Газетага язылу

Җавап көткәндә

Израиль авиациясе 18 августта Сүриянең Идлиб провинциясендә урнашкан Әбү-Зухур авиабазасына 8 һөҗүм ясады. Сиончыларның яңа Сүрияне утка тотулары беренче тапкыр түгел. АКШ канаты астындагы Израиль үзенә берни дә булмаячагын яхшы белә һәм чиктәш илләрдә ничек теләсә шулай башбаштаклык итә.

Димәшкъның гыйбриләргә җавап бирерлек мөмкинлеге юк, чөнки авиациясе һәм һава һөҗүменә каршы тору системалары юк ителгән. Сиончыларның Сүрия җирләрендә даими ясап торган башбаштаклыгына Димәшкътагы яңа хакимият шуңа күрә эндәшми, чөнки, бердән, илнең үз эчендә сәяси хәл катлаулы, икенчедән, көчләр чагыштырмасы сиончылар файдасына. Күктә тулысынча хакимлек иткән Израильгә каршы сугыш масштаблы һәм аклап булмаслык югалтуларга китерер иде. Шуңа күрә Әхмәд әш-Шараа хөкүмәте берничә стратегик һәм тактик бурычны тормышка ашыру белән мәшгуль: илне тулысынча контрольгә алу, икътисадын һәм хәрби куәтен торгызу. Беренче бурыч инде үтәлеп килә диярлек. Хәрби куәт мәсьәләсендә эш болай: Төркия белән хәрби хезмәттәшлек турында килешү бар, күптән түгел генә Идлиб өстендә МиГ-21, МиГ-23, Су-22 очкычларына утырган пилотлар хәрби күнегүләр үткәрде. Менә шул күнегүләрдән соң сиончылар чыдамады да инде, ташландык авиабазага бомба яудырды. Әбү-Зухурда төрек хәрбиләре урнаша дигән сылтау уйлап таптылар. Тель-Авивта яхшы беләләр: вакыт алар файдасына эшләми, төрек технологик коралы белән коралланган һәм төрек инструкторлары тарафыннан өйрәтелгән яңа Сүрия армиясе җитди көндәшкә әвереләчәк. Шуңа күрә алар превентив, ягъни алдан кисәтү һөҗүме ясап, вазгыятьне статус-кво хәлендә сакларга азаплана. Эшләрнең хәзерге торышын саклау сиончылар өчен мөһим. Бу – алар өчен яшәү һәм үлем мәсьәләсе.

 

Башка вакытларда Израиль һөҗүмнәре зур гауга кузгалтмый иде. Тик ташландык Әбү-Зухурның очу полосасын җимерү зур дипломатик җәнҗалга китерде. Югыйсә, бер корбан да юк. Хәтта хәрби техника да юк ителмәде.

 

Әмма шартлаган ракеталар кайтавазы Вашингтон, Әнкара, Димәшкъта яңгырады. Хәтта Израильнең үз эчендә дә мәгълүмат дулкыны Нетаньяху хакимияте диварларына килеп бәрелде. Израильнең элекке премьер-министры Эхуд Барак Сүриядәге хәрби һава базасына һөҗүм аркасында Төркия белән киеренкелекнең көчәюен «акылсыз һәм мәгънәсез адым» дип атады. Израильнең «Демократлар» партиясе лидеры Яир Голан Израильнең Сүриягә һөҗүмен «котырткыч һәм куркыныч» дип атады, «Хөкүмәтнең гамәлләре илне Төркия белән бәрелешкә якынайта, АКШ белән каршылыкларны тирәнәйтә», дип белдерде. Израильнең элекке оборона министры һәм Генераль штабының элекке башлыгы Моше Яалон премьер-министр Биньямин Нетаньяхуны гамәлдәге хәрби фронтларны аңлы рәвештә саклап калуда, яңаларын булдыруда гаепләде һәм Израиль оппозициясен аны хакимияттән читләштерергә өндәде.

 

АКШның Төркиядәге илчесе һәм Сүрия белән Гыйрак буенча махсус вәкиле Том Баррак Израильнең һөҗүмне америкалылар рөхсәтеннән башка ясавын белдерде, «Төркияне хәрби җавап бирүгә этәрергә» теләвен әйтте. АКШның Согуд Гарәбстанындагы элекке илчесе Час Фримен: «Израильнең озак вакытка исән калу стратегиясе юк. Ул үзен һәрвакыт барысына да корал белән янап яши алачак дип саный, ә бу бернинди мәгънәдә дә исән калу стратегиясе түгел. Шуңа күрә Израильдә дәүләтнең озак яшәвенә җитди шикләр бар...» – дип әйтте.

Төрекләр реакциясен аңлыйсыздыр. Әнкарадан чит илләр эшләре министры Хакан Фиданның эмоциональ тавышы ишетелде: «Дуслар, бүтән болай дәвам иттерергә инде ярамый. Израильнең теләсә нинди явызлык кылуы, ә аннан соң Американың аның артыннан килеп, нәтиҗәләрен төзәтергә һәм йомшартырга тырышуы гамәлгә яраксыз. Аның хуҗалары, ниһаять, аны тезгененнән тотып, тыеп калырга тиеш». Төркиядәге Сәяси, икътисадый һәм социаль тикшеренүләр фондының тышкы сәясәт бүлеге директоры Морат Яшилташ: «Израильнең хәрби доктринасындагы үзгәрешләр Израиль белән Төркия арасында бәрелеш килеп чыгарга мөмкин булган нокталарны турыдан-туры барлыкка китерә, бигрәк тә Сүриядә. Анда Израиль формалаша башлаган бөтен куркынычсызлык системасын һәм сәяси күчешне какшатырга тырыша», – дигән нәтиҗә ясады.

 

Баштарак, чынлап та, ике көч арасында хәрби конфликт өлгереп килә кебек тоелды. Israel Hayom («Израиль бүген» дип тәрҗемә ителә) газетасы: «Израиль НАТО килешүенең 5 нче маддәсен инде өйрәнгән һәм Израиль Төркия хәрбиләренә һөҗүм итә ала, дип саный. Бу НАТОның катнашуына китермәячәк. Израиль хәзер инде Сүриядә Төркия яклаган прокси көчләр булу сәбәпле, Сүриягә һөҗүмнәр ясарга тели», – дип язып чыкты. Төркия махсус көчләренең элекке командующие Зәкай Аксакаллы исә: «Израильнең безнең белән көндәшлек итәргә җитәрлек мөмкинлекләре юк. Без башка илләргә охшамаганбыз», – дигән игълан ясады. Төбәктә шактый кызыклы коллизия туды: Израиль АКШтан башка гына Төркиягә каршы сугышырлык мөмкинлеккә ия түгел, Вашингтон һәм Әнкара исә – хәрби союзниклар, аларның аркадашлыгы НАТО килешүе белән расланган. Әрдоган белән Трамп арасында үтә якын мөнәсәбәтләр урнашуын да истә тотарга кирәк. Сүрия һәм Төркия бу мәсьәләдә зур дипломатик уңышларга ирештеләр. Вашингтон Сүриядән террорчы дәүләт ярлыгын алды. Чыганаклар төрекләрнең Израильгә хәрби җавап әзерләгәнлеген, Израиль хәрбиләренең Сүриядәге позицияләрен утка тотарга җыенуын, әмма АКШ үтенече белән ул планнан баш тартуларын хәбәр итә.

Вашингтон, үз чиратында, әлеге вакыйгадан соң Израильгә каты басым ясарга вәгъдә итте, Төркиянең Сүриядә хәрби-һава базасы төзү планнарын хуплады һәм Төркиянең корал, башка кирәк-яраклар өлкәсендәге берничә соравын карауны тизләтергә әзер булуын белдерде, диләр. Күрәбез: төрекләр һәм сүриялеләр Вашингтоннан алынган карт-бланштан файдалана. Израиль өчен мондый вазгыять беренче тапкыр. Сиончылар лагеренда шуңа күрә гасабилану күзәтелә дә инде. Элекке мөмкинлекләр чоры үтүен аңлыйлар.

                           

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре