча белем бирәм. Телләр ул – үсеш. Клиентларым арасында юристлар, автомобиль сатучылар да бар. Аларның БДИ бирәсе юк. Нигә кирәк дисезме? Дөньяга карашны киңәйтү, белемне арттыру өчен кирәк. Замана әти-әнисе шуны яхшы аңлый. Шуңа күрә балаларына репетитор яллый. Монысы – бер. Икенче сәбәбе – имтиханнарга әзерләнү, – ди Ләйсән Маликова. – Аныкы йөри, минеке дә йөрсен, диючеләр дә бар. Кайбер әти-әниләр балаларын артык күп түгәрәкләргә йөртә. Арып бетәләр. Монысы инде – яшь вакытта үзләренең чынга ашмаган хыялларын баладан үтәтү. Репетиторларга йөртүнең дә чамасы булырга тиеш.
Минзәлә районында яшәүче Назыймә Галләмова – лаеклы ялдагы укытучы. Шуңа да карамастан, укучылардан бөтенләй аерылып бетмәгән әле ул. Элеккеге башлангыч сыйныф укытучысы янына әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләр өчен китерә.
– Укытучылар хәзер үзләре дә, репетитор эзләгез, диләр. Элек бит дәрестән соң да алып калып өйрәтә идек. Укый алмаганнарны дәрескә иртәрәк тә чакырдык. Хәзер андый нәрсә бетте. Замана башка шул, – ди 65 яшьлек Назыймә Галләмова.
Быел җәен бер баланы мәктәпкә әзерләгән ул. Әти-әниләренең кызларны Чаллыдагы бик көчле мәктәпкә бирәсе килгән. Анда таләпләр дә башка икән. Назыймә Галләмова аны укырга, санарга өйрәткән. Дәресләрен уен формасында үткәргән.
– Акча артыннан кумыйм. Баланың белеме булсын, дим. Бер дәрескә 500 сум түлиләр. Өч атнага ун мең сум акча эшләдем. Сорап алмыйм. Кайберләре күбрәк тә бирә. Бирмәгәннәре дә бар. Җомга көнне бүләк булсын, дип тә әйткәлим, – ди ул.
Балтач районының Чапшар авылы кызы Айсылу Вәлиева да репетиторлык белән шөгыльләнә.
– Репетитор булып икенче курста ук эшли башлаган идем. Хәзер дәресләрне онлайн гына үткәрәм. Авылдагыларны бик алмыйм. Ни өчен дигәндә, авыл белән шәһәр бәясе аерыла. Шуңа күрә шәһәр балаларын алырга тырышам. Балам булса, үзем дә репетиторга йөртер идем. Аны «2ле»ләр алып, дәрәҗәсе төшеп беткәч түгел, вакытында йөртә башларга кирәк. Атнага 2–3 мәртәбә йөргән очракта белемнәре күтәрелеп китә, – ди Айсылу.
Ә менә Арча районындагы Ашытбаш мәктәбенең химия-биология укытучысы Нурисә Ибәтуллинаның репетитор булып эшләгәне юк. Бар көчен укучыларына бирә ул. Имтиханнарга дәрестән соң да әзерли.
– Репетиторлар кирәк. Мәктәптә укыган гына җитми. Укучы 45 минутта гына БДИга әзерләнеп бетә алмый. Балалар йә үзләре дә интернеттан өстәмә шөгыльләнсә, йә репетиторга йөрсәләр генә инде. Минем укучыларым мөстәкыйль шөгыльләнә. Күрше авыллардан, репетитор булыгыз әле, диючеләр бар. Әмма мин риза түгел. Вакытым юк, – ди Нурисә Ибәтуллина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез